ТЕЛЕҢНЕ ЙОТМА, ХАЛЫК!

ТЕЛЕҢНЕ ЙОТМА, ХАЛЫК!

Туган тел – иң тәмле тел,

Туган тел – иң татлы тел.

Тәмле дип, телеңне йотма –

Туган телеңне онытма!

Бу шигырьне кызларым Рәйхан белән Йолдыз балалар бакчасыннан өйрәнеп кайтканнар иде. бакчасына йөргәч, башка шигырьләр дә булды, әлбәттә, әмма монысы туган тел хакында булгач, ничә еллардан бирле онытылмаслык булып истә калган.

Ләкин татар баласына «телен йоттырырга» тырышучы карагыруһлар һәркайчан табылып тора. Быелгы уку елында да «тел өчен көрәш»тән башланып китте. Гадәттәгечә, урыс милләтчеләренә мәктәпләрдә татар теленең үз балаларына укытылуы ошамый. Алар фикеренчә, БДИ бирә торган урыс теле күбрәк укытылырга тиеш, ә татар теле бөтенләй кирәкми…

Гафу, җәмәгать, мин бит Мәскәүдә дә, Рязаньда да татар теле укытуны таләп итмим, ә үземнең Татарстанымда, төп милләт буларак, бу хокукымны гына тормышка ашырам. Әгәр татар теле татар җирендә дә укытылмаса, хөрмәт ителмәсә, ул тагын ничә ел яши алыр? Гомумән, Татарстанда яшәгән башка милләт кешеләренең титуллы халыкның телен икенче сортлыга чыгаруын бары тик оятсызлык дип кенә бәяләп була. Ә инде аларга кушылган татар ата-аналарын шәхсән үзем бөтенләй тулы кешегә санамыйм. Алар – мескеннәр, аларга карата нәфрәтләнергә дә ярамый, бу мәхлукларны кызганырга гына кирәк…

Әлбәттә, кызурак канлы татар егетләре кебек «Чемодан – вокзал – Рязань» дип мәйданга чыгуны да хуплап булмый, үз җиремдә үз телемне укытуны тыярга маташучыларга ачу да килә. Югыйсә без болай да татар җирендә урыс агае кимсенмәсен дип тырыштык. Суверенлык алган чорда да, алар мәнфәгатен истә тоттык, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Балтыйк буе илләрендәге кебек Мәскәүгә кумадык, бертеллелек хакында сүз дә булмады – урыс теле татар теле кебек үк Татарстанның тулы хокуклы теле булып калды. Әллә ялгышканбызмы? Әгәр теләсәк, ул чакта мәйданга чыгып катырак кычкыру да бу проблеманы хәл итә ала иде. Бу карашны алга сөрүчеләр булмады түгел…

Соңрак та, татар үз мәнфәгатьләреннән баш тартып булса да, үз җирендә яшәүче башка кавемнәрне кайгыртты. Милли мәктәпләребез демографик кризис аркасында бушап калган балалар бакчаларына кереп утырганда да, яңа мәктәпләрне урыс телле итте. Үзебезгә исә суверенлык еллары шаукымы белән өч-дүртләп кенә яңа мәктәп төзеп кала алдык, аларның да икесе бүген татарныкы булудан туктап маташа бугай. 16нчы татар-инглиз гимназиясендә милли рухны әле кайбер милләтпәрвәр укытучылар гына саклап тора, 12нче кызлар гимназиясе татарныкына әверелә дә алмады кебек… Хәер, калган татар мәктәпләрендә дә миллилек елдан-ел кими бара, әле дә ярый Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге икенче гимназия бар, анда балаларыбыз татарча укый ала. Әмма Казанның Шамил Усманов урамындагы бу уку йорты безнең кебек Азино якларында яшәп ятучылар өчен ерак. Ә бит бездән анда йөреп укучылар күп. Әйтик, мин көн дә ике кызымны шунда алып барам, Г. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша ике улын йөртә, тагын бер галим дустыбызның ике кызы йөреп укыйлар. Әле без белмәгәннәре дә күптер, ләкин барыбер башка чарабыз юк – Азинода чын татар мәгарифен көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Без янә совет чорына – Казанда бары тик 10нчы интернат кына тулаем татар телендә укыткан заманга кайтып төштекме? Ул чакта әле Дәрвишләр бистәсендәге мәктәптә татар класслары бар иде…

Ата–аналар үзләре дә «якында татар мәктәбе юк», «урысча ЕГЭ бирәсе бар» ише сылтаулар белән балаларын юл аша гына урнашкан урыс мәктәбенә кертеп бирүне мәгъкуль күрә. Татарга «телен йоттырасы» юк, күп очракта ул аны үзе «йота»… Әмма Казанда урысны кысулары хакында Мәскәүгә шикаять язып ятучы урыс милләтчеләренең дә бу «йоту»да өлеше аз түгел. Чөнки Мәскәү агай андый жалуларның уйдырма икәнен белсә дә, чарасын күрми калмый. Ә Мәскәү Кремленнән янаган бармак та, безнекеләргә күсәк булып тоела бугай – шунда ук булмаган гаепләрен төзәтә башлыйлар.

Әлбәттә, урман кискәндә йомычка очмый калмый. Йомычка дигәнем үзебезнең милли мәнфәгатьләр була инде… Безнең әле бер генә тапкыр да үзебез өчен төзелгән балалар бакчасын, мәктәпне тулысынча татар мәгарифе өчен кулланганыбыз юк икән. Заманында Азино якларында «Гөлбакча» дигән татар балалар бакчасы төзи башлагач, якын-тирә йортларда яшәүче урыс ата-аналары каршы чыкты. Янәсе, бу безнең балаларга буласы бакча түгел, төземәгез! Бөтен даирәләргә шикаятләр яздылар, әмма шул вакытта күрше ишек алдында гына татар төркеме дә булмаган урыс бакчасы эшләп торуын, бу йортларда татарларның да яшәвен, аларга да үз телләрендә бала тәрбияләрдәй урын кирәген уйладылармы икән? Юктыр, ә менә без уйладык, алты төркемле татар бакчасының дүртесен урыс телле иттек!

Без татар балаларына урыс телен кертеп үзебезнең киләчәгебезгә балта чабабыз. Теләгән татар ата-аналар үз балаларын урыс телле бакчаларга биреп манкортлаштырсыннар, әмма татарлыкларын саклап, милләтебезне яшәтердәй буын тәрбиялисе килгәннәр өчен саф татар теллеләре булырга тиеш. Андый бакчада үскән, татар мәктәбендә генә укыган бала телләр өйрәнә алмаячак, киләчәктә үзенә авыр булачак дип аклануны сафсата дип бәялим. Урыс телен бу илдә өйрәнми калып булмый – телевизор һәм компьютер ук көн-төн өйрәтеп тора. Ә менә татар телен өйрәнү авыр һәм аны гаиләдә генә саклап калып та булмый – аралашу даирәсе киңрәк булырга һәм кешене шәхесе формалашканчы озатып барырга тиеш. Бары шул очракта гына ул телен, милләтен беркайчан да онытмаячак.

Кешеләрне Аллаһы Тәгалә төрле милләтләрдән, төрле төсле тәнле итеп яраткан. Бу Җанәбел-Хакның безгә биргән бер фазыйләтедер һәм аннан баш тартуны да саваплы гамәл дип булмыйдыр. Гәрчә, кайберәүләр диндә милләтләр юклыгы хакында лаф орса да. Ләкин, минемчә, бу бер дә дөрес караш түгел: диндә милләтләр дә, телләр дә, халыклар да бар, тик алар барысы да Аллаһы Раббыбыз каршында тигез дип аңлау дөрестер. Аллаһының бар иткән шушы төрле телле кавемнәре исә бер-берен хөрмәт итеп яшәргә тиешләр. Ә чын хөрмәт кайчан була ала? Әлбәттә, бер-береңнең хакын хакларга, аны аңларга теләгәндә генә. Менә монысын тагын дөрес аңлау кирәк. Бер-береңне аңлау дигән сүз, әле чит-ят кавем теленә күчү дигән сүз түгел! Бары тик бер кемсә икенче халыкның җиренә килеп яши икән – аның телен өйрәнергә омтылырга тиеш. Барып карагыз Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан республикаларына, Чичән иленә, Дагыстанга, мәчетләргә керегез – килгән кунак безне аңламас дип, урыс яки башка телгә күчәрләрме? Балалар бакчасына килгән чит кавем баласы аркасында бөтен төркемгә урысча әкият сөйләрләрме? Юк! Моны бары тик татар гына эшли бугай. Бу исә үз мәнфәгатьләребезгә каршы килү, милләтебезгә зыян салу була. Бакча-мәктәпләребездә үз-үзебезгә уңышлы гына «кул салып» килүебез җитмәгән, инде мәчетләребездә дә урысча вәгазьләр сөйләп татар теленә «ясин» чыга башладык. Ике җомга рәттән ике имамга бу эшнең дөрес түгеллеген раслап маташырга мәҗбүр булдым. Баксаң, җомгага татарча аңламаучы үзбәк, кыргыз, таҗиклар, ана телен оныткан татарлар да килә, алар өчен вәгазь урысча сөйләнә икән! Үзбәк, кыргыз кардәшләребез татарча бик шәп аңлый, 10-15 таҗик аркасында үз телеңнән баш тартуны ахмаклык дип саныйм.

