Казып аттылар да, оныттылар

Казып аттылар да, оныттылар

Асия апа «Безнең гәҗит»нең күптәнге укучысы. Без аның белән телефон аша таныш инде. Күпне күргән, газизләре – ирен, улын югалткан. Ләкин картлык гомерен дә тынычлыкта кичә алмый икән әле. Газизләрен югалтуны язмыш, Аллаһының сынавы дип кабул итәргә була, ә менә түрәләрнең башбаштаклыгы аркасында 85 яшьлек Акәбинең урамга чыга алмый гомер кичерүен берничек тә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сынау итеп кабул итеп булмый. 
– Улым, бернинди мохтаҗлыгыбыз булмаган килеш, урамдагы су торбаларын алыштырдылар, казып аттылар, урамга чыга алмыйм, юллар бетте, коелары ачык... Урамда йөрерлек түгел... Ярдәм кирәк...
Казанның 3нче Муром урамында яши икән Асия апа. 50 ел элек читтән кайтып шушында төпләнгәннәр. Шәһәр читендәге әлеге урамны таптым мин. Телефонымдагы навигатор, ягъни Алисә шактый буталдырып йөртте. Бу Төньяк (Северный) бистәсендәге Армавир, Муром, Мариуполь, Краснодон ише исемле урамнар атамалары заманындагы шәһәр башкарма комитеты башлыгы Бондаренко теләге белән тәгаенләнгән булырга тиеш. Атамалар җитмәгәнме – әле ул исемнәр 1нче, 2нче дип санап кителгән. Юкса, Зур Армавир урамында СССР Дәүләт Советы депутаты, Социалистик Хезмәт герое Галимулла абый Әсхадуллин яшәгән. Башка шәхесләребез дә җитәрлек. Ниндидер географик атамалар, бернинди тарихи аңлатма бирергә мөмкин булмаган исемнәр чәчелгән илебездә, шул исәптә менә шушы Төньяк бистәсендәге урамнар атамалары да. Әле ул урамнарның кайберләре упкын белән бүленә, башы бер якта, урамның икенче ягындагы күршеңә чыгар өчен шактый километрлар узып шәһәр урап барырга кирәк. Менә шушы 3нче Муром урамы да икегә бүленгән. Дөрес бу урамны елга бүлми, училище корылмалары һәм язгы ташу ага торган нәни ерганак ике арада. Урамның 20нче йортына кадәрге өлешендә 20 ел элек халык җыелып үзләре суүткәргечләр салганнар. Алар салган полиэтилен торбалар тагын 30 ел чыдарга тиеш булган әле. Юлларын да үзләре караганнар. Кышын карларын да үзләре көриләр, быел, мәсәлән бөтен кыш буена ике тапкыр гына трактор чистартып киткән. Юкса, элек атнага икешәр тапкыр килеп себереп, чистартып китәләр иде, дип зарланышалар 3нче Муром урамында. Кыскасы, бу халыкның гомер-яшәеше белән артык кызыксынучы булмаган, халык та чәчрәп чыкмаган, үзара гына зарланышып, карлар көрәп, ишегалларын-бакчаларын гына түгел, урамнарын да карап гомер сөргәннәр. Һәм... шулай моң-зарларны үзара гына бүлешеп яшәп ятканда, «Водоканал»дан килеп чыкканнар. Бу урамның су торбаларын алыштырасылар икән. Юкса, урамның икенче яктагы өлешендә басым җитмәүгә зарланалар... Кыскасы, шәп булачак, дип вәгъдә ителгән. Кыш буе үгетләнгән халык язга гына эш башларга ризалашкан. Чөнки торбалар да юанрак буласы икән. Кыскасы, вәгъдә ителгәннәр рас булса – чынлап ризалашырлык бит. 
 

Асия апа кайчандыр юл булып, бүген таралып ятучы таш өемендә хәл ала. Ялгыз карчык юлын инде тигезли алмый...

Май аенда эш башланган. Асфальт булмаса да, таш җәелгән тигез урам казып атылган. Эшне 1нче августка төгәлләргә дә вәгъдә ителгән. Ләкин эш эленке-салынкы алып барылган, күбрәк мәктәп укучылары эшләгән. Һәм бераздан эшләүчеләр бөтенләй юкка чыкканнар. Бүген коелар ачык, аларның күбесе су белән тулы: яңгыр суларыдырмы, әллә шул ук су үткәргечләрдән агып утырамы... Караучы, эшне җиренә җиткерүче юк. 
Мин инде Асия апа белән генә очрашырмын, ул гына зарланыр, дип килгән идем. Әмма бар күрше-күлән көтеп алды урам чатында. Ташландык хәлдәге коелар, җимерелгән канализация чокырлары белән таныштырып экскурсия үткәрделәр. Матур күренеш җәелеп ятмый 3нче Муром урамында. Ташланган канализация чокырлары, су үткәргеч коелар кышка шул халәттә калса, ни булыр – фаразлавы кыен түгел. Аннан да бигрәк, фаҗигаләр булмагае. Шуны уйлап урамда балалар бармы, дип сорыйм.
– Ничек булмасын, урам тулы, – дип миңа аңлата гына башлаганнар иде, мәктәптә дәресләр беткән ахры, кайсы велосипедта, кайсы җәяүләп, иңнәренә букчаларын аскан эреле-ваклы балалар үтә башлады безнең арадан. Шунда исемә төште: «безнең халык яшен яшьнәми чукынмый», дигән гыйбарә бар бит урыста. Әгәр шушы чокырларга балалар төшеп китсә?! Андый фаҗигаләр булгалап тора бит. Дөрес, аларны күрше-күлән каплаштырган. Ләкин «мең дә берне» белергә теләгән бала аларны бик җиңел ачып, җир төбендә ни барын «тикшерә» ала... Аннан машиналар белән керүчеләр дә бәлагә тарырга бик мөмкин. 
Урамны икегә училище бүлеп тора, дидек. Менә шул урында язгы сулар агып китә торган арык бар. Ә ул өске яктан 1нче Муром урамы ягына агып төшә. Ул чүп белән тыгылып урамны язын су баса. Бездә бит әле халыкта чүпләмәү культурасы аксый...
– Чистартабыз инде, өмәләр оештырабыз, әмма техника кирәк. Әгәр техника белән ярдәм итсәләр, үзебез дә чыгар идек булышырга. Юкса, безнең урам тирә-якта матурлыгы, чисталыгы белән аерылып тора иде. Мондый ташландык хәлдә беркайчан булганы булмады. Менә хәзер көзне, бигрәк тә кыш белән язны куркып көтәбез, – диешә күршеләр. 
Эшләнеп бетәсен уйлап тормаганнар күрәсең баштан ук. Коеларны өй саен куймакчы булганнар. Нигә ул шул кадәр, дип таләп итә торгач, ике йортка берне урнаштырганнар. Биредә моның серен аның бәясендә күрәләр, бер кое 400 мең сум торганда, аны күбрәк куярга да була, моңа ихтыяҗ булмаса да. Хәзер инде 20 йортлык урамны ясалып бетмәгән 10 кое «бизи». Шул коеларны урнаштырганда канализациянекеләр дә җимерелгән. 
Урамда эш күп тә калмаган инде. Коеларны чистартып, суларын чыгарып тиешенчә каплап куясы һәм юлны элеккечә төзекләндерәсе. Болар 1нче августка төгәлләнәсе дип вәгъдә ителгән. Халык вәгъдә үтәлмәве сәбәбен белми. «Водоканал»ның эшләүчеләргә түләргә акчасы калмаган, шул сәбәпле без ташландык хәлдә, калдык, дип фараз кыла алар. 
20нче йорттан Зөлфия Камалованың хәлләре тагын да кыенрак. Ул гаражына үтә алмый. Коелардан чыгарылган балчык аңа терәтеп диярлек өелгән. Алып китәбез, озак тотмыйбыз, дип вәгъдә иткәннәр. Яңгырлар китсә, аны ничек алып чыгарлар, урамны машиналар белән этләп бетерерләр дип куркалар хәзер урамда. Шул ук 20нче йорт каршында биек бетон боҗра да калкып тора. Ул да канализация коесы булып чыкты. Ялгыш куйганнар, тәбәнәк капкач куясы урынга... Шул биек коены такта, ДВП кисәкләре белән каплаштырганнар. Кышын ни булыр, туңып, тыгылып урам нәҗескә күмелмәсме? Бу биек «корылма» кар тотарга да бик ипле буласы икән...
– Зарыгызны түрәләргә җиткердегезме, дип сорыйм.
– Кайнар линияләргә шалтыраттык, барысы да план буенча, проект буенча диләр. Миңа рәсми хат та килде, – ди 17нче йортта яшәүче Александр Архипов. Аны «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе җибәргән, предприятиене үстерү буенча директор урынбасары Р.О.Новиков имзалаган. «Хөрмәтле Александр Николаевич! Сезнең мөрәҗәгатегезгә җавап бирәм: су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшырту максатыннан 3нче Муром урамында реконструкцияләр алып барыла» дип язылган хатны күрсәтте ул. Хатның эчтәлеген кыскача гына бирдем, ул хатта эшнең якынча 1нче августта бетереләчәге дә вәгъдә ителгән. 

– Әле генә сайлаулар үтте. Кандидатлар белән очрашмадыгызмы, үзегезнең депутатыгызны беләсезме? – дип сорыйм.
– Юк, без бармадык сайлауга. Кемне сайларга? Безнең зарыбызны ишетмәгән депутатларнымы? Без аларның кем икәнен дә белмибез, – диеште халык. – Карны үзебез чистартабыз, кышын «Ашыгыч ярдәм» машинасы да керә алмый. Инде менә шушылай ярык тагарак янында калдырдылар.
Сезгә төрле инстанцияләргә язарга, түрәләргә тынгылык бирмәскә, шул ук «Водоканал» җитәкчелегенең төн йокыларын качырырлык шикаятьләр юлларга кирәк иде, дип киңәш иткән идем, безгә бит вәгъдә иттеләр, без бит шул вәгъдәләргә ышанып ризалаштык. 3нче Муром урамының теге өлешендә дөрестән дә су белән тәэмин ителеш начар, бездә зар юк иде. Безнекен җимерделәр, ә теге проблемалы якны эшләмәделәр, шул килеш калды. Моның серен аңламыйбыз, нигә кирәк булган кычытмаган җирне кашу?! Сүз йөри ике арадагы буш урында биек йорт төзисе диләр. Без белмибез, безгә әйтмиләр. Эшләрен дә эшләмиләр, дип озаттылар мине 3нче Муром урамыннан. 
 

Зөлфия Камалованың гаражына юл юк

Мин «вәгъдә иттеләр» дигән сүзне кат-кат ишеттем биредә. Моңарчы үз-үзләрен карап, бердәм яшәгән 3нче Муром урамы халкы «артта калган» бугай. Вәгъдәне 3 ел көтәләр. Анысы да, элек тәртип, җаваплылык булган заманда. Ә хәзер вәгъдә ителгәнне гомер буе көтәсе, гомерең өлгерсә... Ләкин «Водоканал» үтәлмәгән вәгъдәсен үтәр, бу урамны ташландык хәлдә калдырмас, дип ышаныйк. Һәм язмабызга рәсми җавап көтәбез әлеге оешмадан. Темага яңадан әйләнеп кайтып зарларны кабатлап торасы түгел, мәсьәлә хәл ителде, дип хисап тотасы иде. Мин шуңа өметләнәм. 
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Казан шәһәре

Комментарии