- 30.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №34 (29 август)
- Рубрика: Аулак өй
Бар сәнгатьләр арасыннан безнең өчен иң мөһиме – кино, дигән В.И.Ленин. Бу сүзләр әйтелгәннән соң күпме фильмнар төшерелгән, кино тарихында никадәр үзгәреш булган. Бүген телевизордан дистәләгән фильм карарга мөмкин. Димәк, кино сәнгате дә сыйфат турында онытып, сан куу ягына күчкән дип нәтиҗә ясый алабыз. Шуңамы, бер караган яңа фильм иртәгә инде онытыла, аны яңадан карыйсы килми дә. Элеккегеләрен исә әле дә яратып карыйбыз. «Девчата», «Три тополя» фильмнарын үзем дә елына бер-ике тапкыр карамасам, күңелгә нидер җитми. «Кин-дза-дза!» фильмын хәтерлисезме? Андагы һәр җөмләне ниндидер бер цитата итеп аерып карарга мөмкин, ләбаса. Яңа ел бәйрәменең бер символына әйләнгән «Ирония судьбы» да туйдырмый.
Узган атнаның җомгасында «Мир» кинотеатрына атлаганда әнә шуларны уйлап бардым. «Татаркино» дәүләт учреждениесе татарча комедия төшерергә җыена һәм кастинг уздыра икән. Катнашучыларның яше дә, һөнәре дә мөһим түгел. Кем генә килсә дә, шартлар бер: залга кереп басасың һәм сиңа нинди дә булса сценарий уйнап күрсәтергә кирәк. Үзең әзерләп килгәнне түгел, ә жюри әгъзалары кушканны.
Жюрида кемнәр бар иде дип тә сорарсыз әле? Комедиягә сценарий язучы Илфак Шиһапов, «Иҗат» ААҖ җитәкчесе Ринат Гыйниятов, «Зөләйха» фильмында сорежиссер буларак билгеле Рәмис Нәҗмиевлар нинди генә сценарий уйлап чыгармады. Һәр катнашучыныкы үзенә күрә катлаулы, кызык, үзенчәлекле дә иде. Кастингның башыннан ахырына кадәр утырмадым, чөнки бирегә килгән 200гә якын кешене иртәнге 10нан кичке 6га кадәр энә күзеннән үткәрделәр. Аңа нервыларым түзмәс иде, мөгаен.
Әле 200 генә түгел, тагын да күбрәк кеше буласы иде, кастингтан чыгучылар үз хис-кичерешләрен уртаклашкан арада кайберәүләр ишек төбеннән үк кире борылды. Әйтик, татарча белмәүчеләр (чөнки интермедияне татар телендә генә күрсәтәсе иде), куркып калучылар кайтып китте.
Ул арада мин кастингтан чыгучылар белән аралашып алдым:
Александр Алакшин, 21 яшь, Казаннан:
– Кастинг турында интернеттан укыдым. Анкета тутырып җибәрдем. Минем татарчам бик яхшы димәс идем, шулай да, аралаша алам дип саныйм, чөнки мин укыган 78 мәктәптә татар телен бик яхшы укыттылар. Хәзер мәдәният һәм сәнгать институтының 3 курсында укыйм. Кастингта миңа башкаларга караганда да авыррак бирем бирделәр дип саныйм. Имеш, мин кемнәндер гитара алып торганмын һәм шуны ватканмын икән. Хәзер миңа акланырга кирәк. Бераз каушап калдым, ни әйтергә белмәдем. Кешеләрнең уйнавын алдан карап өйрәнеп торсам да, авырга туры килде. Әнә, бер кызга Метшиннан интервью алырга куштылар. Аныкы кызык булды.
Алсу Шәриф, 21 яшь, Башкортстанның Илеш районы, Бишкурай авылыннан:
– Казанда укыйм. Мине җырлар язучы Җәүдәт абый Гыйльманов кастингта катнашып карарга чакырды. Кечкенәдән бер генә хыялым бар – сәхнәгә менү! Шуңа күрә хәзер вокалга йөрим. Кастингтагы бирем бик авыр булды дип саныйм. Имеш, мин продюсерга керәм һәм аннан җыр сатып алмакчы булам. Акча белән түгел, ә тәнем белән. Шундыйрак намеклар белән мин аны ризалатырга тиеш идем. Ниндидер бер симез ирне продюсер роленә куйдылар. Яшь егетне куйган булсалар, бәлки, талантым тагын да ныграк ачылган булыр иде дип уйлыйм.
Рәйхан Фатыйхов, 24 яшь, Балтач районы, Нормабаш авылыннан:
– Кастинг турында дусларым шалтыратып әйтте. Кинога төшәм дип хыялланып йөргәнем булмады, монда да кастингны узу-узмау артык мөһим түгел иде. Кеше күреп, үземне күрсәтеп кайтырга бер җай гына булды инде бу. Миңа бирелгән сценарий иң кызыгы булды. Имеш, мин колхоз рәисе һәм кул астымда эшләүче сыер савучылар Казанга китеп барган икән. Мин алар өчен эшләргә яки шул эшне бик «грамотный» итеп башкаларга йөкләргә тиеш. Бу биремне ерып чыктым дип саныйм. Шуңа өстәп әле мине җырлатып та карадылар. Вәт!
Зөлфия Буданова, 25 яшь, Ульяновск өлкәсеннән:
– Кастинг турында интернеттан укып белдем дә килеп карарга булдым. Үзем әле икенче елын гына Казанда яшим, читтән торып менеджерлыкка укыйм. Бу шәһәргә килүемнең төп максаты да кино белән бәйле. «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалыннан «Яланаяклы кыз» фильмын күрдем дә Казанга килеп үземне сынап карыйсым, кинода төшәсем килде. Үз хыялыма аз гына якынайдым дип саныйм, чөнки хәзер бу искиткеч матур шәһәрдә яшим. Сценарием бик кызык иде. Супермаркетка кереп «якынлык вакытында саклану чарасы буларак кулланылучы предметны» кассирдан сорап алырга кирәк иде. Имеш, сорарга оялам һәм аңа ничектер читләтеп аңлатырга кирәк.
– Исемен әйтергә теләмәгән бер кыз, 15 яшь:
Кинода төшәргә хыялланганга, әти-әнием сүзенә дә игътибар итмичә, Казанга барып кайтырга булдым. Шушы кастингка килдем. Кемдер минем сәләтемә, булдыра алуыма ышанмый икән, мин дә әле үз-үземә ышанмаска тиеш дигән сүз түгел. Бирем әллә ни авыр булмады. Кастингның тамадасы булып уйнап күрсәтәсе иде. Ул биремнең уйламаганда-көтмәгәндә бирелүе һәм бер мизгелгә югалып калуың гына кыенрак. Уйларга бер-ике минут бирсәләр, фантазиягә дә, актерлык осталыгын күрсәтергә дә мөмкинлек күбрәк булыр иде.
Кастингка килүчеләр арасында татарча кинода төшеп караган кыз-егетләр дә күренде. Шуларның берсе кино төшерү өчен кешеләрне «урамнан җыйганга» зарланып алды: «Аның өчен профессионаллар кирәк. Тагын бер елгы кебек шулай кастинг уздырган булырлар да, кино төшерер чак җиткәч, училищеларга барып, актерларны алырлар», – диде. Юк, бу сүзләр белән һич тә килешә алмыйм. Һәркем белән аның хыялы, теләге, омтылышлары идарә итә. Әгәр кемдер кинода төшәргә хыяллана һәм аның шундый сәләте бар икән, нигә әле үзеңне сынап карамаска ди?! Бирегә килүчеләр арасында да очраклы кешеләр булмагандыр һәм лаеклылар гына бу сайлауны узар дип уйлыйсы килә.
Исеме дә, җисеме дә – СССР
Русиядә булган Кино көне уңаеннан, бигрәк тә «Татаркино» дәүләт учреждениесе уздырган шушы кастингтан соң, Казан шәһәрендәге бердәнбер дәүләт кинотеатры «Мир» турында язарга булдым. Хәер, аның турында күптән язасым килә иде инде. Ни өчен дигәндә, үзем биредә еш булам һәм күңелдә бары җылы хисләр уята.
«Мир» кинотеатры эчтән дә, тыштан да, хәтта исеме белән дә Советлар Союзы чорын хәтерләтә. Зур бинада нибары бер кинозал булуы, шәхси кинотеатрлардан аерылып торучы кысан рәт аралары һәм тыгыз урнашкан күпсанлы урындыклар, шушы бинага гына хас ниндидер ис, арзан билет бәяләре, башка кинотеатрларда уйнатылмаучы фильмнар… Кыскасы, монда мин балачагымны искә төшерә алам. Биредә дә попкорн яки башка коры-сары сату урыны булуга карамастан, тамашачыларның кырт-кырт нидер кимереп утырганын ишеткәнем юк. Тагын бер игътибарга лаек хәл: кинотеатр хезмәткәрләренең тамашачыга карата чиксез хөрмәте сизелеп, күренеп тора.
