Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

Көндәлек алынган, «бишле»гә генә укыйм дигән максат куелган. Тиздән кулларына матур чәчәк бәйләме тотып, укучылар мәктәп бусагасын да атлар... Белем бәйрәме, мәктәп тормышы һәркемнең сагынып искә ала торган чагы. Беренче укытучы, яхшы дуслар, күңелле хатирәләр дә нәкъ шушы чорга килеп тоташа. Ә сез мәктәпне сагынасызмы? Шул сорауга җавап эзләдек.

Люция МУСИНА (җырчы): «МӘКТӘПНЕ САГЫНМЫЙМ»

– Мәктәпне сагынмыйм, чөнки тизрәк мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга керәсе килә иде. Мин барлык фәннәрне дә яратып укыдым, чөнки безнең укытучыларыбыз иң яхшылары иде. Беренче сентябрь дигәч, күз алдына чәчәк бәйләме һәм минем иң беренче укытучым – Ирина Назыймовна килеп баса. Беренче классларда мин укырга дип түгел, ә Ирина апаны күрергә, аның матурлыгына сокланырга бара идем.

Салават ХӘБИБУЛЛИН (Тинчурин ис. театр артисты): «ТӘРӘЗӘ ВАТТЫМ»

– Мәктәп еллары – ул аерым бер тарих. Шуңа күрә сагындыра да. Аерып әйтерлек яратып укыган фәнем юк иде, чөнки алар күп. Исемлектә физкультура, тарих, татар әдәбияты, татар теле, химия һәм география фәннәре бар.

– Әти-әнине, укытучыны алдалап, мәктәпкә бармый калган чакларыгыз булдымы?

– Мәктәптә укыган һәр баланың да буладыр инде ул. Һәм бер генә түгел. Алай да, бик өздереп кайтасым килә, дип әйтмәс идем. Әмма бер генә көнгә булса да килеп китәр идем. Ашхәнә, тәнәфесләр өчен!

9нчы классны тәмамлагач, класс җыештырган вакытта миңа тәрәзәләрне ачарга куштылар. Безнең класста өч зур тәрәзә бар. Икесен ачтым, ә менә өченче тәрәзәгә чират җиткәч, үз көчемне белеп бетермәү сәбәпле, аны кисәк тарткан идем, тәрәзә пыяласы бөтен буе белән челпәрәмә килде.

1нче сентябрь – бәйрәм көне. Бу бәйрәм сүзен ишеткәч, күз алдыма чәчәк тоткан балалар, әти-әниләр һәм укытучыларның беренче линейкага җыелган вакытлары күз алдыма килә. Күңелле мизгелләр!

Динә ЛАТЫЙПОВА (җырчы): «МӘСЬӘЛӘ ЧИШӘРГӘ ЯРАТМАДЫМ»

– Мәктәп елларының истән чыкканы юк. Татар һәм рус әдәбияты дәресләрен үз иттем. Математика, физика дәресләрендә формулалар ятлап баш эшләтергә кирәк булса, әдәбиятта тыңларга, башны ял иттерергә мөмкин булды. Минем ишетеп хәтерләү сәләтем көчле иде. Укытучыны дикъкать белән тыңласаң, икенче көнне ноктасы-өтеренә кадәр сөйләп бирә ала идем. Ә менә мәсьәлә чишәргә яратып бетермәдем.

Мәктәпкә кайтыр идем, балаларым һәм оныкларымны да үзем белән алыр идем, чөнки безнең чор мәктәбе бик зур тәрбия бирде. Безне күмәкләштерделәр, илне, тормышны яратырга өйрәттеләр. Матур киләчәккә зур өметләр баглап үстек. Класста 36 бала укыдык, дус һәм шук булдык. Тәнәфестән кергәндә, класста тузан басылмаган булыр иде. Укытучылар кергәч, кайчакта тәрәзәне ачып җилләтерләр иде.

Беренче сентябрь дигәч, иң элек, мәктәп формасы күз алдына килә: кара күлмәк, ак алъяпкыч, ак яка. Кичтән үк кулны пешерә-пешерә күлмәкне үтүкләп куюлар... Бакчада ромашка дигән чәчәкләр үсә иде, шулардан бәйләм ясаулар... Беренче сентябрьгә үзем 1973нче елны бардым.

Айсылу МӨСӘЛЛӘМОВА (Тинчурин ис. театр артисты): «КӨНДӘЛЕК, КИТАП-ДӘФТӘРЛӘРНЕ ӘЛЕ ҺАМАН АЛЫП КУЯРГА КИРӘК ТӨСЛЕ»

– Ягымлы, игелекле, шул ук вакытта таләпчән дә була белгән укытучыларым белән узган күңелле мәктәп елларын сагынып сөйләргә генә калды. Еллар узган саен ныграк сагындырып искә төшә шул кыңгыраулы мәктәп еллары. Бу – тормыштагы иң җаваплы чор дип уйлыйм. Мәктәптә минем иң яраткан дәресләрем – татар теле һәм әдәбияты, музыка һәм хезмәт дәресләре иде. Көчле, кешелекле, гыйлемле укытучылардан белем алган, тормыш сабакларын өйрәнгән бала, минемчә, иң бәхетлесе.

– Алдап, мәктәпкә бармый калган чаклар булгаладымы?

– Барасы килмәгән чаклар булды, әлбәттә. Ләкин, барыбер барырга туры килә иде, чөнки әнием шул мәктәптә белем бирде. Әнинең йөзенә кызыллык китерергә ярамый дигән уй кечкенәдән үк каныма сеңгән иде.

– Хәзер янә мәктәпкә кайтып уку мөмкинлеге булса, кайтыр идегезме?

– Юк, кайтмас идем. Аллаһ Тәгалә миңа кирәк булган тормыш мәктәбен тиешенчә нәкъ менә шул, мин укыган мәктәп елларында бирде. Һәр нәрсә үз вакытында булырга тиеш дип уйлыйм. Мәктәпне тәмамлаганга 11 ел узса да, 1нче сентябрь сүзен ишеткәч, әле дә күңел дулкынланып куя. Яңа кием, көндәлек, дәфтәр-ручкалар алып куярга кирәк дигән уй һаман да мине җибәрми. Мин 11нче сыйныфны тәмамлап, энемне 1нче сыйныфка укырга озаткан көн – иң истәлекле көн булып йөрәгемдә мәңге сакланыр.

Рамил ХӘЙРЕТДИНОВ (алып баручы, җырчы): «БАЛАНЫ МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘҮ ТУЙ ҮТКӘРҮГӘ КАРАГАНДА КЫЙММӘТРӘК»

– Мәктәп елларын сагынам, чөнки мәктәпкә теләп йөрдем, рәхәтләнеп укыдым. Алтын медальгә тәмамладым. Үземне бик тә тәртип бозмый торган егет дип әйтә алмыйм, егетләр шук була бит. Әмма яхшы укыдым. Дүрт мәктәп алыштырдым, әмма белем алу теләге кимемәде. Төгәл фәннәрне яратып укыдым. Әзрәк укый һәм баш белән уйлый торган фәннәрне яраттым.

Бер-ике тапкыр авырып киттем әле, дип алдап калган вакытлар булгандыр, ләкин алар сирәк. Инде менә безнең балаларыбыз да мәктәпкә керде. Кызыбыз Әминә – дүртенче, улыбыз Салават беренче класска бара. Алар белән бергә мәктәпкә әзерләнү шул чорга кайтып килгән кебек. Аллаһка шөкер, Әминә бер тапкыр да өй эше эшләтмәде, барысын да үз тырышлыгы белән башкарды. Балалар белән көне-төне өй эше әзерлибез, дигән кешеләр бар, әмма безнең алай утырган юк. Шулай да мәктәпкә кайтып килер идем. Укырга түгел, ә ярышларда, концертларда катнашырга. Әйтик, Хәлил абый Мәхмүтов җитәкләгән театр түгәрәгенә янә йөрер идем.

Беренче сентябрь дигәч, күз алдына үзебезнең балалар килеп баса хәзер. Балаларны мәктәпкә әзерләгәнче, кияүгә бирү, өйләндерү арзангарак чыга дип шаяртып әйтәләр бит. Шаяру түгел икән, әйбер бәяләре чыннан да кыйммәт. Хәзер балалар үзләре дә таләпчән. Берсенең икенчесеннән калышасы килми.

Алсу ФӘРАКШИНА (алып баручы): «ХӘЗЕР ЯХШЫЛАП УКЫР ИДЕМ»

– Һәр елны 1нче сентябрьгә матур түфлиләр аласың, ә ул көнне коеп яңгыр ява. Менә шундый булып истә калган Белем бәйрәме. Быел мәктәп тәмамлаганга 16 ел тулган икән. Иң яратып укыган фәннәрем – татар теле һәм әдәбияты, рус теле дәресе.

Мәктәптә үткәрелгән чараларны көтеп ала идем. Көзге бал, Яңа ел, Нәүрүз бәйрәмнәре... Һәр чарада да мине алып баручы итеп куйсыннар дип тели идем.

Мәктәпкә бармый калган чаклар бик күп булмагандыр, әмма физкультура дәресләреннән гел кача идек. Дус кызым Ризидәнең әнисе сишәмбе кичендә эшкә китә дә, үзе генә курыкмасын дип, аларга куна бара идем. Чәршәмбе көнне беренче дәрес – химия. Шуңа гел йоклап кала идек.

Янә мәктәпкә укырга кайтыр идем һәм әйбәтләп укыр идем. Кирәкле күп әйбер балалык белән укылмаган. Хәзер дәрес калдырсаң, репетитор белән рәтлиләр, ә безнең чорда белмисең икән, белмисең инде. Кыз булуыма карамастан, сугышып кайткан чакларым күп булды. Кызлар гел миңа каршы чыгарлар иде. Малайлар һәрвакыт аерыр иделәр. Күңелле һәм рәхәт вакытлар!

Алмаз МИРЗАЯНОВ (җырчы, алып баручы): «МӘКТӘПНЕ 15 ЯШЕМДӘ ТӘМАМЛАДЫМ»

– Мәктәптә укыганны аңламый калдым, чөнки август аенда миңа 6 яшь тулган һәм сентябрьдә беренче класска киткәнмен. Ул чакта класс тутырырга кирәк булган. Укый-яза белә идем инде. Дүртенче классны укымадык, шул рәвешле 11нче классны укып бетергәндә миңа 15 иде. Үземнән зурраклар белән укыдым. Иң истә калган дәрес – әни укыткан сызым дәресе. Әни укыткангамы икән, рәхәт иде. Төгәллеккә өйрәтә торган бик кирәкле фән. Хәзер мәктәп программасында юк. Хезмәт дәресләрендә күп нәрсәгә өйрәнгәнбез. Мәктәп территориясендә күп эшләдек, колхозга эшкә бара идек, ындыр табагында эшли идек. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгән, туган телебезне яратырга өйрәткән укытучыларга рәхмәт. Нәкъ шул чорда укыганым белән бәхетлемен.

Ләйсән ГЫЙМАЕВА (җырчы): «БАСУДА БАТА ЯЗДЫК»

– Беренче сентябрь дигәч, кызларым сөенми. Безнең чорда да шулай булгандыр. Беренче класска баручылар гына зарыгып көтәдер бу көнне. Миңа өч-дүрт мәктәп алыштырырга туры килде. Мөслим районының төрле авылларына күченеп йөрдек. Әтинең эше белән бәйле иде бу. Шуңа күрә укыган һәр мәктәпне дә сагынам. 9нчы класска кадәр ике малай һәм дүрт кыз укыдык. Сызым дәресен бик яраттым. Аның буенча район олимпиадасында да катнаша идем. Әнием математика укытучысы һәм 9нчы класска кадәр безнең класс җитәкчесе булды. Аннан берни яшереп булмады. Алдашып, йоклап калу да мөмкин түгел иде. Әмма мин бер көнгә булса да мәктәпкә укырга кайтып килер идем. Хәзерге уку программасы безнең чордагыдан аерыла. Шул аерманы тою өчен булса да мәктәп бусагасын атлар идем.

Мәктәп еллары кызыклы вакыйгаларга бай. Олырак классларда басуга эшкә чыгаралар иде, без йомырка пешереп, басуга салам әйләндерергә чыгып китә идек. Шулай бер елны басуга чыктык. Дус кызым белән аерылып, баткак бер урынга килеп чыктык. Бата яздык, гәлүшләр пычранып бетте. Ярый әле класс җитәкчебез – әнием табып алды. Менә шул вакыйганы һич онытасым юк.

Илдар ЯМАЛИЕВ (алып баручы, җырчы): «ӘНИЕМ – УКЫТУЧЫ, ӘТИЕМ – МӘКТӘП ДИРЕКТОРЫ»

– Мәктәп еллары сагындыра, әмма ул чорга кире кайтып булмый. Быел олы улым Нурсолтан беренче класска бара, бу көннәрдә аны мәктәпкә әзерләү белән мәшгульбез. Үзем укырга яраттым, географияне үз итә идем. Заманында бөтен илнең башкаласын яттан белә идем. Әнием – укытучы, әтием мәктәп директоры булды, шуңа күрә яхшылап укырга туры килде. Әмма дәрескә әзерләнмичә килгәндә, өй эшен старостадан күчерә идек. Бервакыт математика укытучысы барыбызга да икеле куйды. «Алсудан әйбәт күчергәнсез, барыгызда да бер үк хата», – диде ул.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии