ШАЙТАН ТАЯГЫ ЯКИ БЕЗНЕҢ ТАТАРЛЫК НӘРСӘДӘ?

ШАЙТАН ТАЯГЫ ЯКИ БЕЗНЕҢ ТАТАРЛЫК НӘРСӘДӘ?

Милләтебезнең киләчәге, язмышы үз кулыбызда икәнен һәр милләтпәрвәр кеше күптәннән белә. Булып узган җанисәпне әле күпләр хәтерлидер. Вакыйгасы үзе артык истә калырлык булмаса да, радио, телевидение һәм вакытлы матбугат бу мәсьәләдә шактый эш алып барды, көн-төн шул хакта сөйләделәр. Безне иң куркыткан сорау – үзенең санын югалтмасмы иде. Чөнки үзенең нинди милләттән булуына битараф кешеләр күп. Җан санауда үз милләтеңне күрсәтү ирекле (үз кулың белән язасың). Әгәр без татарларны бүлгәли башласак, яисә мишәргә, башкортка, типтәргә, керәшенгә аерсак, бу бик начар нәтиҗәләр бирәчәк иде. Шулай булды да. Бу бигрәк тә яшьләргә карый, чөнки аларның күбесе тарихын, үз нәсел тарихын белми. Хәтта бабасы исемен белмәүчеләр дә бар.

Җәй уртасында Мәскәү шәһәреннән авылга кунаклар килеп төште. Бер вакыт көн әзрәк сүрелгәч, шулар белән табигать кочагына чыктык. Кайчандыр басу булган, кызудан ярылып беткән җир өстеннән әкрен генә атлыйбыз. Барлык үсемлек корылыктан саргайган яисә бөтенләй корыган. Без атлаган сукмак читендә кызыл чуклы, сабагы һәм яфраклары чәнечкеләрдән торган бер үсемлек кенә үсеп утыра. Кунагым аптырап калды һәм сүз катты:

– Мондый үсемлекне Мәскәүдән кайтканда туктап ял иткән урында бик күп очратырга туры килде.

Ни өчендер, исемен әйтергә булмады, әллә белеп, әллә белмичә ул сүзен дәвам итте:

– Менә шундый үсемлек бөтен Русия басуларын каплап бара инде. Колхозларны, совхозларны таратканнар, җирне «хуҗалы» иткәннәр – бүлеп биргәннәр. Бүген аны эшкәртүче юк, басу читләрендә ватык тракторлар, комбайннар каберлеге тезелеп киткән. Кайбер басуларга, уңышы булмагач, ут төрткәннәр. Гектарыннан 4-5 ц гына чыга икән. Җыеп алган икмәк чыгымнарны да капларлык түгел, ди.

– Татарстанда мондый хәлгә барып җитмәделәр, уңышы булмаган басулардан икмәкне урып, төргәккә салалар, терлекләргә азык була, – дим, аңа җавап итеп.

Кунагымның китәр көне дә җитте. Ул үз иномаркасына кереп утырды һәм саубуллаша башлады. Мин аннан: «Теге вакытта сукмак читендәге үсемлекнең исемен белә идеңме? – дип сорадым.

– Юк, – диде ул.

– Шайтан таягы, руслар «татарник», дип тә йөртәләр, – дим.

– Ишеткәнем бар, ләкин ни өчен алай атаганнарын белмим.

– Икенче вакыт «старший братлар»дан белеп кайт, – дим, аңа көлемсерәп.

Язмамның исемендә «татарлык» сүзе кулланылган, кунагым белән «татарник» турында сөйләшү исемә төшеп китте һәм аптырап куйдым. Чыннан да, нинди охшашлык: татарлык һәм «татарник». Әллә, мин әйтәм, рус агайлары бу үсемлекне татарга охшаткан инде. Аның төп исеме «чертополох» бит.

Үземә нәтиҗә ясау максатыннан, сукмак буенда үсеп утырган шайтан таягы – татарник янына барам. Ул корыган, чәчәге коелган, ләкин сабагы утырып тора. 40 градус эсселеккә түзә алмаган, күрәсең. Сабагыннан тотам, чәнечкеләре дә йомшаган, җирдән суырып алмакчы булып карыйм – чыкмый. Тагын бер омтылыш: тирәнгә киткән тамыр бирешә. Йолкынган шайтан таягы – татарник сукмак читендә ята. Тамырлары нык, шиңгән булса да, сабаклары чәнечкеле. «Старший брат» бу исемне безгә охшатып дөрес биргән икән, ләбаса. Тамырыннан алып чәчәгенә кадәр нәкъ безнең татар кешесе бит бу.

Чечняда халыкны канга батырган сугыш бетәр алдыннан, Л.Н.Толстойның мәктәп елларында укыган «Хаҗи Морат»ын тагын бер кат укып чыккан идем. Классик язучының бу әсәрен хәзер инде бөтенләй башкача аңладым. Никадәр дөреслек, күпме фәлсәфи чагыштырулар.

Граф Толстой «Хаҗи Морат»ының кереш өлеше тулысынча безнеңчә шайтан таягына багышлана. Игътибар белән укысаң, бөтен татар тарихын, милләтебез сыйфатларын шул татарник аркылы күрсәткән, ләбаса. Билгеле, ул анда «татарин» дип атый бу кызыл чуклы чәнечкеле үсемлекне.

Язучының әсәреннән өзекләр китерәм, тәрҗемә итеп тормыйм, оригинальлеге саклансын: «…заметил в канаве чудный малиновый, в полном цвету, репей того сорта, который у нас называется «татарином» и который старательно окашивают, а когда он нечаянно скошен, выкидывают из сена покосники, чтобы не колоть на него рук…».

Л.Тостой Русия белән татар иле тарихын яхшы белгән. Мәскәүнең колониаль сәясәте Казан ханлыгын тар-мар итүдән башлана. Һәм соңыннан башка татар ханлыклары буйсындырыла. «Куст «татарина» состоял из трех отростков. Один был оторван, и, как отрубленная рука, торчал остаток ветки. На других двух было на каждом по цветку. Цветки эти когда-то были красные, теперь же были черные».

Заманында чәчәк атып утырган, Европа һәм Азиядә иң алга киткән Казан ханлыгы Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан канга батырып яулана. Аның артыннан башка милләтләрне дә шул хәлгә дучар итәләр. Кайчандыр гөлбакчага күмелеп утырган һәм югары цивилизациягә ия булган дәүләтләр шул «татарин» хәленә китерелә. Меңнәрчә ир-ат, бала-чага, карт-коры, хатын-кыз үтерелә, мәдрәсәләр һәм мәктәпләр җимерелә, зиннәтле корылмалар җир белән тигезләнә.

Шушы вакыттан соң дөньяның алга киткән дәүләте инде бүтән беркайчан да үзенең элекке көч-куәтен кайтара алмый.

Рус баскынчылары татар халкының җирен, суын, иреген, малын тартып алса да, аның рухын, җанын, йөрәген буйсындыра алмый. Балаларыбыз ут һәм кылыч белән юк ителгән, Русия дәүләтенең чытыр арбасы астында калса да, милли дәүләтчелекне тергезү, аны кабат аякка бастыру өмете белән яшәде.

Граф бу үсемлек мисалында халкыбызның язмышын тасвирлаган шикелле. «Точно вырвали у него кусок тела, вывернули внутренности, оторвали руку, выкололи глаз. Но он все стоит и не сдается человеку, уничтожившему всех его братии кругом его». Өмет, хыял аңа иң авыр вакытта да яшәү өчен куәт бирде, азатлыкка сусаган хөр рухын җилкендереп торды.

«Экая энергия! – подумал я. – Все победил человек, миллионы трав уничтожил, а этот все не сдается». Ниһаять, 1990нчы елның 30нчы августы – дәүләт суверенитеты (кызганыч, бу сүзне әйтергә хәзер куркалар) игълан ителгән бөек тарихи көн – халкыбызның милли дәүләтчелекне тергезүгә булган беренче адымы булды.

1994нче елда Русия белән Татарстан арасында шартнамәне, удель кенәзлекләре ярлыгы, дип атаучылар күп булды. Анда берьяклы гына бәя биреп булмый. Ләкин шуны онытмаска кирәк: Явыз Иван заманнарыннан бирле Казан белән Мәскәү арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә беренче тапкыр яңа тамга салынды. Татарстан тарихында яңа сәхифә – турыдан-туры дәүләт төзелеше, мөстәкыйль камилләшү, тигез хокуклы реформа гамәлләре сәхифәсе ачыла. Ләкин моның белән генә һич тә тынычланырга ярамый. Без үткәннәрдән сабак алырга, яңадан бер кат үзебезнең, ягъни милләтнең нинди сыйфатларга ия булуын карап чыгарга тиеш. Татар исемен йөртүдән куркып калмаска, манкортлык тамырына балта чабарга кирәк.

Милләт – халыкның тарихи яшәеш җимеше. Халкының үз тарихына туры килә торган милли сыйфатлары була. Тагын шул шайтан таягы дигән гамьсез үсемлеккә әйләнеп кайтыйк. Бөтен сабагын һәм яфрагын чәнечкеләр баскан – бу аның бердәнбер саклану чарасы. Гасырлар буенча Болгар чорыннан башлап, русларның җәбер-золымыннан безнең татарда да чәнечкеләр һәм аңа хас булмаган сыйфатлар калкып чыкты. Татарда яхшы сыйфатлар бик күп, аларны санап тору кирәк, дип тапмыйм. Начарлары да җитәрлек, шуларның кайберләре хакында безгә чит илләрдән килгән милләттәшләребез әйтә. Алар болай ди:

– Күп очракта сез үз башыгыз белән уйламыйсыз. Сез – куркак. Бер сүз әйткәнче, биш тапкыр як-ягыгызга карап аласыз. Янәсе, олы брат ишетмәдеме, ишетсә, ни әйтер.

Күп сөйлисез, мактанасыз. Мактанчыклар турында татар халкы ни әйткәнен исегезгә төшерегез. Сезнең сүзләрдән колагыбызга мамык тыгардай булдык. Нигә мактанырга, без чукрак түгел ич, ниегез барын-югын күреп-ишетеп торабыз.

Бик кызыклы, сирәк очрый торган авыру – сездә бар да түрә булырга ярата. Ә бит тәрбияле, сәламәт акыллы кеше эшләргә тырыша. Шуннан дәрәҗә үзеннән-үзе килә. Тормыш аны үзе хуҗа ясый.

Сез ифрат пычрак яшисез. Сез шул пычракта ничек үлеп бетмәгәнсез – без шуңа гаҗәпләндек. Җитмәсә, хәшәрәт сүзләр язылып тулган. Комганны онытып барасыз. Хәзер тазалыкны кайгырткан илләрдә су краннан килә. Елгалар нинди шакшы, җитмәсә, суны шуннан эчәсез. Урам тулы чүп-чар, бушаган шешәләр.

Сезнең кебек исраф итүче дөньяда юк. Тапканыгызны, Ходай биргәнне җилгә очырасыз, урлашасыз. Әйбергә, ризыкка кадер юк.

Сез динне һәм туган телне хөрмәт итмисез. Төрки халыкларны һәм үз тарихыгызны бөтенләй белмисез. Тарихны белмәгән халык – үзен хөрмәт итмәгән халык. Үзен хөрмәт итмәгәннәр бәхетсезлеккә дучар була.

Сез кечкенә балалар акылы белән яшисез: юк кына нәрсәгә куанып, шуңа канәгать булып, көн итәсез. Иртәгесе көн турында уйламыйсыз…

Чыннан да, читтән җитешсезлекләр, начар сыйфатлар күзгә бәрелеп тора. Бу бәяне бит үзебезнең кан-кардәшләр бирә. Югарыда санап чыкканнар – болар барысы да тарих «бүләге». Чит илләрдә яшәгән милләттәшләребездә мондый сыйфатлар юк бит…

Безгә карата бәяләмә искиткеч дөрес. Болар турында үз халкын, милләтен, телен яраткан һәркем җитди уйланырга тиеш.

Алда булачак җанисәпләр чорында үзебезнең чын татарлыкны күрсәтү – милләтебезнең киләчәге дияргә урын бар.

Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: олыгая барган саен, нинди генә кимчелекләр, каршылыклар булуга карамастан, үзеңнең тирбәлгән бишегеңә, суын эчкән коеңа, чишмәңә, сине туйдырган җир-туфракка, үз улы итеп үстергән халкыңа хөрмәтең артканнан-арта бара. Татар булуың белән горурлану килә!

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

ШАЙТАН ТАЯГЫ ЯКИ БЕЗНЕҢ ТАТАРЛЫК НӘРСӘДӘ?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии