Мин сине гел сагынам, Фатыйма апа

«Безнең гәҗит»нең яңа санында (№ 32, 18 август, 2021 ел) Раиф Гимадиевның Луиза Батыр-Болгари турындагы язмасында минем бик яраткан дустымның исемен очраттым. Фатыйма апа, синең белән үткән көннәрем, шатлыклы да, моңсу да булган һәр мизгелем тагын бер кат күз алдымнан үтте һәм истәлекләрем турында язарга булдым.

Фатыйма апа атаклы әдәбият галимнәре Рәмиевлар нәселеннән. Исмәгыйль Рәмиевнең сеңлесе. Безне Флюра Сөләйманова таныштырган иде. Элек бит җырчылар белән бергә лекторлар да йөри иде. 1970нче елның кыш уртасында безнең авылда Флюра Сөләйманова концерты булды. Алдан Фатыйма апа лекция сөйләде. Бик матур концерт булды ул, сораулар һәм җаваплар кичәсе иде. Флюра апа безгә кайтты, Фатыйма апа башка фатирга кергән иде. Ул чакта мин авыл советында сәркатип булып эшли идем. Иртән трактор чанасына утыртып аларны күрше авылга алып киттеләр. Төш җитәрәк Флюра апа шалтырата: «Динә, – ди, – Фатыйма апаның фатирда эшләпәсе калган, зинһар, алып, Казанга җибәр әле. Без иртәгә китәбез», – ди. Фатыйма апа бик кайгыра икән, бик истәлекле эшләпә икән. Ярар барып алдым, искитәрлеге юк. Почта янәшәдә. Кереп, салып җибәрдем. Барып җиткән, бик шатланган. Фатыйма ападан кыска гына хат та килеп төште, Казанга килсәң, кер, дигән. Чәй кайната торган кечкенәрәк алюмин чәйнек алып килсәң, әйбәт булыр иде, дигән. Ярый, чәйнекне Ульяннан алып, Казанга илттем. Авылдан барам бит инде: бәрәңге, йомырка алдым. Өйдә туры килде, ялгызы гына яши икән. Бик шатланып каршы алды, яңа чәйнек белән чәй эчтек. Бик мөлаем апа булып чыкты. Университет урамындагы 24нче йортта яши иде. Мин бит укырга керергә йөрим, документларымны КДУга илттем дә Фатыйма апа янында кундым. Аның зур келәме бар иде, ул стенага да беркетелгән, диванга да җәелгән, мин ятасы раскладушкага да җитте. Икенче көнне дә китмәскә кыстады. Ул көнне артистларның чыгышына бәя куя торган комиссия килә икән. Берничә артистка аларга кайтачак, мин табын хәзерләп торырга булдым.

Кичкә таба Флюра апа, Рәйсә Билалова, Җәвәһирә Сәлахова, Фатыйма апа кайттылар. Бик күңелсез кайттылар. Таһир Якуповны жәлләп, елашып та алдылар, аны дуслары сәхнәгә исертеп чыгарганнар һәм комиссия кабул итмәгән. Матур итеп җырлашып утырдылар, Фатыйма апа Рәйханны җырлаганда, Флюра апа рөхсәт сорап кына кушылды. Флюра апа Бауман урамында бер әбидә фатирда яши икән, башта өлкән артистларны өйләренә озаттык, аннары Флюра апа белән озатышып йөрдек. И ул вакытлар... Мин университетка керә алдым. Кышкы сессиядә гел Фатыйма апада яшәдем. Миче утын белән ягыла торган, капчыклар белән урамнан утын алып керә идек. Мин лекциядән соңрак кайтканда ул филармониядә була, туры аның янына кайта идем. Әле ул елларда Флюра апа радиода эшли иде, филармониягә алмыйча җәфаладылар. Фатыйма апаның да язмышы бик авыр булган шул, икесе дә бик моңсуланып, зарланышалар иде. Фатыйма апаның Искәндәр исемле туганы килгәне булды. Аның оныгы Диләрә исемле, апа бик яратып сөйли иде. Стенага элгән рәсемдәге туганы балерина Тамараны сыйпап ала иде, шкафында Габдулла Шамуков кызы Лираның, аның улы Оскарның Мароккодан килгән рәсемнәре. Рәхәт иде аның янында. Ялынып, ялварып йөри торгач, Жданов урамыннан фатир бирделәр үзенә. Икенче кат дип кайгырды. Курка иде шул. Мине үзенә чакырды, пропискага кертәм, диде. Мин шул авылдан китә алмадым, укуны да читтән торып кына укырга күчтем, аннары кияүгә чыктым. Фатыйма апа белән ара өзелде. Әле бу фатирын Марс Макаровларга биргәч, Фатыйма апага бирегез әле, дип, хат язып салган идем, җавап булмады.

Лекция-концертлар беткәч, Флюра апа белән дә ерагайдылар, аның белән хат алышып торсак та, хәбәрен белә алмадым. Адәм баласы шулай бит инде ул.

Сагынам, бик сагынам сине, Фатыйма апа.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии