Капка төбе буш тормый

Капка төбе буш тормый

Нинди ак йөзле кешеләр утыра икән дип аптырамагыз, бу – Лениногорск районы Кирлегәч авылында яшәүче Марат һәм Фәния Нургалиевлар гаиләсе ясаган сыннар. Быел өлкәнрәк яшьтәге әби-бабайларга капканың урам ягына чыгуны тыйганнар иде бит. Шул вакыттан соң авылларда капка төбендә утыручылар да сирәгәйде. «Капка төбендә утыру онытылып бетмәсен, үзебез утыра алмасак, болар булса да утырып торсын» дип, шундый карт белән карчыкны ясап куйган алар.

Дөресен генә әйткәндә, бу фотоны безгә Марат абый һәм Фәния апаның уллары Рамил җибәрде. «Әти-әнием капка төбенә матур сын ясап куйган. Фотосын җибәрсәм, бастыра алырсызмы?» – диде ул һәм шул сынның туу тарихы белән дә бүлеште.

«Кичтән әнием белән шалтыратыштык:

– Ничек хәлләрегез? Ни эшләп ятасыз? Әти эштән кайттымы? – дигән сорауларыма әни:

– Әйе, әтиең кайтты. Әнә, утыра телевизор карап, – дип җавап бирде.

– Ә син нәрсә эшлисең? – дим моңа.

– Менә, бер кешене җыеп бетердем, хәзер икенчесен җыям, – диде.

Мин әнинең нинди кеше җыйганын аңлап бетермәдем, әмма төпченеп ятмадым, саубуллаштык. Иртән уянып, телефонымны карасам, әнидән хат килгән. Анда – шушы рәсем. Әнием төрле киемнәрдән әти белән үзен җыеп капкабыз алдына эскәмиягә утыртып куйган. Хатыным белән озак көлештек. Яңа ел ялларында төп нигезгә кайткач, балаларга уйнарга шәп уенчык инде болар. Әти-әниемә икесенә дә 61 яшь. Пенсиядә булуга карамастан, әтием эшли. Әни лаеклы ялда, ул ел саен капка төбенә матур кар сыннары ясый иде. Әлегә кар әз бит, иске киемнәрне кулланып, кеше сыны ясаган», – дип уртаклашты Рамил Нургалиев.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Капка төбе буш тормый, 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии