- 31.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №51 (26 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
«Мәйдан» музыкаль телеканалы шулкадәр остарды ки, хәтта күп еллар эшләп килгән кайбер каналларга чын мәгънәсендә конкурент була башлады. Халыкара чараларга кадәр турыдан-туры эфирда трансляцияли алуы – бөтенләй могҗиза.
Шул «Мәйдан» каналында яратып карый торган бер тапшыруым бар. Ул да булса – «Яшьлегем чишмәләре». Яшь кенә булсам да, элеккеге моң белән тәрбияләнгәнгәме, әлеге тапшыруга чакырылган кунакларның – элек бик танылган җырчыларның, нәфис сүз осталарының, язучыларның, башка билгеле шәхесләрнең чыгышларын йотылып тыңлыйм. 2013нче елда 40ка якын тапшыру әзерләнеп, кемнәр генә бирегә кунак итеп чакырылмаган иде.
12нче гыйнвар көнне Филармония концертлар залында «Яшьлегем чишмәләре» дип аталган ретро концерт узачагын һәм анда шушы тапшыруга килгән кунакларның барысы да чыгыш ясаячагын белгәч, бу тапшыруны алып баручы автор-башкаручы Нурзәдәгә шалтыратып алырга булдым.
– Нурзадә, шулкадәр кешенең сәхнәдә чыгыш ясавын берничек тә күз алдына китерә алмыйм… Бигрәк тә анда җыелган кешеләр төрлесе төрле жанрда эшләүчеләр булганда…
– Бу, чын мәгънәсендә, шоу булачак. Биючеләр бии, җырчылар җырлый, нәфис сүз осталары сөйли… Моңа кадәр булган типик концертлардан аермалы буларак, бу кичке уен форматында оештырылган тамаша булыр дип уйлыйбыз.
– Ә сценарийны кем язды?
– Алмаз Хәмзин. Без бу тамашаны бергә алып барачакбыз.
– Бу тамаша үзенә күрә бер бәйрәм дә бит әле – Искечә Яңа елны каршы алу. Җыен ыбыр-чыбыр чыгыш ясаган концертларга да билет хакы 700 сумнан да ким тормый, ә монда ял вакытларында, нинди танылган җырчыларга да билет хакын нибары 200-300 сум итеп куйгансыз.
– Бу тамашаның максаты акча эшләү түгел. Аннары бу концертка күпчелек өлкән буын вәкилләре киләчәк дип уйладык. Аларның сез әйткән 700 сумны түләп йөрү мөмкинлеге дә юк. Дөресен генә әйткәндә, бу символик бәя.
– Шундый зур җырчыларны чакыргансыз, ә алар концертта катнашуга каршы килмәдеме? Алайса бит кайбер яшь «җыру җырлаучыларның» да, «минем тавышым брэнд» дип, үзен артык югары бәяләүчеләре бар.
– Юк, берәү дә каршы килмәде. Аларның күбесе инде олы яшьтәге кешеләр, сәхнәне сагынып торалар. Бер-берсе белән күрешү дә – алар өчен бер бәйрәм! Алар күп еллар күз өстендә каш кебек балкыган, халыкны мәдәнияткә өндәгән шәхесләр. Алар хәзерге яшьләрдән аермалы буларак, искиткеч гади, самими һәм аңлый белүчән.
Ретро тамаша дигәч, аңлагансыздыр, биредә без күптәннән яратып тыңлаган, күпләребезнең өйләрендә хәтта пленкалы кассеталарда җырлары сакланучы танылган җырчылар катнашачак. Хәмдүнә Тимергалиева, Рәшит Сабиров, Фердинант Сәләхов, Флера Сөләйманова, Искәндәр Биктаһиров, Венера Ганиева, Зөлфия Һәм Җәвит Шакировлар, Мирсәет Сөнгатуллин, Айдар Фәйзрахманов, Азат Тимершәехләр… Аларны бит санап та бетерә торган түгел. Әйтик, күптән сәхнәдә күренмәүче, ләкин сагындырган җырчылар да биредә бик күп булачак. Сәнифә Рангулова, Гөлзада Сафиуллина, Эльвира Розали, Лидия Әхмәтоваларны соңгы тапкыр кайчан күргәнегез бар? Күптәнме?! Килегез һәм күрегез! Алардан башка да кеше күп булачак әле. Гайфулла Абзалов, Клара Хәйретдинова, Рәфыйк Таҗетдинов, Зөфәр Хәйретдинов, Марсель Иванов, Камил Кәримов, Шәмсия Җиһангирова, Риф Гатауллин, Азат Хөсәенов, Зәйтүнә Яруллина, Әсхәт Хисмәтов, Рөстәм Сәрвәров, Илсур Сафин, Халисә Шәрәпова, Әнәс Хәлиуллин, Эльба Закирова һәм Виктор Шәрәфетдинов, Таһир Латифуллин, Әлфия Хәбибуллина, Кирам Сатиев, Ядкәр Хәбибуллин, Галимҗан Гыйльманов, Рәзил Вәлиевләрне дә күреп сөенерсез.
Филармония кассасы тел. 277-18-22
Илдинә ЯДКӘРОВА.
Комментарии