Откан

Казандагы укытучы Любовь Никитина «Русское лото» тиражында миллион сум откан. Ул 02.02.2020 датасын отышлы дип уйлаган. Шушы көнне узачак отыш трансляциясенә туры китереп, берничә лотерея билеты сатып алган. Лотерея алу алдыннан баю турында теләк теләгән. Миллион сум акчаны ханым иренә яңа автомобиль сатып алуга тотачак.

Комментарии