Яңа елны чиста өйдә каршы алырга кирәк

Яңа елны чиста өйдә каршы алырга кирәк

Башкала инде Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башлаган. Төрле сәүдә үзәкләре янында урнашкан матур чыршылар бу бәйрәмнең бик якында булуын исебезгә төшерә. Гадәттә, Яңа ел – яңа тормыш башы символы. Шуңа күрә күп кешеләр аңа аеруча нык әзерләнә. Яңа киемнәр ала, өйләрен бизи, төрле үзгәрешләр кертә. Соңгы эштә исә белән шөгыльләнүче кешеләр булышырга мөмкин. Чөнки нәкъ менә алар яңа тормышны ничек башларга кирәклеген бик яхшы белә. Сезнең дә беләсегез киләме? Алайса башкалада яшәүче белгече Эльвина Гариповадан алган интервьюбызны укырга тәкъдим итәбез.

– Фэн-шуй турында күп кешенең ишеткәне булса да, аның асылын аңлап җиткермәүчеләр дә бар. Кыскача гына әйткәндә бу термин нәрсәне аңлата соң?

– Фэн-шуй – тормышны, илне энергетик ташкыннар ярдәмендә күзалларга булышучы сәнгать. Бары тик ул гына киңлекне төрле тәэсир ала торган чикләргә бүлә ала. Алар арасында: мәхәббәт, сәламәтлек, финанс, эш чикләре. Шундый чикләрнең кайда урнашканын һәм ничек эшләгәнен белә торган кеше үзенең тормышына төрле-төрле позитив үзгәрешләр кертә алачак. Әмма, кызганыч, фән Фэн-шуйга бернинди игътибар бирми. Шуңа күрә бу сәнгатьнең бөтен «көчен» халык әле белеп бетерми.

– Алай булгач, аңа кайда һәм ничек өйрәнеп була?

– Аеруча актив рәвештә Фэн-шуйга чит илләрдә өйрәтәләр. Шундый илләр арасында Япония, АКШ бар. Анда бу сәнгать инде дистә еллар буе популяр. Русиядә дә хәзер төрле Фэн-шуй мәктәпләре ачалар. Тик анда да белгечләр күбрәк чит илнеке. Бу өлкәдә алга таба эшләргә җыенмыйча, бары тик үзегез өчен генә мәгълүмат алырга теләсәгез, Фэн-шуйга Интернет һәм китаплар ярдәмендә дә өйрәнеп була. Теләк кенә булырга тиеш.

– Күп кеше Фэн-шуй белән шөгыльләнергә тели, әмма нәрсәдән башларга белми…

– Бүген мәгълүмат алу чыганаклары күп. Бу өлкәдә кеше кытлык кичерми. Әмма еш кына сыйфатлы мәгълүматны табу кыен була. Әле Фэн-шуй белән таныш булмаган кеше кибеткә барып, матур, кыйбатлы китап алырга мөмкин, тик нәкъ менә шундый китапларда күбесенчә буш сүзләр язылган. Шуңа күрә бу сорауда китапның матур тышы түгел, ә илгә билгеле булган авторы мөһим роль уйный. Авторы булмаган язманы, китапны укып вакытны бушка уздырмагыз. Фэн-шуйны өйрәнә башлагач һәр детальләргә игътибар итегез. Үзегезгә гел, башта ничек иде, тормышта нәрсә үзгәрде, ни өчен шулай булды, дигән сорауларны бирегез.

– Фэн-шуй белән шөгыльләнеп зур уңышларга ирешкәннәр арасында күбрәк ир кешеләр. Ә, гомумән бу сәнгать кемне үзенә тарта?

– Статистик мәгълүматларга күз салсак Фэн-шуй белән шөгыльләнүчеләрнең 95%ы хатын-кызлар. Бу аңлашыла торган факт, чөнки гүзәл затлар өйдә гармония булуга күбрәк омтыла. Аңа өстәп хатын-кызларның интуицияләре яхшырак. Ә ул әлеге сорауда бик мөһим роль уйный. Шунысы кызык, Фэн-шуй белән танылган кешеләр дә бик кызыксына. Алар арасында: Алла Пугачева, Ричард Гир, Бред Питт, Дженифер Энистон һ.б. Билгеле факт, «McDonald’s» яңа кафены ачар алдыннан Фэн-шуй белгечләре белән киңәшләшә.

– Тормышны үзгәртер өчен нинди Фэн-шуй кагыйдәләренә таянырга кирәк?

– Бу сәнгать буенча кешенең тормышы аның өе белән бик нык бәйле. Анда барысы да тиешле урында торса, гармония булса, гаилә бәхетле яшәячәк. Берничә сүз белән әйткәндә, Фэн-шуйның төп кагыйдәләре түбәндәгеләр:

– өйдә мөмкинлек булганча күбрәк буш урын булырга тиеш;

– иске, кирәкмәгән әйберләрне саклау – ул яңалыкны, яхшылыкны кертмәү дигән сүз;

– эш һәм уку урыннары янында күзне «шатландыра» торган әйберләр булу сорала.

– Яңа ел белән бергә, өйгә чынлап та яңа, яхшы тормыш килсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Иң мөһиме өйнең бөтен бүлмәләрен әйбәтләп җыештырыгыз. Шулай эшләгәч, өйнең «иммунитеты» ныгыячак. Бу эшне 25, 29, 30 декабрьдә башкарсагыз яхшырак булыр. Якынлашып килүче 2014 ел алдыннан өйдә ремонт ясамау яхшырак. Ник дигәндә, Ат елы тавышны, диварларны җимерүне, төзү эшләрен яратып җиткерми. Күп кеше яңа ел каршы алганда яңа киемнәрне кисәм ел уңышлы узачак дип уйлый. Бу бик үк дөрес түгел, чөнки чынлыкта энергиянең алышыну вакыты, Фэн-шуй буенча яңа ел килү көне – ул 4 февраль.

Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА.

КФУ студенты.

 

Комментарии