Диалект һәм гади сөйләм сүзләре

Диалект һәм гади сөйләм сүзләре

Гади сөйләм һәм диалект сүзләре (диалектизмнар) телебезнең сүзлек составында үзенчәлекле урын тоталар, һәм аларның хосусиятен аңлау, әдәби сүзләр белән нисбәтен дөрес билгеләү сөйләм культурасы (дөрес сөйләм) өчен әһәмияткә ия.

Гади сөйләм сүзләре – халыкның җанлы сөйләмендә киң кулланыла, тел ияләренең барысына да аңлашыла торган, әдәби тел өчен хас булмаган лексик берәмлекләр («әмәлләү», «ермачлау», «салу» (спиртлы эчемлекләр эчү мәгънәсендә), «чәлдерү», «кәттә», «апкилү», «мәйтәм» һ. б. ). Диалектизмнар – билгеле бер урыннарда гына яшәүче кешеләр теленә хас һәм шуларга гына аңлашыла торган сүзләр.

Гади сөйләм сүзләре белән диалектизмнарның бер уртак сыйфаты бар: алар әдәби хокукы булмаган сүзләр булып санала, һәм, димәк, аларны әдәби телдә куллану телнең лексик-семантик нормаларын бозу дип карала. Ләкин аларга һәр очракта да мондый бәя биреп булмый. Матур әдәбият әсәрләрендә (кайчак публицистик әдәбиятта һәм матбугатта да) гади сөйләм сүзләре һәм диалектизмнар персонажларның индивидуаль сөйләмен бирү өчен билгеле бер дәрәҗәдә кулланылырга мөмкин. Безнең татар әдәбиятында моңа мисаллар күп. Димәк, теге яки бу әдәби герой телендә очраган гади сөйләм сүзләре, диалектизм һәм жаргоннар язучының тел культурасы түбән булу турында сөйләми әле. Әгәр андый чаралар автор сөйләмендә урын алса, монысы инде тел нормаларын бозу булып исәпләнә.

Бу мәсьәләдә диалектизмнар аеруча игътибарга лаек. Кайбер язучылар әсәрләрендә (автор сөйләмендә дә) үзләренә таныш диалекталь сүзләрдән файдаланырга яраталар. Моның белән кайчак тәрҗемәче һәм журналистлар да мавыга. Мәсәлән, русчадан тәрҗемә ителгән китапларда, газеталарда «кортка» (карчык), «ызба» (өй), «куласа» (көпчәк), «ягалап» (буеннан, яныннан), «нәүрәп» (баз), «саз» (былчырак, баткаклык), «шае» (тикле, кадәр), «чучка» (дуңгыз), «кизләү» (чишмә), «пырдымсызлану» (көйсезләнү) кебек лексик диалектизмнар; «киләсе итте» (килергә булды), «елмаерга итте» (елмаерга теләде), «йөрмәле» (йөри торган, йөрергә һ. б. ), «тизентен» (тизрәк), «күрәсегез» (күрәсез), «иртәнчәк» (иртән), «баягынак» (бая) кебек морфологик диалектизмнар, «кели» (тели), «тушы» (шушы), «бәк» (бик), «җылан» (елан), «тишү» (чишү), «атай» (әти), «нәстә» (нәрсә) кебек фонетик диалектизмнар очрый. Радио-телевидение тапшыруларында катнашучылар да кайчак диалекталь сүзләр һәм формалар кулланып сөйлиләр.

Әдәби телгә диалектизмнарны кертергә тырышучылар болай эшләү әдәби телебезне баетуга китерә, дип уйлый. Бу – ялгыш фикер. Моны дәлилләү өчен, әдәби тел белән диалектизмнар нисбәтен кыскача гына аңлатып китик.