Менә шушы җирдә бер-береңә хөрмәт, бер-береңне аңлау хакында сөйләргә кирәктер инде. Хөрмәт вә аңлау бары тик таҗик кешесе минем җиремдә минем телемне, гореф-гадәтләремне кабул итсә, мин аның җиренә барып аның кануннары нигезендә яшәсәм генә булачак. Ә ике якның да урысчага күчүе «бер-береңне хөрмәт итү» дип атала алмый, бу яраклашу була һәм төп халыкның ачуын чыгара. Хуҗа кеше үз мәнфәгатьләреннән баш тартмыйча, килгән «кунак» халыкның ихтыяҗларына аяк чалмыйча яшәгәндә генә хөрмәт була ала.

Ә инде телен оныткан җирле татарлар өчен урысчага күчү бөтенләй кирәкми! Бу маңкортлар аңа лаек түгел! Ни өчен икәнен дә аңлатам. Иң авыр елларда динне кемнәр саклап калды? Телен, милләтен җуймаган татарлар. Ягъни, татарлык динне саклап калды. Ә менә бу «телсез мөселман»нарның ата-аналары, әби-бабалары ул чакта ук инде диннән баш тарткан – милләтләреннән ваз кичкән булганнар. Димәк, татар җирендә Исламның сакланып калуында аларның өлешләре юк! Шулай булгач, бүген дингә килгән бу малай вә кызлар өчен генә без дә татар теленнән язарга тиеш түгелбез – алар ана телләрен өйрәнсеннәр, әби-бабаларының ялгышын төзәтсеннәр.

Мөгаен, мәчетләрдә 100 процент татарча гына сөйләшүгә күчү мөмкин түгелдер. Чыннан да, ана телен өйрәнә алмаган татарларга мөселман урысларга бер урыс телле мәчет булдыру ярый. Әмма шуннан артык түгел, калган мәчетләрдә вәгазь татар телендә генә булырга тиеш. Шулай ук, мәчетләрдә татар телен өйрәтү курслары ачу да әйбәт булыр иде. Моны миңа урысча вәгазе өчен тәнкыйтькә дучар булган имам әйтте. Килешәм, шәп фикер. Инде дин һәм милләтне берләштерү өчен мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинга бер фәтва гына чыгарасы кала. Аның милләтпәрвәрлеге республикада мәгълүм. Гомумән, Русиядә Ислам диненең төп сакчысы булып элек-электән татар саналган. Моны истә тотып хәзрәт бу гасыр башында ук фәтвалар әзерләп татар телендә вәгазь уку чикләре билгеләү кирәген искәрткән иде. Ул әле дә бу уеннан кире кайтмаган һәм бу гамәлнең кирәклеген дини нигездә расларга әзер.

Татарлыкны, ана телен саклау әле башка телләрдән баш тартырга кирәк дигән сүз түгел. Шәйхи Маннур әйтмешли: «Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел…» Әле шуның өстенә инглиз, француз, алман, гарәп, төрек, кытай һәм башка телләрне дә белсәң, дөньяда иң бай кеше буласың. Күз алдына китерегез, бер татар телен белгән килеш, сез никадәр төрки халыклары белән аралаша аласыз: үзбәк, казах, азәрбайҗан, кыргыз, көрд, төрек, төрекмән, уйгыр… Чама белән төрки телләрдә дөньяда дүрт йөз миллионлап халык сөйләшә.

Инде урыс телен белүнең фазыйләтләренә тукталыйк. Украина, Польша, Словения, Чехия, Черногория, Белорусия кебек илләрдә мин югалмаячакмын. Славян телендә дөньяда тагын 300 миллионлап халык сөйләшә. Бары татар һәм урыс телләрен генә белгән көе мин җир шарында яшәгән җиде миллиард халыкның 700 миллионы белән аралаша алам! Бу бит искиткеч шәп!

Русия премьер-министры урынбасары Игорь Шувалов Казанга килгәч: «Татарстанда яшәүче һәр кеше милләтенә карамастан татарча белергә тиеш. Славян, төрки, инглиз теле – бу бит нинди зур байлык!» – дип китте.

Русия хакимияте вәкиленең бу акыллы сүзләрен Татарстандагы урыс милләтчеләре аңларга тиеш иде, әмма һаман татар теле кирәкмәүне алга сөрәләр. Дөресен генә әйткәндә, аларның татарча белүе миңа түгел – үзләренә файдалы булыр, аралашу даирәсе артыр иде. Юк, империячел фикер сөреме аларның аңын томалаган. Әмма без бит Татарстанда беркемнең дә хокукларын кысмыйбыз, ә оятсызлар котырына дип үз җиребездә үз телебездән баш тарта алмыйбыз. Теләмисез икән, башкаларга да комачауламагыз, господа шовинисты! Ичмасам, олуг урыс шагыйре Лермонтовтан үрнәк алсыннар иде. Ул үзенең дустына язган хатында әйтә: «Татар телен өйрәнәм, ул Азиядә Европада француз теле кебек үк кирәк», – ди.

Искәндәр СИРАҖИ.

 

Комментарии