Бурычны түләмәсәң…

Лениногорскида яшәүче берәү банктан кредит алган, үзенең машинасын залог итеп куйган. Түли алмый башлап, бурычы 700 мең сумнан арткач, эш судка барып җиткән. Тик бу кеше суд приставларыннан качып йөргән, машинасын да гел яшергән. Ләкин танышларының туена машинасы белән килгәч, суд приставлары килеп җитеп, машинага арест салганнар, дип хәбәр итә «Шәһри Казан».

Комментарии