Әдәби тел формалаша барганда гомумхалык теленнән гади сөйләм берәмлекләренең, диалекталь сүзләрнең һәм формаларның үзенә кирәклеләрен сайлап алган. Хәзер исә әдәби телгә диалектлардан сүзләр бик аз алына. Ә аерым урыннарда яшәүче халык телендә сакланып калган тар кулланылышлы сүзләрнең әдәби телдә синонимнары бар, димәк, әдәби тел аларга мохтаҗ түгел. Андый сүзләрне куллану телдә буталчыклыкка китерә, чөнки алар халыкның күпчелегенә аңлашылмый. Мәсәлән, татарларның бөтенесенә дә аңлаешлы, барысы да куллана торган «карчык» сүзе бар икән, әдәби телдә нигә тагын «кортка» сүзен кулланырга? Әдәби норма хокукы алган «чүмеч» (аш чүмече) сүзе булгач, нигә аны диалекталь «бакрач» сүзе белән алмаштырырга? «Алма», «бай», «сакал» кебек диалектизмнарны әдәби телдәге һәм диалекттагы мәгънәләрендә дә куллана башласак, буталчыклык килеп чыгар иде (кайбер урыннарда бәрәңгене «алма», ирне «бай», иякне «сакал» дип атыйлар). Көнчыгыш районнарында туып-үскән кайбер язучылар «апай» сүзен «эне», «сеңел» мәгънәләрендә, Казан тирәсе районнарыннан чыккан язучыларның кайберләре шул ук сүзне «апа» төшенчәсендә куллана. Шулай итеп, бер үк сүз капма-каршы мәгънәдә кулланыла булып чыга. Мондый яңалыкның беркемгә дә кирәге юктыр, әлбәттә, һәм алай эшләү телне үстерүгә ярдәм итми, киресенчә, буталчыклык кына китереп чыгара. Әдәби телгә диалекталь сүзләр аларның синонимнары булмаган очракта гына алынырга мөмкин. Күренекле тел галиме В.Н. Хангилдин бу хакта болай дип язган: «Мәгълүм булганча, диалекталь сүзләрнең теләсә кайсын әдәби телгә тартырга (кертергә – Р.Ю.) мөмкин түгел. Беренче чиратта аларның әдәби телне баетырдайлары алынырга тиеш. Алар әдәби телдә булмаган сүз урынына алынырга яки яшәп килгән синонимнарга нинди дә булса төсмер өстәргә, синонимнарны аерырга яки киметергә ярдәм итәргә тиешләр». Әдәби телнең диалектизмнар мәсьәләсендәге төп бурычы да – кешеләрдә бердәм әдәби нормалар тәрбияләү, урыннардагы тар кулланылышлы сүзләрне әдәби сүзләр белән алмаштыру, ягъни диалектизмнарны әдәби телдән кысрыклап чыгара бару.

Бүгенге әдәбиятта һәм мәгълүмат чараларында татар теленең диалекталь сүзләрен куллануның зыяны икеләтә: беренчедән, бу укучыларның әдәби нормаларны үзләштерүенә комачаулый, икенчедән, тарихи чынбарлыкны бозуга китерә. Чөнки, мәсәлән, Дон казаклары тормышы сурәтләнгән китапны көнбатыш диалектына хас сүзләр кулланып тәрҗемә итсәк, бу үзенә күрә Дон казакларын Чистайга, Буага яки мишәр татарлары яшәгән башка берәр җиргә күчереп кую кебек булыр иде.

Диалектизмнар белән әдәби сүзләр хакында әйтелгәннәрнең мәктәптә укыту процессына турыдан-туры кагылышы бар.

Мәктәпнең төп бурычларыннан берсе – яшь буында әдәби тел нормалары тәрбияләү. Моңа укучыларның диалекталь сүзләр кушып сөйләвен булдырмау юнәлешендә алып барыла торган эшләр дә керә. Мәгълүм булганча, укучылар телендә билгеле бер урынчылыкка гына хас сүзләр әле шактый еш очрый. Бу хәл укытучыларга зур бурыч йөкли. Беренчедән, укытучылар, әдәби тел белән диалектизмнар мөнәсәбәтен яхшы белеп, кайбер китап, газета-журналларда, радио-телевидение тапшыруларында диалектизмнар урын алуга тәнкыйть күзлегеннән карарга, икенчедән, укучылар телендәге диалекталь хаталарны бетерү һәм булдырмау чараларын күрергә тиеш. Профессор Г.Ф. Саттаров әйткәнчә, «...диалектизмнарга каршы көрәш тел культурасы өчен көрәшнең нигезендә ята һәм аның иң мөһим тармагын тәшкил итә».

Гади сөйләм, жаргон һәм арго сүзләрнең, бигрәк тә тупас сүзләрнең аерым кешеләр сөйләмендә мул кулланылуы – аларның культура дәрәҗәләре югары булмавын күрсәтә. Бу мәсьәләгә укытучылар да игътибар итәргә тиеш. Аларның бурычы – укучылар телендә тупас сүзләр булдырмау, яшь буынның дөрес әдәби телдә сөйләвенә ирешү.

