Батыр егет

Лаеш районының Нармонка авылында 20 яшьлек Тимур Нургалиев кечкенә 4 сабыйны янгыннан коткара. Әниләре өлкән абыйлары белән кибеткә киткәч, өйдә калган балалар шырпы белән уйный башлый һәм өй янып китә. Күршедә яшәүче Тимур балаларны ут эченнән алып чыга.

Янгын сүндерүчеләр, һәр алтынчы янгын балаларның ут белән шаяруы аркасында килеп чыга, дип исәпли. Узган ел янгында 12 сабый һәлак булган.

Комментарии