Яңарган, ләкин асылын җуймаган «Тәртип»нең «бәби чәе»

Яңарган, ләкин асылын җуймаган «Тәртип»нең «бәби чәе»

Август аенда «Тәртип» радиосының кабат FM ешлыкта эшли башлавын язып, укучыларыбыздан сөенче алган идек инде. Яңа туган баланы каршылагандай сөенеп каршы алдык бу хәбәрне. Ә узган атнада радионың «бәби чәе»н үткәрделәр.

«Бәби чәе»нә ныклап әзерләнгән «Тәртип»леләр. Яңартылган радиога ребрендинг ясаганнар, ягъни логотибыннан башлап, бөтен визуаль һәм музыкаль бизәлешен яңартканнар, яңа тапшырулар да әзерли башлаганнар. Менә шуны тәкъдим итү кичәсенә җыелдык та инде.

«Тәртип» авыр юллар үтсә дә, ахыры хәерле булды», – диде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева. 2017нче елда «Тәртип» ябыла дигәч, укучыларыбыз арасында радионы яклап имза җыю оештырган, сан саен диярлек радионың язмышын яктыртып барган көннәр истә шул әле. Ул вакытта Ризәлә ханымның әрнеп сөйләүләре дә хәтердә. Шөкер, хәзер аның йөзендә елмаю. «Яңа елга «Тәртип»ле булып кердек!» – дип, бу эшкә үз өлешен керткән кешеләргә рәхмәтен белдерде ул.

Быелдан башлап, «Тәртип» «Татмедиа» ширкәте канаты астында. «Яхшы гаиләгә килеп кердек. Аңламый торган кешеләр кулына эләксәң, нинди генә яхшы идеяләрең булса да, аларны тормышка ашыру мөмкин булмас иде», – диеште «Тәртип»леләр. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков үз чиратында: «Татарстанда мондый язмышлы радио башка юктыр ул», – диде. Әлбәттә инде, ике тапкыр ябылып, бүгенге көнгә төрле киртәләр аша узып килүен күздә тота. Һәм көрәш һаман да дәвам итә, ди. «Тәртип» ул – көрәш. Көн саен ниндидер яңалык, үзгәреш кертергә, гел үсештә булырга тырышабыз. Үткән белән киләчәк үзара бәйләнгән вакытта гына милли үсеш мөмкин. «Тәртип» радиосы безнең үткәнебезгә, тарихи рухи байлыгыбызга күпер булып тора. Һәм иң мөһиме, без бу радионы заманча итеп үстерәбез, киләчәк турында да уйлыйбыз. Эфирда Коръән дә укыла, азан да әйтелә. Монысы да бик мөһим. Чөнки радио ул – тәрбияләү чарасы», – дип чыгыш ясады ул.

Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, элекке «Тәртип»тән килгән бөтен нәрсә бүген дә саклана. 20дән күбрәк тапшыру бар, тагын 10 проект әзерләнә икән. Тамашачыга таныш булган алып баручылардан Сәйдә Аппакова, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Наилә Яхинә, Луара Шакирҗанова, Айрат Хәтмулла, Рушания Миңнуллина, Айдар Галиуллин, Руслан Габитов, Рузия Мөхәммәтгәрәева, Радик Сабиров һәм башкалар тапшыруларын дәвам итәләр. Яңалардан «Матбугатка күз ату», «Тәртип»ле китап киштәсе» кебекләр аталды. Беренчесендә – татар матбугатына (алып баручысы – Данил Сәфәров), икенчесендә яңа чыккан татар китапларына (алып баручысы – Айсылу Галиева) күзәтү ясалачак. «Беләсез инде, «Тәртип» җыр тыңлый торган радио гына түгел. Тамчылап, акыл өйрәтмичә генә татар халкының күңеленә иманын да, әхлагын да, әдәбен дә, милли гореф-гадәтләрне дә сеңдерү – безнең бурычыбыз. Татар халкының язмышы беркайчан да җиңел булмаган. Ләкин ул уйнаган-көлгән, гореф-гадәтләр дигән булып, үзенең телен дә, буыннан-буынга күчеп килә торган йолаларын да саклап калган. Кемдер аны читтән уйный дип карап торса да, бу уен түгел, саклану булган», – дип, «Тәртип»нең юнәлешенә ачыклык кертте Ризәлә ханым.

