- 02.04.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Руиядә балаларны аз керемле гаиләләрдән алуны тыярга тәкъдим итәләр. Русия ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец ачыклык керткәнчә, аз керемле гаиләләр еш кына авыр тормыш хәлендә кала һәм коммуналь хезмәтләр өчен түли алмый. Бурычлары җыелу аркасында аларның өйләрендә электр утын өзәләр, газ һәм су белән тәэмин итүне туктаталар, нәтиҗәдә балаларны әлеге гаиләләрдән алырга туры килә. Алга таба гаиләдә калу баланың сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудырган очраклар гына аны әти-әнисеннән аеруга сәбәп була ала.
Комментарии