- 03.03.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме автомобиль бәясенә бәйле булырга тиеш, дип белдерде Дәүләт Думасының транспорт комитеты урынбасары Александр Старовойтов. Түрә сүзләренчә, бөтен кешегә дә бер төрле суммага штраф салалар, әмма бай кешеләр моңа карап кына акылга утырмый. «10 мең сум гади кешенең кесәсенә суга, ә кемдер аны сизмәячәк тә. Бер үк төрле хокук бозган өчен Жигули йөртүчесе – 1 мең, Ferrariда җилдерүче 50 мең сум түләргә тиеш», – диде депутат.
Комментарии