Баткан

Чаллыда фитнес үзәктәге бассейнда 7 яшьлек бала батып үлә язган. Беренчел мәгълүматлар буенча, малай бассейнда инструктор белән йөзгән һәм бераздан су төбенә төшеп киткән. 1,5 минут узгач, тренер аны судан алган һәм беренче ярдәм күрсәткән. Аннары малайны больницага алып киткәннәр. Хәзер баланың хәле авыр дип белдерәләр. «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарии