- 19.03.2024
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: ЧАҢ!
Мәктәпләрне бу хәтле «кысу» очрагы булмагандыр әле! Питрәч районындагы Богородское авылының 247 урынга исәпләнгән мәктәбендә 421 укучы белем ала. Балалар саны нормада каралганнан ике тапкырга диярлек артык!
Дөрес, укучылары күп булган белем бирү йортлары бер ул гына түгел анысы.
Ләкин Богородское мәктәбендә, бер яктан, балалар саны һаман ишәя бару, урын мәсьәләсен кискенләштереп, кысылырга мәҗбүр итсә, икенче яктан, укучыга туры килергә тиешле мәйдан күләме чикләнә, санитар нормалар бозыла дип, Роспотребнадзор кыса, судка гариза биргән.
МӘКТӘП - РЕЗИНА ТҮГЕЛ!
Ашаган белми, тураган белә, диләр. Богородское урта гомуми белем мәктәбе җитәкчелеге дә үз хәлен, чынлап торып, үзе генә беләдер. Күз алдына гына китереп карагыз, Богородскоедан тыш әлеге җирлеккә тагын Гильдеево, Көекле, Беренче Май, Ильинский, Черниково һәм Камыш авыллары керә. Ә мәктәп бары ике торак пунктта: Богородское белән Көекледә. Дистә ел элек кенә кечкенә бер авыл булган Көекле хәзер үзе шәһәргә әйләнеп бара инде. Ул турыда соңрак тукталырбыз әле. Богородское мәктәбенә килгәндә, аралары якын булганлыктан, әлеге белем бирү учреждениесенә тагын Гильдеево, Беренче Май, Ильинский һәм Камыш авылларыннан да укучылар килә, дип аңлаттылар җирлекнең Башкарма комитетында. Ул торак пунктларда мәктәп булмагач, андагы балалар кая барсын инде? Богородское мәктәбе җитәкчелегенең аларны кабул итми хәле юк.
Дөрес, үз мәктәбе булган Көекледән дә күпмедер укучы Богородскоега йөреп белем ала, дигән мәгълүматны җиткерделәр. Бәлки бардыр, ләкин анысы да чарасызлыктан. Чөнки баланы Көекле мәктәбенә урнаштыру, урын җитмәү сәбәпле, бик зур проблемага әйләнгән бит.
Менә шундый шартларда яши торгач, 247 урынга исәпләнгән Богородское авылы мәктәбендә быел укучылар саны 421гә җиткән дә. Мәктәп җитәкчелеге хәлен сандал илә чүкеч арасында кыйналучы тимер белән чагыштырырга мөмкиндер. Балаларның барысын кабул итеп, укытырга да кирәк. Һәр укучыга туры килергә тиешле мәйдан күләмен чикләмәү, санитар нормаларның бозылуына юл куймау да мөһим. Тик мәктәп резинадан ясалмаган шул.
«ПАРТАЛАР, САВЫТ-САБА ҖИТӘРЛЕК, БӘДРӘФ ТАЛӘПЛӘРГӘ ТУРЫ КИЛӘ...»
Хәлгә ачыклык кертү максатыннан Богородское урта гомуми белем мәктәбенә шалтыраттык. Телефон трубкасын алучы үзен: «Директор, Галина Анатольевна Тимофеева», – дип таныштырды. Тик ул сорауларга җавап бирүдән баш тартты. Имеш районның мәгариф бүлегеннән безгә аңлатма бирергә кирәклеге турында кисәтмәгәннәр.
– Аннан, телефон аша гына мин сезнең чынлап та журналист булуыгызны каян белим? Шуңа телефоннан комментарий бирмим, – дип тә өстәде. Югыйсә, сер булырлык мәгълүмат та сорашмадык.
Аптырап, районның мәгариф бүлеге сайтында күрсәтелгән телефон номерын җыйдык. Ул эш белән берничә көн дәвамында маташсак та, трубканы бөтенләй күтәрүче булмады.
Ярый әле Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге мөрәҗәгать итүгә үк җавап бирде. Богородское мәктәбенә кагылышлы вазгыять буенча министрлыкка Питрәч муниципаль районы Советы түбәндәгечә аңлатма юллаган икән (ул редакция карамагында да бар):
«Богородское авылындагы мәктәп, дөрестән дә, шыплап тулган. Аерым сыйныфларда укучылар саны тиешле нормадан артыграк, ләкин 30 баладан да күп түгел. Мәктәп ике сменада эшли...»
Һәр укучыга туры килергә тиешле мәйдан күләме һәм санитар таләпләр үтәлеше турындагы Роспотребнадзор тарафыннан искәртелгән дәгъваларга җавап итеп, район Советы аңлатмасында болай диелгән (кыскартып бирәбез):
«Укучыларның барысына да белем алу өчен тиешле шартлар тудырылган: парта-урындыклар, башка җиһазлар җитәрлек. Тузганнары вакытында төзәтелә яки яңартыла... Бәдрәф бүлмәләре 2015нче елгы СанПиН таләпләре нигезендә эшләнгән. 2024-26нчы елларга планлаштырылган мәктәпне капиталь төзекләндерү вакытында бәдрәфләрдә ябык бүлмәләр урнаштырылачак... Бинаны җилләтү системасы эшли, мәктәптә ят исләр юк... Ашханә 72 урынга исәпләнгән. Укучыларны расписание буенча, сменалап ашату көйләнгән. Чират җыелмый. Ашханәдә савыт-саба җитәрлек күләмдә... Күршедәге Гильдеево, Беренче Май, Ильинский һәм Камыш авылларыннан 185 бала килеп укый. Аларны мәктәпнең ике автобусы йөртә. Рейслары гамәлдәге нормативларга туры килә...»
КАШ ЯСЫЙМ ДИП, КҮЗ ЧЫГАРУ БУЛМАГАЕ!
Район Советы аңлатмасыннан чыгып нәтиҗәләгәндә, мәктәпне судка бирерлек җитешсезлекләр юк та кебек. Тик нигә Роспотребнадзор эшне зурга җибәрергә булган соң? Мәгариф һәм фән министрлыгында белдерүләренчә, аны бер төркем ата-аналар үзләре таләп иткән икән. Мәктәптә укучылар саны чамадан тыш күп, балаларга тиешле мәйдан күләме чикләнә, санитария таләпләре үтәлми, дип Богородское авылында яшәүчеләр төрле инстанцияләргә, шул исәптән Роспотребнадзорга да, шикаять белән мөрәҗәгать иткәннәр. Аңа җавап йөзеннән тикшерү белән килгән күзәтчелек органы кимчелекләрне тапмый калмаган инде. Аеруча азык хәзерләү блогының, андагы җиһазларның техник халәте санитария таләпләренә туры килмәвен ассызыклый Роспотребнадзор. Һәм әлеге дә баягы төп проблема – сыйныфларда, ашханәдә, гардеробта, бәдрәфләрдә бер укучыга туры килергә тиешле мәйдан нормасы сакланмавын белдерәләр.
Халык фронтының төбәк штабы да Богородское мәктәбендәге җитешсезлекләргә битараф калмаган. Ул оешма да: «Санитария нормалары үтәлмәү генә түгел, мәктәптә укучыларга урын җитмәү кискен төс ала. Хәл елдан-ел начарая гына бара!» – дип искәртә.
Шулаен-шулайдыр, тик андый хәл бер Богородское мәктәбендә генә күзәтелми бит. Укытучыларның узган август киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин мәсәлән, шәһәрдәге мәктәпләрнең 40%ы ике сменада эшли, дип белдерде. Аның сүзләренчә, кайбер мәктәпләрдә 15әр параллель сыйныф бар икән! Республика буенча саный китсәк тә, ике сменада эшләүче белем бирү учреждениеләре шактыйга җыела. Ничек инде ул мәктәпләрдә һәр укучыга тиешле мәйдан күләме чикләнми дә, Богородское авылында гына норма бозыла?! Һәрхәлдә ул сәбәп белән башка мәктәпләрне судка биргәннәре турында ишетелгәне юк сыман әле.
Аны Питрәч районы хакимиятендә һаман да шул сәбәп – кайбер ата-аналарның шикаятьләре белән аңлаттылар. Алар тарафыннан канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать булган икән, дәүләт органнары битараф кала алмый, янәсе.
Турысын әйтик, шикаять белдерүчеләрнең үзләре белән сөйләшә алмадык. Әмма алар хакында: «Үз балалары гына шунда укысын, читтән китермәсеннәр өчен махсус тавыш куптаралар. Мәктәптә барысы да тәртип», – дигән сүзләрне ишетергә туры килде. Әгәр ул чын була калса, димәк, безнең авыл мәктәбе – безнең балалар өчен генә, күршедәгеләр теләсә-кая барсын, дигән сүз булып чыга инде. Бер караганда, гадел, ә икенче яктан, бүтән мәктәп булмагач, калган балалар кая барсын соң?..
Инде хәзер суд карары нигезендә Богородское мәктәбен бөтенләй ябып куйсалар, ни булыр? Питрәч муниципаль районы Советының аппарат җитәкчесе Руслан Вәлиуллин: «Андый хәлнең дә булуы мөмкин», – дип әйтеп тора бит. Шулай итеп, каш ясыйм дип, күз чыгармагайлары тагын...
«ТОРАК ТӨЗЕГӘНДӘ, МӘКТӘП-БАКЧАЛАР ТУРЫНДА УЙЛАМЫЙЛАР...»
Аңлашылганча, туган мәсьәләне хәл итүнең бер генә юлы бар: укучылар өчен өстәмә урыннар булдыру. Питрәч муниципаль районы Советы җавабында күрсәтелгәнчә, җирлекнең Генераль планы буенча Богородское авылында якын арада мәктәп төзү каралмаган. Әле булганы да капиталь төзекләндерү сорый. Фәкать 2032-2046 елларда гына янәшәдәге Гильдеево авылында 2 мәктәп төзү күздә тотыла икән.
Мәгариф һәм фән министрлыгы да ярдәм итү мөмкинлеге чикле булуын белдерде. «Без «Мәгариф» милли проект нигезендә генә яңа мәктәпләр төзү эшендә катнашабыз. Аның буенча республикада елга 1-2 мәктәп салына һәм 2024кә аларның кайда төзеләсе планлаштырылган инде. Исемлектә Богородское авылы юк. Өстәмә мөмкинлек табылса, истә тотылачак.
Гомумән алганда, Татарстанда ел саен 11-12шәр яңа мәктәп төзелә. Аларны федераль һәм республика бюджетлары ярдәмендә төзелеш министрлыгы сафка бастыра», – дип җавап бирде министрлыкның матбугат үзәге.
Сүз дә юк, җитди мәсьәлә бу. Һәм аны тиз генә хәл итеп тә булмый. Мәктәп хәтле мәктәп төзү – шалаш корып кую гына түгел бит! Монда җаваплы булырга тиешле җитәкчеләрнең алга карап эш йөртмәве гаҗәпләндерә. Ул авыл-бистәләрнең бик тиз үсә, киңәя барулары быел гына билгеле булмады ләбаса. Нигә җирлекнең Генераль планына мәктәп төзү кертелмәгән? Аңлашылмый.
Икенчедән, ә монысы иң мөһиме, яңа микрорайоннарда күп фатирлы йортларны бер-берсенә терәтеп бастырып куялар. Инфраструктура, социаль объектлар төзү турында уйламыйлар.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да укытучыларның узган август киңәшмәсендә: «Торак төзелешен планлаштырганда мәктәп-садик турында искә алынмый. Шуның аркасында балаларны урнаштыру өчен урын мәсьәләсе кискенләшә», – дип ассызыклады. Аның ачык мисалы югарыда искә алынган Көекле авылы. Ул бистәдә яшәүче мәктәп яшендәге балалар саны 2,5 меңгә җиткән инде. Ә хәзергә анда бер лицей гына эшли. Урын мәсьәләсен өлешчә булса да чишү максатыннан быел ашыгыч рәвештә лицейга өстәп янкорма төзергә планлаштырылган. Әмма укучылар сыймаган бар мәктәпләргә дә янкормалар төзеп булмый шул. Проблема бит Питрәч районына гына хас түгел. Тагын Биектау, Тукай районнарын, Казан шәһәрен аеруча ассызыклый мәгариф һәм фән министры.
Раиф ГЫЙМАДИЕВ
Комментарии