ТУГАН ТЕЛ БӘЙРӘМЕ ДӘВАМ ИТӘ…

ТУГАН ТЕЛ БӘЙРӘМЕ ДӘВАМ ИТӘ…

26нчы майда Әсәдулла йортында туган телгә багышланган бәйрәм булды. Кичәгә шактый халык килгән иде. Карыйм, таныш кешеләрдән залда генерал Акчурин, Хасәнә Хасян кызы, Мәймүнә Мөбәрәкшина, Закуан Даутов, Ринат Мөхәммәдиев, безнең язучы, шагыйрь Хәмит Хәлил, Әхәт Газизович, Зөлфирә Ильясова утыра, мин танымаганнар да җитәрлек иде. Мин аз гына соңлап килдем, инде тамаша бара. Кичәне алып баручы Фанилә ханым Шәрифҗанова, Г. Тукай шигырьләрен сөйләп бетергәч, трибунага Ринат Мөхәммәдиевны чакырды, Әхмәт Саттарны, Хәмит Хәлилне, Әхәт Газизовичны һәм Зөлфирә Ильясоваларны, алга утырырга сорады. Залдагы тамашачылар белән ике арада бәләкәй генә бушлык махсус калдырылган иде. Бар да урнашты, тик Әхмәт Саттар ни өчендер юк иде? Гомумән, соңгы вакытта сирәк күренә ул мондый кичәләрдә. Шулай ук Рауль Мирхәйдәрев дигән язучы да юк. Никтер язучыларыбыз сүлпәнәйде. Юкса, Мәскәүдә язучылар аз түгел, Г. Тукай бүләге ияләре генә дә икәү, берсе биредәге Ринат Мөхәммәдиев, икенчесе Миргазиан Юныс. Дөрес, Миргазиан абый олыгайды, әле больницада ята, диделәр. Ә калганнары кайда?

Кичәне Ринат Мөхәммәдиев ачып җибәрде, ул Тукай турында белгәннәре белән уртаклашты, татарның үткәне, бүгенге хәле турында сөйләде. « мәсьәләсен кайберәүләр дингә бәйләп карый, билгеле дә кирәк, әмма ләкин диннән күпкә олырак, чөнки ислам динен кабул иткәнчегә кадәрле үк татарларның үз телләре булган, моны кем дә инкарь итә алмый», диде ул. Халык ду иттереп кул чапты үзенә. Хәмит Хәлил шигырьләре дә тамашачы күңеленә хуш килде. Г. Тукайның «Тәфтиләү»ен тыңлап хозурландык. Әхәт Газизович: «Тукай шушы шигырен язганда өч көнлек гомере калган», – дип тә искәртте. Тукайның «Туган телен» русча тәрҗемәдә тыңладык. Гомумән, чыгыш ясаучылар бар да язмышы, аның бүгенге хәле турында сөйләде. Тамашачы да кул чабарга иренмәде, шагыйрьләрне, ялкынлы чыгыш ясаучыларны алкышларга күмде.

Бик матур бәйрәм килеп чыкты. Анда балаларның да катнашуы – ямь өстенә ямь булды. Балалар шушы Әсәдулла йортында белем ала. Төрле яшьтәге сабыйларга сокланмый мөмкин түгел. Укытучылары Асия Рахманиның, аларны бәйрәмгә әзерләп, зур тырышлык куйганы күренеп тора. 3 яшьлек сабый да Габдулла Тукай шигырен сөйләп җибәргәч, башкалары аны элеп алып, дәвам иткәч, ирексездән күзләр дымланды. Бу балалар, шушы яшьтән үк Тукайны белеп үсеп, татарлыкларын һичкайчан онытмас, дип ышанырга була. Инде хәзер үк татарга хас сыйфатларга ияләр: тәртиплеләр, акыллылар. Менә ни өчен Русиядә татарларны телдән яздырырга тырышалар, мәктәпләребезне ябалар, безнең балаларның шулай инсафлы, чын татар булып үсүеннән куркалар, булса кирәк.

Икенче төркемне Лилана Сафина укыта. Болары 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар. Алар тиз әйтелешле сүзтезмәләрен. татар халык мәкальләрен искә төшерде. Ә яшьләр арасындагы уен-викторинаны тамашачы кызыксынып күзәтте, уенда үзе дә бик теләп катнашты.

Лилиана Сафиуллина, Мәскәүдәге педуниверситетны тәмамлап, Әсәдулла йортында татар теле дәресләре укыта, афәрин аңа. Чөнки шушы уку йорты Мәскәүдә дистә еллап эшли, ничә чыгарылышны озатты, әмма бер Лилиана Сафина гына татар теле укытучысы булып калды. Ә калганнары? Кайсы кайда хезмәт куя, бар мәктәпләрдә урыс теле дәресләре укытып җан асраучылары, бар бүтән урында эшләүчеләре.

