- 04.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №43 (30 октябрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Башкалабызда студентлар Универсиадасы уңаеннан, шәһәребезне, Республикабызны бөтендөнья алдында танытырлык киңәшмәләр, очрашулар, халыкара спорт ярышлары үткәрелү турында әледән-әле язып, радио-телевидениедән сөйләп тордылар. Казаныбызга килгән кунакларга җиңелрәк булсын өчен, офислар исемнәрен, реклама элмә такталарын да латин хәрефләре белән яздылар. Әмма шунысы аңлашылып бетми, нигәдер «Qazan» сүзен гел «Kazan» дип язалар. Уйлап карагыз әле, үзара сөйләшкәндә Казан сүзен татарлар каты «къ» белән, «Qazan» дип әйтәләр бит. Ә менә рәсми затларыбыз моңа игътибар итми һәм телебезне кимсетә.
Универсиада вакытында башкалабызда меңләгән кеше килде. Алар алдында оятка калдык бугай инде.
Азат САФИН.
Казан шәһәре.
Комментарии