Газета-журналларда һәм кайбер матур әдәбият әсәрләрендә әдәби телдә синонимнары була торып та кулланылган диалектизмнар һәм гади сөйләм сүзләре: картәтәем, картәтием (бабам), картәнием (әбием), улан (олан, бала), яскану (кизәнү, янау), мендерү (менгерү), иртәгәге (иртәге), ардаклану (чистарыну), очсыз (арзан), очсызлану (арзанаю), очсызлы (арзанлы), саз (баткак, пычрак, былчырак), таю (китү), караю (каралу, тоныклану), бүгендәген (бүген дә), чирләүче (авыру), апай (апа), асаба (ир бала, олы карт кеше), чыкмалы түгел (чыгарлык түгел), киләсе итте (килергә булды), йөрәксеп (йөрәксенеп), дөбер күчерү (бик каты итеп), нәүрәп (баз), чучка (дуңгыз), пырдымсызлану (холыксызлану, кызу, ярсу), кизү (дежур), белем эстәү (белем алу), сала (авыл), корылтай (съезд), шәлке (?), мәрәкә (мәзәк), кимәл (дәрәҗә?), мәрәсим (?), күмәртәләп (күпләп), кадәрдәге (кадәрге), шае (кадәр), җәт кенә (тиз генә), уш (хәтер), кабалау (капшау, кармалау), кисәк (кинәт), хәзергәчтән (хәзердән), кортка (карчык), ызба (өй), куласа (көпчәк, тәгәрмәч), ягалап (буеннан, яныннан), кизләү (чишмә), йөртмәле (йөри торган), тизентен (тизрәк), күрәсегез (күрәсез), иртәнчәк (иртән), баягынак (бая), җылан (елан), тишү (чишү), сантый (акылга җиңел, аңгыра), кәтмәнләү (китмәнләү) һ. б.

Хәзер әдәби телебезнең дөреслегенә, кирәклегенә шик белдереп, аңа ревизия ясарга теләүчеләр күренә башлады. Бер мәгълүм журналист: «Урам телендә язарга кирәк, гади кеше ничек сөйләшә – шулай булсын», – дип язып чыкты. Кайберәүләр исә инде бу уйлап әйтелмәгән тезисны гамәлгә ашырып та маташа: газеталардагы язмаларында бөтенләй кирәксезгә, кыланып, гади сөйләм сүзләрен, рус сүзләрен, русча начар сөйләшкән кешеләр сөйләмендәгечә, кызыклык өчен булса кирәк, бозып куллана башладылар. Ягъни, үзләре әйткәнчә, урам телендә язарга омтылалар. Менә шулай, әдәби телебезне бозып, аны урам теленә әверелдерү омтылышы хөкем сөргәндә, бер язучының: «Нәфис әдәбият дип аталса да, ул тел сакчысы түгел, әдәбиятта тел кирәк кадәр генә кулланылырга тиеш. Мин моны ашка тоз салган кадәр генә дип билгелим. Телнең мөмкинлекләрен кулланып җитмәү дә (җиткермәү дип уйлыйк – Р.Ю.), артык мул итеп куллану да әдәби әсәргә зыян китерә... Әсәр ул ниндидер вакыйга турында сөйли. Тел анда шул вакыйганы тәэсирле итеп бирү максатыннан гына кулланыла», – дип язып чыгуына гаҗәпләнергә генә кала. Ничек аңларга икән бу авторның әдәбиятта тел ашка тоз салган кадәр генә кирәк һәм телнең мөмкинлекләрен артык мул куллану әдәби әсәргә зыян китерә дигән сүзләрен? Бу ниндидер сафсата. Әдәби әсәрнең бөтен тукымасы телдән тора бит. Шулай булгач, тел әсәргә ничек итеп ашка тоз салган кадәр генә кирәк булсын? Шулай ук тел әдәби әсәрдә вакыйганы тәэсирле итеп бирү максатында гына кулланыла дип әйтүне ничек аңларга?

Мең еллык алдынгы татар әдәбиятының камил теленә ниндидер реформа ясарга кем кушкан һәм моңа кем вәкаләт биргән икән ул, газиз телебездән гаеп табып, аны үзгәртергә маташучыларга? Аларга без шундый киңәш бирәбез: кирәкмәгән эш белән шөгыльләнгәнче, әдәби телебезне, шулай ук аның фәнен яхшылап өйрәнегез, тиешле хезмәтләрегезне бу телдә дөрес һәм матур итеп иҗат итегез. Моның халыкка һәм телебезне саклап үстерүгә файдасы булыр.

 Академик Рүзәл ЮСУПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии