- 02.07.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Прокуратура Татарстанның Тукай районы, Теләнче-Тамак мәктәбе укытучыларыннан акча җыю турында мәгълүматны тикшерә, дип яза «Татар-информ». Күзәтчелек ведомствосы интернетта директорның штраф түләү өчен акча җыюы турындагы хәбәргә тап булган. Хәбәрдән аңлашылганча, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпкә 13 мең сум штраф язып киткән, аны түләү өчен, директор укытучыларга – 600, хезмәткәрләргә 200 сумнан акча җыярга тәкъдим иткән.
Комментарии