Кыланышлары киртәгә сыймый!

13нче октябрь көнне Аксубай районы мәгариф бүлеге мөдире Әминә Вәлиуллина «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалының «7 дней» тапшыруында: «Аксубайда мәктәбе кирәк түгел, район авылларында бар, шул җиткән», – дип белдерде. Шул ук тапшыруда кайбер теле укытучылары да: «Балаларны кеше итәргә кирәк», «урысча «ЕГЭ» бар бит», – дип, мәктәбе ачуга каршы чыктылар. Шулай милләтенә каршы сөйләп, иң зур аудитория җыя торган бу тапшыруда, инде тәмам телен югалтып бара торган халкыбызның, әйтерсең лә, аркасына пычак кададылар!

Ике ай элек Арчада узган август киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар теленең кирәклеге турында да берничә сүз әйткән иде. Шул чыгыштан соң да татар мәктәпләренә һәм татарча укытуга каршы мондый һөҗүм ясаулар бернинди киртәләргә сыймый!

Тапшырудан күренгәнчә, татар мәктәпләре булмаган район үзәкләре: Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Югары Осланда әле һаман андый мәктәпне ачарга ашкынып торучы юк икән. Эш башында Аксубай мәгариф бүлеге башлыгы кебекләр утырганда, әлбәттә, алар үзәкләрдә генә түгел, авылларда да калмас!

Әйтик, Әгерҗе районындагы иң зур татар авылы Тирсәдә хәзер урысча гына укыталар, данлыклы Иж-Бубый мәктәбендә дә – урысча гына. Тикшерә китсәң, Аксубай районы авылларында да шундый хәлдер.

Мәктәпләрдә хәзер: «Барлык фәннәрне дә татарча укытырга кирәк», – дип әйткән укытучыны табып булмый. Хәтта татар теле укытучылары да үз балаларын урысча укытуны хуп күрә. Янәсе, бала урысча укыса гына «кеше була». Чынбарлыкта исә туган телендә укымаган баладан берәр уртакул хезмәткәр генә чыгарга мөмкин. Андыйлар, әзрәк өскәрәк үрләп, кечкенә бер түрә булып алса, үзенең татар икәнлеген дә оныта, якташларына өстән карап йөри башлый. Аның, гомумән, кеше дип санарлыгы да калмый бугай.

«Урыс теле БДИ бирер өчен уңайлырак», – дип акланалар кайчакта, – ләкин бит мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылар күптәннән, БДИ кергәнче үк, татар мәктәпләрен урыс теллегә әйләндереп утыралар иде инде! Бу аяныч хәл татар укытучыларының һәм түрәләренең фикер йөртүе ни дәрәҗәдә тар икәнен күрсәтә бит. Гәрчә монда татар теленең бер гаебе булмаса да.

Галимнәр күптән исбат иткәнчә, туган телдә белем һәм тәрбия алган балалардан гына күренекле шәхесләр чыга. Мисалга, татарларны алып карасак та шулай ул – кайсы гына олы татар галимен алсак та – барысы да үз вакытында татар мәктәбен тәмамлаган. Шуны истә тотыйк!

Тәлгать ӘХМӘДИШИН.

Чаллы шәһәре.

 

Комментарии