Бер генә түгел, мең һәйкәл булсын!

Ел саен Хәтер көне алдыннан, Казан яклаучыларына һәйкәл кую мәсьәләсен искә алабыз. Быел, көтмәгәндә, милли хәрәкәткә дошмани саналган «Урыс культурасы җәмгыяте» (ОРКТ) оешмасының, басып алучы урыслар һәйкәле янына Казан яклаучыларына да һәйкәл кую тәкъдиме пыскып яткан теманы җанландырды. Чын күңелдән ясалган тәкъдим булгандырмы, мыскыллапмы, ничек кенә булмасын кайсыбер урыс шовинистларына да һәйкәл кирәк икән. Никтер ул Казан хакимиятләренә, түрәләренә генә кирәкми. Алар төрле-төрле сылтаулар табып, ул эшне мәңгегә сузып юкка чыгарырга уйлыйлар. Кемнән, нәрсәдән куркалар? Нинди генә һәйкәлләр юк татар җирләрендә. Халкыбызны үтергән, яндырган кешеләргә дә бар. Ватаныбызны, халкыбызны, динебезне яклап җан биргән каһарманнарыбызга гына алар арасында урын табылмый.

Казан яклаучыларына һәйкәл кую – безнең бик мөһим үтәлмәгән бурычыбыз булса да, ул зур эшнең бер кечкенә өлеше генә.

Заманча дөньяда, бүгенге шартларда, тарихи хәтерне, тарихны белү, аңлау, хөрмәт итү – ул милли аң нигезе, аның иң көчле коралы. Чөнки халкыбызның күпчелеге татар мохитеннән, мәдәниятыннан, милли тормыштан аерылган. Еш кына яшьләрнең милли аңы түбән дәрәҗәдә булуына зарланабыз. Ә каян килсен ул? Балалар өчен милли тарихыбыз, милли каһарманнарыбыз турында китаплар бармы? Аларны табып буламы? Татар телеканалларында бер генә булса да тарихи тапшыру бармы? Милли каһарманнарыбызга һәйкәлләр кайда? Бу шартларда балаларда милли аң тәрбияләргә авыр. Ә ансыз телебезне дә, мәдәниятебезне дә саклап булмый.

Бер генә түгел, хәтта ун һәйкәл дә җитми безнең бабаларыбызга. Һәрберебез якты дөньядан киткән ата-аналарыбыз, әби-бабаларыбызга кабер ташлары куябыз. Алар якын кешеләребез турында истәлек тә, буыннар арасындагы элемтәләрне дә саклый. Шулай ук һәрбер татарның Ватаныбызны, халкыбызны, динебезне яклап XVI-XVIII гасырларда сугышып һәлак булган, әсирлектә, коллыкта җәзаланган бабалары бар. Аларга татар җиренең һәрбер шәһәрендә, авылында кечкенә генә булса да һәйкәл, истәлек ташы куярга кирәк.

Татарстан юллары буенча барганда да безнең меңьеллыклы тарихыбыз күренми, Татар илендә булуыбыз сизелми. Күпме яулар, вакыт җимергән шәһәрләр ята кырлар астында, күпме халкыбызның каны, тире шушы җирләребездә аккан. Һәрбер тарихи урын (борынгы шәһәрме, сугыш урынымы) ничектер билгеләнергә тиеш. Безнең иң билгеле тарихи урыннар тирәләрендә дә (мәсәлән, Биләр шәһәрчеге, Иске Казан шәһәрчеге) аларга юл күрсәткән, алар турында мәгълүмат язган күрсәткечләр юк.

Һәйкәлләр Русиядә истәлек өчен генә кирәкми. Алар – дәүләт идеологиясе терәкләре. Безгә дә алар турында онытырга ярамый. Милли аңны үстерү, тарихи хәтер, буыннар арасында элемтәләр саклау өчен, милли традицияләрдә ясалган һәйкәлләр кирәк. Бер түгел, йөз, мең һәйкәл кирәк, һәм иң беренче чиратта, татар каһарманнарына зур һәйкәл куелырга тиеш. Алар халкыбызның аңында тарихыбызны Татар иленә ныграк бәйләргә тиеш. Аларның зурлыгы, кыйммәтлеге мөһим түгел: күренекле урында куелган гади истәлек ташы да зур файда китерә ала.

Бу эш урысларга кагылмый, Мәскәүнең дә аңа кагылырга хакы юк. Бу һәркайсыбызның бабаларыбыз алдында булган бурычы.

Наил ГЫЙЛМАН.

Комментарии