ИҢ ЗУР КАРБАБАЙ – МАМАДЫШТА

ИҢ ЗУР КАРБАБАЙ – МАМАДЫШТА

Яңа елның иң төп символларыннан берсе булып – Карбабай тора. Ясавы бик җайлы аны. Кардан өч шар тәгәрәтеп, бер-берсенә тоташтырасың, шуңа корымнан күз белән авыз, кишердән борын ясыйсың да, башына чиләк кигерәсең. Әнә шул гадилеге аркасында бала-чагалар да, аларга ияреп, олылар да җепшек кар яуган көнне Карбабай ясарга ярата.

Тарихчылар Карбабаен кем уйлап табуы турында төгәл генә бер фикергә килә алмый. Аның турында беренче тапкыр 14нче гасыр китапларында ук телгә алынган. Ләкин кайбер галимнәр, Карбабае сынлы сәнгать туа башлаган чорда ук барлыкка килгәндер, ди. Чөнки сынлы сәнгать өчен кул астындагы теләсә нинди материал да ярый бит. Кар исә кул астында, һәм аны әвәләү дә авыр түгел.

Ерак чорлардан китеп, бүгенгегә кайтыйк. Яңа ел алдыннан бездә дә бит авыл һәм район халкы үзләре яшәгән урыннарга кар сыннары ясарга ярата. Ә дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне исә, яратмасалар да, яраттыралар. Җитәкчеңнән шелтә ишетәсең килмәсә, сынчы булырга да туры килә кайберәүләргә. Ә менә Мамадыш районының Дүсмәт авылында яшәүче Василий Архиповны кар белән «уйнарга» берәү дә мәҗбүр итмәгән. Бала-чагын искә төшереп, үз теләге белән ясаган ул Карбабайны. Әле ниндиен бит! Татарстандагы иң зурысын, иң симезен, озынын! Аның биеклеге – 6 метр.

Василий Архиповка 58 яшь. Ул гомумән, эшсез тора торган кеше түгел, дип аңладым. Ял итә торган база хуҗасы да, умартачы да, шуның балын сатучы сәүдәгәр дә, әле мәктәптә каравылчы булып та эшли икән.

– Һәр кешенең үзенә күрә бер сәләте була бит. Менә мин гармун сатып алган идем. Уйнарга тәки өйрәнә алмадым шунда. Югыйсә, әтием әйбәт уйный. Миннән булмады… Аның каравы, Карбабай ясарга оста мин. Ел да Мамадыш районының Малмыжка авылында урнашкан ял итә торган базам территориясенә берәр Карбабай ясамый калмыйм. Былтыр әле хәтта икене ясаган идем. Быел кар әз, шуңа күрә берәү булсын, берәгәйле булсын, дидем, – ди ул.

Карбабайның иң аскы түгәрәгенең диаметры – 3,5 метр, иң өскесенеке – 1,2 метр булган.

– Минем базага якын гына урнашкан бер күл бар. Карны шуның өстеннән ташыдык. Җирлектәге бала-чагалар да булышты. Сәрхүшләр дә килде, аракы эчәр өчен. Әнә шулай бергә күтәрдек без аны. Карны өя идек, аннан өстенә менеп, тыгызлау өчен таптыйм, араларына нечкә ботаклар атам, шуның өстенә тагын кар салабыз… 15 көн буе өйдек, ә пычкылар алып, кар бабай фигурасын ясау өчен, 4 көн вакыт китте. Буй җитмәгәч, баскычлар куеп эшләдем. Башындагы чиләк урынына – табак, борынындагы кишер урынына самавыр торбасы, сәдәфләре урынына резиннан түгәрәкләр кисеп куйдым. Ә кулындагы себеркесен нарат ботаклары белән алыштырдым. Элек авыл җирендә Карбабайны кыш җитү белән һәр капка төбендә диярлек ясап куялар иде. Безнең авылда бала-чагалар күп булды, кардан ниләр генә әвәләмәдек – штаблар, куышлар, дисеңме… Хәзер кызганыч, авылларда бала-чагалар әз, Кытайдан бер ун гаилә күчереп куярга кирәк минемчә, авыл саен. Вәт, халкы да артыр иде! – ди әңгәмәдәшем.

Бер елны, эксперимент уңаеннан гына Карбабаен өч түгел, ә дүрт боҗрадан эшләп караган булган Василий Архипов. Тик алай матур килеп чыкмый, ди. Шуңа күрә быелгысында тәҗрибәләр үткәреп тормаган.

Карбабайны ясау өчен якынча ике тонна кар һәм бик күп көч киткән. «Эксковаторлар белән эшли торган эш түгел шул, барысы да кул көче белән эшләнә. Менә кырмыскалар үз ояларын ничек акрын-акрын өя, мин дә шулай эшләдем бу кар бабайны», – дип аңлата ул.

Василий абый Карбабайны күрү өчен безне дә кунакка чакырды.

– Карбабайны юарга килегез, шашлык ясыйм, әле юмадык бу кар бабайны, юарга кирәк! – ди ул көлеп. Хәзер бу сын Малмыжка авылын бизәп, әллә кайдан күренеп тора. Юлы төшеп, бу якларга килгәннәр дә, тизрәк шушы Кар бабай белән фотога төшәргә ашыга, ди.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии