- 02.07.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Мәскәүнең Лефортово суды Русия гражданины Сергей Петушковны 24нче августка кадәр сак астына алган. Ул дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнә, дип хәбәр итә «Москва» агентлыгы. Бу эш турында тәфсиллерәк мәгълүмат юк, чөнки материаллар сер итеп саклана. Хокук яклаучылар мәгълүматынча, соңгы 20 елда дәүләткә хыянәт итүдә һәм шымчылыкта гаепләнеп Русиядә йөзләп кеше хөкем ителгән.
Комментарии