ТЕЛ ҮСЕШЕНӘ ИМАМНАР ДА БУЛЫША

Җәй җитүгә авылда шәһәрдәге балаларны көтә башлыйсың, чөнки тавык чүпләп бетермәслек эш башлана бит. Ә кыш көне инде авылда яшәүчеләр шәһәрдәге балалары янына кунакка ашыга. Мин дә Чаллыдагы, Түбән Камадагы улларыма, туганнарым, дусларым янына кунакка бардым. Шәһәрдәге иң зур үзгәреш шул: зур-зур коттеджлар, элиталы йортлар гөмбәдәй үсеп чыгып кына тора икән. Исең китәр. Татарча сөйләшүчеләрнең артуына сөендем. Ә алар Түбән Камада күбрәк кебек тоелды миңа. Кибетләрдә, аптекаларда бик ягымлы кызлары эшли.

Түбән Камада татарча сөйләшүчеләрнең күплеге имамнары Йосыф Дәүләтшин хезмәте дип бәяләр идем. Ул телевизордан да еш чыгыш ясый, «Туган як» газетасында мәкаләләре дә еш чыга икән.

Яңа өйләнешүче парларны мәчеткә чакырып әңгәмәләр үткәрәләр, пәйгамбәребез хәдисләрен өйрәтәләр. Үземнең ике оныгым да кияүгә чыкты. Матур итеп мөселманча киенделәр. Аллаһыга шөкер, зурлап никах укыды. Олы оныгымның уллары тугач, әти-әниләре белән киңәшеп татарча мәгънәле исем куйдылар. Исемеңә лаек булып үс, туруным (оныкчыгым) Булат, әти-әниеңә ярдәмчел булып үс.

Менә бу хәлләрдә имамнарның хезмәте зур инде.

Бу мәкаләне язып утырганда Түбән Камадан 5нче мәктәптә хиҗап киеп йөргән кызларны гаепләп сөйләделәр әле. Республика имамы вазыйфасын башкаручы Камил хәзрәт моны уңай хәл итәргә вәгъдә бирде. Анда 7 укытучы хатын-кыз да яулыктан йөри икән. Мөселманнар өчен бик матур күренеш инде бу, дип сөендем. Барчабызга Аллаһы кушканнарны үтәргә язсын. Үзебезнең телебез, гореф-гадәтләребез яшәсен.

Мәһрүзә ГАЗИМОВА.

Мамадыш районы, Шәдче авылы.

Комментарии