Язмыш сынавы

Язмыш сынавы

Адәм баласын ризык йөртә диләр. Ризык белән бергә язмыш җилләре кая гына очырмый да, кая гына илтеп урнаштырмый. Язмадагы геройларымны ачы язмыш Ватаннан аерып бик еракка илтеп ташлаган. Саф авыл егетеннән кем ясаган? Эчәсе суымы? Ризыгымы? Язмышымы? Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый диләр, әллә күрәчәкме? Күпләрне уйландырган сорау. Явыз Иван вакытында көчләп чукындырылган милләтләребез динен югалтса, Сталин чорында илен, динен, үз-үзләрен югалткан Ватандашларым турында нәрсә уйларга да кызганыч.

Киленебез Илсөя Гөлтаң Ураллы турында сөйләде. Аның ничәмә-ничә еллар буе Татарстаннан килгән укучы балаларга булышлык итүе, мәҗлесләр җыеп һәммәсен сыйлавы, саф татарча сөйләшүен һәм аны үзебезнең татар ризыклары белән сыйлап җибәрәсе килүен әйтеп, безгә кунакка алып кайтты. Төрек дусларыбызны Лаеш музее белән таныштырдык. Кыш ачы иде, су буена бозга алып төштек. Кайберләренең бозны беренче тапкыр күрүләре иде. Бозда ятып та, аунап та, шуып та карадылар. Балык тотып утырган балыкчыларның балыкларына гаҗәпләнеп фотога да төшерделәр.

Ә иң гаҗәпләнгәнем шул булды: чын әби-бабайларча сөйләм белән, әдәби телдә сөйләшүләре. Гөлтаң Ураллы минем сөйләмне 2 тапкыр дөресләп җибәрде, 2-3 сүзен русча кыстырып җибәрәбез, Гөлтаң апа әкрен генә рус сүзләрен татарчага әйләндереп төзәтмә ясап куя.

Мин аларның саф татар хатыннары кебек үз-үзләрен тотуларына, сөйләмнәренә шатланып та, сыкранып та, күңелемә тулган шушы шигырь юлларымны укып күрсәттем:

Төрек булып чит илләрдә тусам да мин,

Чит еракта гомер итеп ятсам да мин

Тәнем буйлап ага миннән татар каны,

Чит илләргә таралгандыр татар даны!

Телем, динем югалтмадым чит илләрдә,

Саф татарча сөйләшәмен илемдә дә.

Җиде буын бабаемның рухы тарта,

Гомер буе сызлап килгән йөрәгемдә.

Динем, телем саклап калдым,

Бирешмәдем язмышка.

Әби-бабам нәселенә,

Тап төшермәм ялгыш та!

Бу шигырь юллары минем йөрәктән чыккан кебек, минем уем, әйтәсе фикеремне язгансың, рәхмәт дип күз яшьләренә буылып үзенең әтисе язмышын сөйләп китте Гөлтаң апа. Аның әтисе Мөхәммәт – Урал таулары ягыннан Башкортстаннан була. 16 яшендә сугышка китә, чолганышта калып, әсирлеккә төшә. Сугыш беткәч, әсирлектән азат ителгәннән соң, туган якларына кайтырга батырчылык итми. Чөнки мондагы Сталин репрессиясен яхшы аңлый. Германиядә кала. Берничә елдан соң мөселманнар ягына кайтырга хыяллана һәм Төркиягә юл тота. Төркиягә кайтып урнашкач, исем фамилиясен үзгәртергә туры килә, чөнки ул елларда эзләүләр, тикшерүләр була.

Мөхәммәттән Мәхмүт Ураллыга әйләнә.

1921нче елгы ачлыктан соң Татарстанның Дөбъяз якларыннан килеп урнашкан татар кызына өйләнә.

