Суга төшкән

Татарстанда яшь ярымлык бала елгада батып үлгән, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Фаҗига Кукмара районы, Зур Сәрдек авылында булган. Беренче мәгълүматлар буенча, баланың әтисе һәм әбисе ишегалдында эшләп йөргән, бала шул тирәдә уйнаган. Күпмедер вакыттан малай юкка чыккан. Аның мәетен елга янындагы таллар арасыннан тапканнар.

Комментарии