«ӘБИЛӘР ДӘ ЧАНА ШУА БЕЗДӘ»

«ӘБИЛӘР ДӘ ЧАНА ШУА БЕЗДӘ»

Яңа елдан соң озакка сузылган ялларның шундый файдасы бар: ел буе эштән бушый алмыйча күрми калган дусларың, туганнарың белән күрешергә җай туа. Балык Бистәсе районының Югары һәм Түбән Тегермәнлек авылы халкы исә, бер атуда ике куян койрыгына тидерә: монда Яңа ел ялларында зурлап «Тау шуу» бәйрәме дә уздыралар икән әле.

Гыйнварның башында, бер көнне билгеле сәгатьтә бөтен авыл тауга җыела, ди. Җыр-моң, шаян сүз, уеннар белән аралаштырып, авылдашлар чаналарын «җигәләр» икән. Балык Бистәсендә мондый матур бәйрәм барлыгын белми дә калыр идек, интернетта сиксән яшьлек Зәмзәмия һәм Җамалия апаларның шушы бәйрәмдә төшереп алынган фотолары таралды. Димәк, бу чарага өлкәннәр дә бик теләп кушыладыр.

Бәйрәм турында тулырак белешү өчен, аны оештыручыларның берсе – Фәнис абый Галәветдиновка шалтыраттык. Ләкин ул өйдә булмау сәбәпле, хатыны Эльмира ханым белән аралаштык.

– «Тау шуу» бәйрәме бездә соңгы өч ел рәттән үтте. Моны җирлек башлыгы белән дә, янгын сүндерү хезмәте белән дә килештереп эшли идек. Кызганыч, элеккеге җирлек башлыгының игътибары булмады бу бәйрәмгә, хәзер бездә яңа җирлек башлыгы, аныкы ничек булыр… Шуңа күрә, авыл халкының бердәмлеге аркасында үткән бәйрәм бу, дип, курыкмыйча әйтә алам. Тау шуу бәйрәме «Галәүләр чишмәсе» янында уза. Аны ирем Фәнис эшләтте, исеме дә шуннан килә. Бу чишмә янында гына бик биек бер тау бар. Бәйрәмне шушы тауда оештыра идек. Хәзер бит шәһәрдән кайткан яшьләргә авылларда ял итәргә төпле бер урын юк. Яңа ел яллары бик озак була, кеше бәйрәм итеп бик арый, саф һавага чыгасы килә. Шуннан туган идея бу – чана шуулар. Монда туганлык җепләре ныгый, элеккеге йолалар күтәрелә, авылга бертөрле җанлылык кереп китә. Чаналар хәзер заманчага әйләнде инде. Элеккеге кебек агач чаналарда түгел, тюбингларда, «ватрушка»ларда шуалар. Аңарчы тауны тракторлар белән әзерләп, кеше килгәнче яхшы хәлгә китерәбез. Халык көче белән, чәй эчүләрне дә оештырдык. Тау шуып, әзрәк өшеп киткән кеше коймаклар белән кайнар чәй дә эчеп алды. Шундый бердәм бездә халык, өендә ни бар: казанмы ул, самавырмы, азык-төлекме, барысын да алып киләләр иде. Безнең авыл – кыр ягы, табигать матур. Теләге булганнарны «Буран»нарга утыртып, әйләндереп тә алып килә идек. Монда кечкенә балалар гына түгел, әбиләр дә чана шуарга килә безгә. Хәтта хайваннарын да алып киләләр, этләре дә шуа хуҗаларына ияреп. Миңа – 49 яшь, иремә – 51. Үзебез дә шуабыз. Шушы биек таудан утырып төшкән вакытта күңелләр күтәрелә, балачаклар искә төшә. Бер яшьлектә бер картлыкта дигән шикелле, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Эльмира ханым Галәветдинова әйтүенчә, моңа кадәр шушылай матур итеп узып килсә дә, быел «Тау шуу» бәйрәменең узу-узмавы әле хәл ителмәгән. Барысына да һаман да шул коронавирус гаепле. Пандемия чорында, массакүләм чаралар уздыру куркыта, ди ул.

– Әлегә тәвәккәлли алмый тора идек. Тик сез дә шалтыраткач, бәлки уздыра да алырбыз әле. Мин моның буенча җирлек башлыгы белән тагын бер киңәшләшеп карармын, – дип аңлатты Эльмира ханым.

Мондый бәйрәмнәр авыл халкына чынлап та, бик кирәктер ул. Тау шуып, хәрәкәтләнеп, кышкы чиста һаваны сулап, буыннарны язуың бер хәл – кеше арасына чыгып, аралашып та кайтырга яхшы форсат. Бәлки Тегермәнлек авыллары халкының бу бәйрәме республикабызның башка салаларында да уздырыла башлар. Елга бер тапкыр, Сабантуйда гына җыйналырга димәгән бит…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии