- 31.01.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №5 (1 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Хәтеремдә – күп еллар элек Буа районындагы «Коммуна» хуҗалыгы тирәсендә шау купкан иде. Аның җитәкчесе Җәүдәт Хөсәенов нинди генә гөнаһларда гаепләнмәде. Шикаятьләр күтәреп миңа да килделәр. Без зар ишеттек тә, чыгып йөгердек түгел, вәзгыятьне өйрәнәбез. Чөнки еш кына шикаятьнең нигезсез булуы да ачыклана: кемнәрдер, журналист кулы белән менә шулай үч алырга ниятли. Мин сораштыра торгач, «Коммуна» тирәсендәге вәзгытьнең дә бертөрле генә булмавын аңладым. Һәм үзем юлга чыктым. Беркемне кисәтми, капыл килеп төшә торган гадәтем бар, шикаять тикшергәндә. Бу юлы да шулай иттем. Хуҗалык җитәкчесе белән иң соңыннан гына очраштык. Минем «актарынып» йөрүем турында аңа җиткергәннәр иде инде. Әмма миңа юлымда очраган бер генә кеше дә зарланмады, бары тик рәхмәт, җитәкчебездән уңдык, без эшле дә, ашлы да дип, һәркем сөенә-сөенә шатлыгы белән уртаклашты. Әгәр берәр түрә ияртеп йөрсә, мин халык курка, дияр идем. Юкса, исемегезне дә әйтмим, чын дөресен сөйләгез, дип кыстап та карадым. Әнә шулай хуҗалык җитәкчесе белән очрашканчы ук мин инде шикаятьләрнең нигезсез икәнен аңлап өлгергән идем. Хәер, булдыклыларны пычрату, юк урында яманлык эзләү белән шөгыльләнү үзе үк гөнаһ булыр иде.
Бар да чагыштыруда күренә. Әнә шундый төзек, мул тормышлы авыллар күрсәм, ирексездән үз туган ягым белән чагыштырам. Бездә дә авыллар төзек анысы – бу татарның яшәү рәвеше бит. Ә менә эшле булу ягыннан авылларыбыз бик кимчелекле. Ярым җимерек фермалар, буш тораклар, сазда интегүче ач терлекләр… Бу минем туган ягымны алган инвестор «Вамин»ның авылымнан «амин» ясавы булып чыкты. Ә «Коммуна»да коммунизм шул. Әнә сыер савучылары гына да уртача 20 мең сум тирәсе хезмәт хакы ала. Механизаторларның да шул чама чыга. Тораклар тулы мал. Һәркайда эш гөрли. Кырлары мул уңыш белән сөендерә. Анда чүп үләне күрмәссең. Гараж тирәсенә сугылсаң, анда нинди генә техника юк. Музейларга гына куярлык совет тракторлары… Аларны музейга куярга да, гамәлдән чыгарырга да җыенмыйлар. Эшләтү җаен күрәләр. Мондый тракторлар хәзер кайда бар? Аларны бит теге болганчык 90нчы елларда турап, металл калдыкларына тапшырып, акчасын кесәләренә салып куйдылар. Ә биредә Җәүдәт Хөсәенов гасыр буе җыелган байлыкны туздырырга юл куймаган, «Коммуна»ны элекке колхоз принцибында саклап калган. Бүген дә гөрләп эшләп ята бу хуҗалык. Авылга инвестор, ярдәмче хуҗалык кирәк дип түгел, ә менә шул авылның үз көче белән дә яши алырына бер үрнәк мисал ул «Коммуна». Биредә һәрнәрсә планлы, алдан хисапланган, бар да тәртиптә. Әйтик, теге яки бу сәбәп белән уттай эш вакытында туктап тору ихтималы, биредә ят күренеш.
Менә шундый булган, уңган хуҗалык һаман да шулай мул тормышлы көн күрә микән, дип уйланып йөри идем, телефоным шалтырады. Хуҗалык рәисе Хөсәенов Җәүдәт Сәлих улы икән: «Хуҗалыкта эшли башлавыма 30 ел була, шул юбилейны билгеләп үтәргә ният бар иде. Бу, үзенә күрә, безнең узган тормышыбызга борылып карау да, нәтиҗә ясау да булыр иде. Әгәр килеп чыга алсагыз, мин бик сөенер идем», – диде ул. Мин дә сөендем. Булдыклы кеше белән аралашу ул бит күңелгә илһам бирә, рухны ныгыта. Зарланырга, гел соранырга гына күнегеп килгән бу заманда, әнә шулай барын да булдырган олпат җитәкче белән тагын бер кат аралашу өчен очрашырга вәгъдә бирдем.
Газетабызда «Коммуна» хуҗалыгы турында мәкаләләр чыккалаган икән. Аларны да барлап алдым. Димәк, сөйләшер аралашыр сүзләр күп булачак. Инде форсаттан файдаланып, Җәүдәт әфәндене хезмәт юбилее белән котлыйбыз. Әле бик озак еллар шулай булдыклы җитәкче булып, ширкәтне тагын да баетып, зур-зур казанышларга ирешергә насыйп булсын.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии