Әнкәй

Әнкәй

Офыкларның сөрмә керфеген тибрәндереп тагын таң ата. Иртәнге саф таң җилләре үзенең нурларын бәллүр бишегенә салып тибрәтә дә, кайнар кочагына кысып, сөя-сөя, назлый-назлый җир өстенә бөрки. Әйтерсең лә нәкъ шушы сихри мизгелләрне генә көткәндәй, бар җиһанны яңгыратып, кычкырып елый-елый, тәүге тапкыр сабый дөньяга аваз сала. Гүя ул шулай нәни иреннәрен бөрмәли-бөрмәли, «мин бу җиргә яшәр өчен килдем, ишетәсезме, яшәр өче-е-ен!» дип дәшәргә тели.

Ела, сабый, ела... Катырак ела... Чөнки әле синең озын-озын гомер йомгакларын сүтәсең, шул гомернең авыр сикәлтә-сынауларын үтәсең бар. Ела, сабый... Синең бу якты дөньяда үксеп-үксеп еларга да, челтер чишмәләрдәй яңгыратып көләргә дә тулы хокукың бар! Чөнки син бу тормышка көрәшеп яшәр өчен яратылган. Әнә исемең дә бит җисемеңә туры килеп тора: «Мәүҗидә» – бар булган, яшәүче, данлыклы мәгънәсен белдерә.

Гомер агымсудай алга ага,

Җирдән тәпи атлап китә бала.

Тормыш сынауларын аямыйча,

Аның нәни иңнәренә сала...

Ятимлек... Сугыш... Ачлык... Ялангачлык... Шушы ачы сынауларның барын да әле күптән түгел генә дөньяга килгән сабый бала иңнәренә өйгән чакта язмыш ниләр уйлады икән? Бәлки, шул рәвешле, ул аны түземлектә, сабырлыкта, үҗәтлектә сынамакчы булгандыр, кем белә...

Түзә сабый, бирешмичә түзә. Салкын җилләр арык гәүдәсен үтәли туңдырып өшетсә дә, «ачлык» дигән явыз бәгырьләрен телем-телем итеп өтсә дә, кара шомырт күзләрен җиде ятларга төбәп, әни назын татырга тилмертсә дә, тешен кысып түзә. Авырлыкларны җиңә-җиңә, үкереп елар чакта да, яшен эчкә йотып, көлә-көлә яшәргә омтыла.

Бер көн килеп, яшьлек ишек кага,

Яшәү дәрте тулы йөрәккә.

Өмет-хыял ташып ашкан чакта

Каршы килеп булмый теләккә...

Өмет-хыяллары туган яклардан ерак-еракка – Казан каласына кадәр тартып китерә япь-яшь кызны. Теләгән уку йортына эләгә алмаса да, үҗәтләнә-үҗәтләнә башкасының бусагасын атлап керә һәм ялгышмый. Гомере буе халыкны сәнгать дөньясына әйдәүче һөнәренә тугры калачагы әйтерсең лә нәкъ менә шушы мизгелләрдә хәл ителә төсле.

«Яшьлек» дигән гүзәл чәчәк

Мәхәббәт булып яна.

Чәчкә таҗларыннан түгел,

Йөрәк түреннән тама.

Кайнар мәхәббәт дулкыннары сөю диңгезенең ярларына кага-кага киләчәккә бәхет юрый төсле. Ни кызганыч, ул дулкыннар көтмәгәндә ярга бәрелеп, челпәрәмә килә... Тәүге тапкыр ана булу бәхетен татыйм дигәндә, туарга да өлгермәгән сабые оҗмах кошына әверелә. Әни булу теләге көчле булганга, өч җимеше бәгыреннән өзелеп төшеп, кабат бәхет бүләк итә анага.

Кемнәр генә күз тидерде икән,

Якыннармы, әллә читләрме?

Түм-түгәрәк тормышның да бит

Кителә икән кайчак читләре...

Әйе, кителде бәхет, кителде тормыш... Кителеп кенә калмады, асты өскә килде... Йөрәкләргә тирән яра ясап, тормыш терәген тартып алды. Кайнар утлардан алып, бозлы суларга салды. Итәк тулы бала белән 39 яшьтә тол калуның хәлләрен үз башыннан кичкәннәр генә аңласа аңлар.

Тормыш йөген ялгыз канат белән тарту яралы җанга ай-һай җиңелләрдән булмый ул чакта. Башның ял күрмәс көннәре алда көткән икән ләбаса... Шуның өстенә күпме нахак сүз, ачы гайбәт баш очында кара болыт булып куера. Әллә соң барына да нокта куяргамы? Әллә соң... Юк, юк!!! Мондый уйларны башка да кертергә ярамый! Балалар, балакайлар өчен дип, җирне тырный-тырный булса да яшәргә тырышырга!!!

Җиңә белсәң, авырлык та,

Җиңелеп куя икән.

Караңгы төнне этәреп,

Якты көн туа икән.

Маңгай тирләре аша яулап алган хөрмәт-казанышларның иң татлысы, мөгаен, балаларны олы тормышка аяк бастырудыр ана өчен.

Өч баласын очар кош итеп,

Ул очырды иркен далаларга.

Аның төсе яши, каны ага

Назлап-сөеп баккан балаларда!

Әйе, чыннан да, нәкъ җырдагыча, «Без өч бала үстек Әнкәй белән, шатлыгы да булдык, кайгысы да». Ә бүген без инде барыбыз да әнкәй янында бары кунак кына. Тик шулай да аның ялгызын гына калдырмаска тырышабыз, җай чыгуга, очар кошлар булып, янына талпынабыз. Ул бит үзе дә һәммәбезне – балаларын, оныкларын, турунын тыны белән тартып алырдай булып, сагынып көтеп ала. 80 яшьлек гомер көзләренә кергәндә дә аның күңеле һәрчак 18дә! Чал чәчләре дә, маңгай сырлары да аны бер дә картайтмый, бары тик бизи генә.

Әнкәебезгә булган олы рәхмәт хисләре безнең эш-гамәлләребездә чагыла. Безнең һәрбер яулаган уңыш – ул әнкәйнең тырышлыгы, безнең шатлык-куанычларыбыз да бары тик аныкы гына.

Берүк исән генә була күр, кадерлебез! Кайтыр нигезебезнең утын сүндерми, озын озак еллар кадер-хөрмәткә тиенеп гомер ит! Без сине бик-бик яратабыз! Юбилеең белән, Әнкәй сине! Рәхмәт яусын барысы өчен дә!!!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии