Яңа ел төнендә дуңгыз булып мыркылдасаң, уңыш киләчәк?

Яңа ел төнендә дуңгыз булып мыркылдасаң, уңыш киләчәк?

Яңа елны каршы алганда берничә кагыйдәне үтәсәң, елың һичшиксез матур һәм муллыкта узар, дип киңәш бирүчеләр күп. Үзеннән үзең ышана башлыйсың. Яңа ел алдыннан могҗиза барлыгына ышанасы килә шул… аннан соң, кайбер белгечләр дә әйтә бит: кеше әгәр бер нәрсәгә бик нык ышанса, ул һичшиксез кабул булыр, диләр…

Яңа елны, һичшиксез, чиста йортта каршыларга кушалар. Шуңа күрә өй җыештыру – иске елда башкарылырга тиешле иң мөһим мәшәкатьләрнең берсе. Җыештыру эшләрен бәйрәмгә берничә көн кала башкару хәерле. Әгәр дә Яңа ел алдыннан гына җыештыруга керешсәгез, йортка килә башлаган уңышны ишек төбеннән үк куып җибәрү куркынычы бар икән. Җыештырган вакытта, пычрактан гына түгел, ел буе сезне озатып барган уңышсызлыклардан да арынам дип хис итегез.

Күп кенә хорафатлар яңа ел табынына куелачак ризыклар белән бәйле. Аларның берсе болай ди: Яңа ел өстәлендә кысла булмаска тиеш, юкса, ел буе артка таба гына шуышырсыз.

Быелгы бәйрәм өстәлендә дуңгыз ите дә булмаска тиеш, диләр, шуңа күрә салатлар ясаганда кайберәүләрнең хәләл колбасаларга күчәсе булыр.

2019нчы ел уңышлы булсын өчен, сәгатьләр сугарга берничә минут кала мандарин әрчеп, аның бер телемен ашап, калганын чыршы төбенә куярга кушалар.

Әгәр узып баручы елда сезнең өйдә гаугалар, ызгышлар күп булган булса, өстәлнең аякларын ак тукыма белән урагыз – бу гаиләгә тынычлык һәм сөю китерер, дип фаразлана.

Сәер булса да, тагын бер киңәш: сәгатьләр сукканда теләк теләр алдыннан өч мәртәбә дуңгыз кебек мыркылдасагыз, Сары Җир Дуңгызы бу теләкләрне тизрәк тормышка ашырырга ярдәм итәр, имеш.

Яңа 2019нчы елда сезнең гаиләгә күп итеп акча килсен, йортыгыздан муллык һәм бәрәкәт һич китмәсен өчен дә берничә әйбер эшләргә була. Сәгатьләр суккач, әйтик, шампан шәрабын ахырына кадәр эчмичә, аңа акча салырга була. Бу көнне чүп ташламагыз, кешедән бурычка алмагыз һәм бирмәгез.

Билгеле, Яңа ел төнендә дуңгыз булып кычкырыгыз да, череп баеп китәрсез димибез, әмма кызык өчен генә берәрсен эшләп карарга мөмкин. Бәлки очраклылык белән генә булса да, уңыш юрап китерерсез?

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии