Баласын күмгән

Тәтеш районының Кече Шәмәк авылында 25 яшьлек хатын-кыз сабыен тиреслеккә күмгән. Бер ай узганнан соң, бала мәетен сукбай этләр авыл буйлап күтәреп йөргән. Баланың мәетен полиция хезмәткәре тапкан. Хатын 2019нчы елның декабрендә 7 айлык баланы үле килеш тудыруын әйткән. Йөкле вакытта табибка хисапка басмаганлыктан, үле баланы күмүне үзенчә генә хәл итеп куйган. Баланың хәзер ни рәвешле үлгәнен тикшерәләр. Әгәр аның үлемендә әнисе гаепле булса, аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Комментарии