Басмалар кими

Республикада 2015нче елда 140 мәгълүмат чарасы ябылган. Татарстан матбугат һәм мәгълүмат чаралары агентлыгы башлыгы Айрат Зарипов басмалар санының кимүен «яңа икътисади шартлар» белән аңлатты: рекламага акча кимегән, бастыру кыйбатланган, кәгазь бәясе 10 процентка арткан. 2014нче елда газета-журналлар сата торган 182 киоск булса, 2015нче елда аларның саны 154кә генә калган.

Комментарии