Тун алалмаган

Әлмәттә яшәүче 27 яшьлек хатын-кызны тун сатучы алдаган. Социаль челтәрләрнең берсендә ул тун сатылу турындагы игъланга тап була. Телефон аша гына килешеп, тун «хуҗасы»ның исәп-хисап счетына 93712 cум акча күчерә. Акча күчерелгәннән соң, тун сатучы элемтәгә чыкмый башлый. Хәзерге вакытта җинаятьчене ачыклау эшләре алып барыла.

Комментарии