Узган ел, көзге яңгырлы кичтә, «Мир»да булачак мелодрамага берьялгызым чыгып киттем. Бардым, билет алдым һәм тулы бер залда… берүзем утырып фильм карадым. Башка беркем дә килмәгән икән. Берәр хезмәткәр минем янга килеп: «Билетыгызны кире тапшырыгыз, башка беркем дә килмәде. Бу соңгы сеанс, безнең дә өйгә кайтасы килә бит», – дигән булса, мин аларны аңлап, кайтып та китәр идем. Бер тамчы да ачуланмас идем. Тик бу сеанс беткәннән соң да, елмаеп: «Тагын килегез! Сау булыгыз!» – дип озатып калган хезмәткәрләр иң зур хөрмәткә лаек, минемчә.
Кастинг вакытында «Мир» кинотеатры җитәкчесе Александр ИШИМОВ белән очрашып, күптән үземне кызыксындырган сорауларны бирдем.
– Александр Александрович, шәхси кинотеатрлар белән чагыштырганда, сезгә халык азрак йөри. Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? Бәлки, сезнең кинотеатрга реклама җитмидер?
– Хикмәт рекламада гына түгел. Башка кинотеатрларда берничә зал бар һәм кеше кайчан гына килмәсен, ул берничә фильм арасыннан сайлап алу мөмкинлегенә ия, ә бездә конкрет фильмга вакыт табып, алдан планлаштырып килергә кирәк. Шәһәр кешесе бик тиз ритм белән яши һәм ул кинога баруны да алдан планлаштырадыр дип уйламыйм. Безнең «Вконтакте» сәхифәсендә үз битебез, интернетта үз сайтыбыз да бар. Әйе, төрле каналлардан көне-төне реклама әйләндермибез, шулай да, «Мир»га тугры калучы тамашачыларыбыз аз түгел.
– Сезнең кинотеатрда гына күрсәтелеп, башкаларда булмаган бик яхшы сыйфатлы, эчтәлекле фильмнар булгалый. Башка кинотеатрларда күрсәтелүче фильмнар инде ике көннән интернетта пәйда булса, сезнекеләрне бөтендөнья челтәреннән таба алганым юк. Бу нәрсә белән бәйле?
– Кызганычка каршы, андый фильмнарның да 3-4нче көндә үк интернетта пәйда булган очраклары бар. Безнең кинотеатрда төрле фестивальләр уза. Әйтик, Француз фильмнары яки Алман анимация фильмнары фестивале. Алар фильм нинди телдә төшерелгән булса, шул телдә күрсәтелә, урыс субтитрлары гына бирелә. Кайчакта, телне белүче тамашачылар килеп, субтитрларга үзгәрешләр кертүне, хаталарны төзәтүне сорый. Андый очракта без алар сүзенә колак салып, җитештерүчедән хаталарны төзәттерәбез. Әнә шундый фестиваль фильмнарын пиратлар урламый. Аларга тамашачы да күп йөри. Менә тиздән, 28 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр бездә Манхеттен фестивале узачак.
– Сездә билет бәяләре дә бик арзан…
– Әйе, шәхси кинотеатрларда 250-300 сум торган фильмнар бездә 100-150 сум тора. Балаларга, пенсионерларга шундый сеанслар 50 сум булса, 3D фильмнар – 70 сум булачак. Студентларга да ташламаларыбыз бар.
– Дәүләт кинотеатры буларак, мәктәп, бакчалар белән эшлисезме?
– Күбесе белән уртак тел табып та булмый, чөнки бушка кино күрсәтү заманы узды. Без ничек тә булса үз-үзебезне тукландыру турында уйларга тиеш. Элек шимбә-якшәмбе көннәрендә сәгать 11дә кечкенә балалар өчен махсус сеанс була иде. Хәзер дә балалар өчен махсус фильмнар куярга тырышабыз, чөнки безгә йөри торган аудиторияне истә тотарга кирәк. Еш кына пенсионерлар үз оныклары белән балалар өчен булган фильмнарга килә.
– Тиздән мәктәптә укулар башлана, шул нисбәттән мәктәп укучылары өчен кызыклы фильмнар булачакмы?
– Булачак. Нәкъ менә мәктәп укучылары өчен махсус кызыклы дәрес формасындагы, шул ук вакытта бик мавыктыргыч фильмнар куярга җыенабыз. Ул балаларга гына түгел, булган белемнәрен искә төшерергә теләүче ата-аналар өчен дә бик кызыклы булачак. Әйтик, биология фәненнән булган белемнәрне искә төшерү, игътибардан читтә калган мәгълүматны үзләштерү өчен шул фән турындагы фильмга килергә кирәк булачак. Тагын берничә фән турында фильм булыр дип көтелә.
Сәхифәне Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.
Татарча комедия кастингы ,
Комментарии