Ә Башкортстанда яшәүче әти-әниләрендә көне-төне тикшерүләр, сорау алулар башлана. «Малаең әсирлектә булган, исән-сау, аны яшереп ятасыз», – дип төннәрен ишекне бәреп керә торган булганнар. Мөхәммәтнең әтисе бу кыерсытуларга түзми. Беркөнне военкоматка китә. «Сез минем 16 яшьлек улымны үзегез сугышка алдыгыз, исән икән, үзегез өйдән ничек алып чыгып киттегез, шулай кайтарыгыз! Эзләгез! Табыгыз!» – дип тавыш куптарганнан соң, чираттагы эзләнүләр, тагылулар бетә. Әти-әнисен тынычлыкта калдыралар.

Мөхәммәтне югалтканнан соң, әнисе янә бала таба. Күңеле белән баласын көтсә дә, югалуына ышанмаса да, төпчегенә дә Мөхәммәт дип исем куша. Еллар уза… Көннәрдән беркөнне абыйсының якларында икәнен белеп, (әлегә нинди шәһәрдә икәнен белми) Башкортстанда яшәүче энесе Төркиягә юл тота.

Төркиядә булган кешеләр күз алдына китерәдер, йөзләгән такси бер-бер артлы чыж-чыж килеп туктап кына тора. Башкорт егете бер таксига кереп утыра. Кая барырга икәнен дә белми, үзенең абыйсын эзләп килүен сөйли. Ә таксист бер татар егетен беләм, Урал якларыннан дип сөйли, әмма исеме Мөхәммәт түгел, Мәхмүт икәнлеген әйтә, таныштырырга тели. Мәхмүт Ураллы дөньяда үзенең энесе бар икәнен башына да китерми, ә күңеле нәрсәдер сизенә, үзенең яшьлеген хәтерләткән бу егеттә ул әти-әнисенең чалымнарын да тоеп ала. Ул үзенең үткәнен, ни өчен Мөхәммәттән – Мәхмүт Ураллыга әйләнүен бәйнә-бәйнә энесенә сөйли. Башкорт Мөхәммәтнең миллионлаган халык арасында, бер дә белмәгән илдә туп-туры абыйсына килеп җитүе үзе бер Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы дип уйлый. Абыйсының гомер буена туганнарын, әти-әниләрен бер күрергә тилмереп, сыкрап яшәгән Мөхәммәт – Мәхмүт Ураллыга көтмәгәндә энесе белән очрашу Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге, язмыш сынавы итеп кабул итәргә генә кала. 35 елдан соң гына Мөхәммәткә туган иленә, әти-әнисе белән очрашырга насыйп була.

– Без үскәндә әти-әнидән гел сорый идек, – дип сүзен дәвам итте Гөлтаң апа, – кешенең авылы, әби-бабасы бар. Безнең авыл кайда соң? Әби-бабайлар кайда?

Әмма әтиебез бер вакытта да үзенең үткәнен сөйләмәде. Инде әтиебез Мөхәммәт – Мәхмүт Ураллы арабыздан киткәнгә 6 ел вакыт узды. Соңгы елларда гына үзенең чын исемен, үткәннәрен аз-азлап кына сөйләп үтте.

– Үзенең бар күргән-белгәннәрен, кайгы-хәсрәтләрен, сагыш-сагынуларын барысын да үз эченә җыеп алып китте. Күпме генә сорашсак та, артыгын сөйләмәде. Үзе өчен түгел, туганнарына зыян килер дип кайгырып яшәде. Шуңа да балаларына төрек исемнәре бирде. Төрек исемнәре бирсә дә, балаларына да ана телен өйрәтте, туган телен югалтырга ирек бирмәде, – ди Гөлтаң апа.

Төрек Ватандашыбызга Лаеш шулпасын эчертеп, Лаеш шулпасының кыйссасын сөйләп, кунак итеп озатып калдык. Бик зур рәхмәтләр әйтеп, алар туган илләренә очты.

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА

Лаеш.

 

Комментарии