Безнең бәйрәм безнекеме?

Мин «Безнең гәҗит»не бик яратып укып-танышып барам. Бигрәк тә милләтебезгә, җөмһүриятебезнең язмышына багышланган мәкаләләр ошый. Әле Искәндәр Сираҗиның ««Бәйрәм белән», милләт!« (№34, 28 август, 2013 ел) һәм Казаннан Фәрит Зәкиевның «Суверенитет көне алдыннан уйланулар…» (№34, 28 август, 2013 ел) дигән язмаларын бик бирелеп, дулкынланып укыдым. Чыннан да, безнең өчен нинди «бәйрәм» соң ул? Ул бәйрәмнең «б» хәрефе дә калмады бит инде. Искәндәр әйтмешли, аны безнең җитәкчеләребез «шәһәр көне» дип кенә әйтәләр бит. Иң гаҗәпләндергәне шул: ул көнне барлык оешмалар үз биналарының диварларына Русиянең дә байрагын чыгарып эләләр. Мин үзем ул көнне урамга чыксам, кәефем тәмам бозылып, үртәлеп кайтам. Русия империясеннән авырлык белән азатлык алган Татарстан җөмһүрияте шул көнне булса да ул байрактан башка яши алмый. Кызык та, кызганыч та. Бу бит абсурд. Нәрсә, безнең җитәкчеләребез суверенитет көнне түрәләр Мәскәүдән килеп, тикшереп йөрерләр дип куркалармыни инде? Ул көнне Мәскәү яңалыклар сөйләгәндә дә, ялгыш кына булса да безне искә алырга уйламый. Ә безнең Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиныбыз Русиянең нинди генә бәйрәме булса да, халыкны котларга атлыгып кына тора. Ул гына да җитмәгән, иң аянычы – Татарстанда «Бердәм Русия» дигән партияне төзеп, анда татарның «өресен» генә җыеп йөргәч, ничек инде суверенитет, мөстәкыйльлек турында хыялланырга, өметләнергә була ди? Эх, юк, булмады инде, күпме генә сызлансак та, хыялларыбыз тормышка ашмый бугай. Хәерле булсын!

С.МИННЕГӘРӘЕВ.

Минзәлә шәһәре.

 

Комментарии