Яшьләрдән соң матур милли киемнәрдән үзешчән коллектив пәйда булды. Киемнәре белән генә түгел, җырлары белән дә безнең игътибарыбызны җәлеп итте алар. Ансамбльдә ике танышымны күреп, куандым. Якташым Әхләм Әбелһанов, икенчесе күптәнге танышым Фәйрүзә. Фәйрүзә ханым, кайчандыр, мин җитәкләгән үзешчән төремгә йөри иде, ул чакта аңа бер 17-18 яшьләр булгандыр. Зәбидә ханым Хаҗиева биюе дә күңелләребезгә хуш килде. Әлеге фольклор төркемнең хормейстры Сания Шакирова, ә җитәкчесе Наил Гарифҗанов икән. Бу әле яңа коллектив, әлеге бәйрәмдә беренче чыгышлары, диделәр.

Асия Рахмани белән сөйләшкәндә: «Әсәдулла Йортында балаларны ун еллар чамасы укытам, тик бу кичә беренчесе», – дигән иде. Моңарчы җитәкчелек кирәк санамады, ди ул. «Нигә кирәк татар теле» дип әйтүчеләр булган.

Әлбәттә, татарның үзенә кирәкмәгән татар теле, кемгә кирәк?! Хәзер эшләр милли якка борыла бугай, Хак Тәгаләбез бирсен дәрман, дөрес юлны күрсәтсен иде. Юкса, бер-беребез белән этләшеп беттек бит?

Бер карасаң, беребез дә начар-яман кешеләр түгел, ләкин үзара килешә алмыйбыз. Бу балә нидән килеп чыга соң? Бу мине бик борчый, шушы яман эшләргә каршы гел көрәшәм, көрәшкән саен дошманнарым арта гына бара. Дөрес, берәү дә минем турында начар сүз әйтми шикелле, ә шулай да кырын караучылар бар. Минем фикерем буенча, бу хәл тар күңеллелектән һәм наданлыктан. Алай дисәң, күп татарлар укымышлы, югары белемле, аларны надан дияргә тел әйләнми. Бәлки хикмәт безнең татарның үзендәдер… «Нигә кирәк татар теле» дип торганнар татар булып кала алырмы? Аның балалары татар булырмы? Белмим, үзе татар булса да, балалары, оныклары татарлыктан ваз кичкән затларга әверелер. Һәркем телебезнең кирәклеген аңлап, аны сакларга тырышса, без бүгенге хәлгә төшмәгән дә булыр идек? Мәшһүр галим Әбрар Кәримуллин искә төшә. Мин аның белән шактый таныш идем. Әбрар абый бәйсез, мөстәкыйль фикерле галим булды. Аны белмәгән ишетмәгән, китапларын укымаган кешеләр аз. Ул үз фикерләре белән башка галимнәрдән нык аерыла тора, аның китаплары һәрчак татар халкының ачы язмышы турында сөйли.

Менә шушы галим белән бәхәскә кереп киттем бит!? Эшчеләр токымыннан булсам да, мин дә мөстәкыйль фикерле кеше, әле җитмәсә табигатьтән бирелгән лидерлык сәләте дә бар. Дөреслек ягын эзләгәндә, икебез дә бер-беребездән ким түгел. Шул татар теле мәсьәләсе буенча бәхәс купты да инде ике арада. Мәскәүдә билгеле Диләфрүз ханым аркасында чыкты ул. Диләфрүзнең театр түгәрәген җитәкләгән чагы иде. Миңа: «Диләфрүз театр түгәрәгеннән балаларыбызны куган», – дип мишәрләре зарлана башлады. Ә мин Әбрар абыйга зарландым: «Ник алай эшли инде ул ханым, Мәскәүдә татар мәктәпләре юклыгын белә бит», – дидем. Ә моңа каршы Әбрар абый әйтеп ташлады: «Диләфрүз өйрәтергә тиеш түгел аларны», ди. Ә мин каршы чыктым. Шуннан соң арабыз суынды, Шалтыратышмый башладык.

Әбрар абыйның бер сүзе хәтеремдә: «Әллә инде без татарлар Хак Тәгалә тарафыннан, башка милләтләргә җисем иттереп тудырылганмы», – дигән иде ул. Ни өчен татар бүтән милләтләр кебек үзен саклый алмый, дип аптыраганы исемдә.

Әйе, татар саклый алмый үзен, ни өчен ул башка милләткә күчә? Сораулар күп, тик җавабы гына күренми әлегә.

Билгеле, без күп михнәт күргән милләт, җиңелгәнбез ансат кына, чөнки бабаларыбыз шушы хәлгә иске караштан караган: салымы, башкасы куркыткан. Тик аннан тормышның бүтән юнәлеш алып өлгергәнен сизми калганнар. Чөнки без сугышып яшәргә күнекмәгән, тыныч табигатьлебез. Күрәсең, дөньяга эшләр өчен туганбыз. Тик онытмаска кирәк, артык кыссаң, ат та чыгымлый башлый. Безнең дә сабырлыгыбыз, берәр кайчан җитмәс. Әлегә шунысы – лидерыбыз гына юк.

Мөхәммәт МИНАЧЕВ, ХД «Ватан» фиркасы лидеры.

Мәскәү шәһәре.

Комментарии