Төп командада – 5 кеше. Тапшырулар редакторы – беренче көннән үк Ризәлә ханым белән «Тәртип»тә эшләгән Ләйлә Ялалова-Гыймадиева. Радио кабат ачылгач, Чаллыдан Казанга махсус күченеп килгән ул. Музыкаль мөхәррир – Ләйлә Шаһиева, «Дулкын» радиосында кайнаган кеше. Башкарма продюсер Айваз Садыйров һәм пиар-белгеч Айсылу Лерон – заманында Ризәлә ханым белән бергә «Татар радиосы»нда эшләгән кешеләр. «5 кешелек команда буламыни, дип аптырыйлар кайчак. Дүрт елдан артык бер үзем йөргәч, биш кеше минем өчен бик күп ул. Хәзер «Хәлләр ничек?» дип сораган вакытта да «Тәртип – 5» дибез», – ди Ризәлә Исмәгыйлева.

«Бәби чәе»ндә кунаклар, «Тәртип»нең дуслары да күп иде. Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановны «авыр чорларда да безне ташламаган шәхес» дип таныштырдылар. «Татар халкы үзенең асылыннан, нигезеннән аерылса, ул халык буларак юкка чыга. Үзгәреш җилләре килеп, «Тәртип» радиосын бөтенләй үзгәртеп ташламасын иде, дигән борчуым да бар. Алга таба да радио тәртипле булып калсын», – дигән теләген җиткерде Айдар әфәнде һәм эфирда Айрат Арсланов, Әзәл Яһудиннарны да ишетергә теләвен әйтте.

«Тәртип»тә эфирның 25 процентка якынын дини тапшырулар алып тора. Хәзер менә Диния нәзарәте белән яңа тапшыру эшли башлаганнар. Чарага килгән «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Без вәгазьне укыганда, аны 4-5 дистә кеше генә тыңлый, ә сезнең ярдәм белән миллионнар ишетә. Сезнең тапшыруларны, хәтта җырларны тыңлап, халкыбыз шулардан дәрес ала, миллионлаган кеше тәртипкә өйрәнә. Моның савабы зур, җәннәткә кергәндә сез бездән дә алданрак керәчәксез, Аллаһ разый булсын», – дип чыгыш ясады.

Яңа логотипта «Тәртип» дигән сүз өстендә кош та бар, аның канаты лалә чәчәге рәвешендә сурәтләнгән. «Татарда кош ул – җыр, моң билгесе. Шуңа өстәп, безнең радионың максаты да – татар халкының иң асыл әсәрләрен халыкка тарату. Кош әле ул тынычлык билгесе дә. Радионың фәлсәфәсе: бар җиһанда тынычлык булдыру. Ризәлә апаның яратып әйтә торган сүзе бар: кош ул тыныч җирдә генә оча һәм сайрый ала. Ә лалә – яңарыш билгесе. Радионың да, татарларның да яңарыш чоры. «Тәртип» сүзе үзе дә алга карап тора, яңа үзгәрешләр, үсешләргә өнди сыман. Хәрефләре дә тәртипле, җыйнак», – дип аңлатып үтте радионың башкарма продюсеры Айваз Садыйров.

«Тәртип»нең музыкаль бизәлешен композитор Эльмир Низамов эшләгән, радионың гимнын да ул язган. Чарада фортепианода уйнап та күрсәтте. Киләчәктә гимнның сүзләре дә булачак. Радио эфирында озак еллар яңгырасын, «Тәртип» кошы да бөтен татар дөньясына таралсын иде!

«Тәртип» радиосын Казанда 93,1 FM, Чаллыда 90,2 FM ешлыкларында тыңларга мөмкин. Шулай ук мобиль кушымталарда һәм сайтта да тыңлап була: tartip.tatar.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии