Чикләнә

Татарстанда 1нче апрельдән 30нчы апрельгә кадәр төбәк һәм районара әһәмияткә ия булган юлларда зур йөк машиналары өчен хәрәкәт чикләнәчәк. Бу яз көне юл катламы нигезенең артык дымлануы белән бәйле, бу юлларның ныклыгы кимүгә йогынты ясый. Шул ук вакытта хәрәкәтне чикләү пассажир автобусларына, азык-төлек продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, орлык фондын, ашлама ташучыларга кагылмый.

Комментарии