- 31.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №51 (26 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Яңа елны безнең эрага кадәр үк бәйрәм итә башлаганнар. Бу бәйрәмне б.э. кадәр 46 елда, беренче булып, Юлий Цезарь кертә. Борынгы Римда, 31 декабрь көне сайлау алласы Януска багышланган була. Янус ике башлы итеп сурәтләнгән. Аның бер башы алга, икенчесе артка карап торган. Гыйнвар ае, ул алла хөрмәтенә шулай дип аталган да инде.
Иң беренче булып, Яңа ел Тын океанда урнашкан Кирибати утравына килә. Иске елны исә, иң соңгы булып, шул ук океанда урнашкан Милуэй утравында озаталар.
Русиядә Яңа елны XV гасырга кадәр төрлечә каршы алганнар. Ел йә 1 марттан башланган, йә 1 сентябрьдән. (Ел саен аны ничек билгеләгәннәрдер, анысын әйтә алмыйм.) XV гасырда исә Яңа елны 1 сентябрьдә каршылый башлаганнар. Русиягә бик күп яңалыклар керткән Петр I указы буенча, 1700 елда Яңа елны 1 гыйнварда каршы алалар. Бу гадәт бүгенгәчә сакланып килә.
Яңа елның иң күркәм традициясе – ул чыршы бизәү. Бу гадәт безгә 1800 елларда гына кергән. Ә гомумән, Яңа елда чыршы кую иң беренче булып Германиядә барлыкка килгән икән. Анда Изге Бонифация белән бәйле риваять яши. Имештер, Бонифация мәҗүсиләргә аларның диненең көчсезлеген күрсәтү һәм христиан динен күтәрү өчен имән агачын кискән. Бу имән урынына пихта үсеп чыккан. Шуннан бирле, Раштуага ылыслы агач бизи башлаганнар.
Һәр илдә Яңа ел белән бәйле төрле ышанулар, юраулар, гадәтләр бар. Мисал өчен, Италиядә, Яңа ел алдыннан иске әйберләрне ташлыйлар. Кубада исә халык барлык чиләкләрне, тасларны су белән тутыра һәм сәгать телләре 12 сукканда, шул суны тәрәзәләрдән түгә. Японнар Яңа ел төнендә 108 тапкыр кыңгырау чыңлаталар.
Ә без танып-белгән кешеләр Яңа елны ничек каршылый? Алар гаиләләрендә нинди традицияләр бар икән?
Салават Миннеханов, җырчы:
– Яна елны һәр ел әти-әнием белән каршыларга тырыштым. Әлбәттә, өстәлдә тәмле-тәмле ризыклар, бәлеш, каз, мандариннар… Ә бу елны, үземнең хәләл җефетем белән каршылаячакмын. Безнең әле гаилә традицияләребез юк һәм бу Яңа ел безнең бергә каршы алган беренче Яңа ел булачак. Традицияләрне киләчәктә кертербез дип уйлыйм. Яңа елны каршы алганнан соң, әти-әниләр янына кайтырбыз дип торабыз.
Рөстәм Гайзуллин, К. Тинчурин исемендәге театр артисты:
– Яңа елны гадәттә гаилә белән каршылыйбыз. Бездә әллә нинди үзгә гадәтләр юк. Йә авылга кайтабыз, йә өйдә генә каршы алабыз. Соңгы ике елны алып баручы буларак эшләп каршы алдым. Быел ял итәргә чамалыйм, бәлки…
Ранил Нуриев, җырчы:
– Без Яңа елны гел гаилә белән бергә каршы алабыз. Яңа ел төнендә дуслар белән бергә буласыбыз килсә, сәгать 12не суккач, гаиләдә бер-беребезне котлаганнан соң гына, дусларыбыз белән очраша идек. Безнең гаиләдә барысы да – бик күңелле, шаяннар. Һәрберебез сюрпризлар, бүләкләр ясарга ярата. Быел Яңа елны туганнардан еракта каршы алырга планлаштырам. Чөнки Русиядә булмаячакмын. Шуңа да карамастан, инде барысына да бүләкләремне әзерләп куйдым.
Римма Бикмөхәммәтова, журналист:
– Яңа ел бәйрәменә минем дә, туганнарымның да әллә ни исе китми. Ләкин Яңа елга барыбыз да бергә җыелырга тырышабыз. Табын әзерлибез, мунча ягабыз. Бездә бала-чага күп, ә аларга бәйрәм кызык, шуңа күрә без күбрәк аларның күңелен күрергә тырышабыз. Чыршы куябыз, төрле уеннар уйлап табып, алар арасында бәйге оештырабыз. Алдан, мәсәлән, конкурс игълан итеп, аларның һәркайсына хат салабыз. Узган ел кем күпме дога ятлый, шуңа супер бүләк дип вәгъдә иттек. Үзара ярышып ятладылар, бүләкләрдән дә канәгать калдылар. Аларга күңелле булгач, безгә дә кызык, тамаша караган кебек утырабыз. Сәгать 12не суккач, шулай гадәтләнгән: һәрберебез теләкләрен әйтә, аннары барыбыз да бергәләп дога кылабыз.
Марсель Мәхмүтов, тамада, театр училищесында балалар «Нур» студиясенең иҗат җитәкчесе:
– Мин гадәттә эштә каршы алам! Ә Яңа елны без 1 гыйнварда туганнар–дуслар белән кабат каршы алабыз. Бу инде традиция. Чөнки 31 декабрь көнне акча эшләү мөмкинлеген кулдан ычкындырасы килми.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Комментарии