Артты

Русиядә 1нче апрельдән социаль пенсияләр артты. Алар ике процентка индексацияләнде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте. Артканнан соң социаль пенсиянең уртача күләме – 9 266, инвалид балаларныкы – 13 674, балачактан беренче төркем инвалидларныкы исә 13 674 сум тәшкил итәчәк. Сугышта җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид калган кешеләрнең пенсияләре индексациядән соң – 31,3 мең, ике пенсия алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарыныкы 37,4 мең сум булачак.

Комментарии