Тарих саклана

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе реконструкциядән соң журналистларга күрсәтелде. Анда тарихи баскычлар һәм кирпеч стеналар, шулай ук сыйныфларда мичләр дә саклап калынган. Татарстан мөфтиенең мәгариф һәм фән буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, мәдрәсә 2022нче елның көзендә югары мөселман уку йорты булып эшли башлар дип көтелә. Казан ислам университеты белән берләшү дә булырга мөмкин.

Комментарии