- 28.07.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №30 (26 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Татар халкы үзенең милләтен, гореф-гадәтен, ата-бабаларының изге йолаларын һәм татар телен саклап калу өчен утка-суга керергә әзер булган. Иң сөенечлесе – алар башларын түбән имәгәннәр, чын татар канлы булулары белән горурланып, телне үстерүгә өлеш кертеп калдырганнар.
18нче июльдә Явлаштау авылына килгән Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы турында да шулай әйтергә була. 250 төбәктән җыелган татарларыбыз төрле шәһәр-районнарга йөреп, татар теленә, гореф- гадәтләргә мәхәббәт уяталар. Төп максатлары – милли гадәтләрне барлау. Алар арасында Австралия, Литва, Казахстан, Корея, Ярославль һәм башка бик күп илләрдән килгәннәрен күрергә насыйп булды. Без аларны ипи-тоз, баллы чәкчәк белән каршы алдык. Әлеге оешманың рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова белән җылы әңгәмә корып алырга да җитештем:
– Кадрия апа, сез оешма белән төрле авыл-районнарда булырга өлгердегез. Күпчелек җирләрдә сакланып калган бер төрле нинди йолалар очрады?
– Һәрбер җирнең үз гадәте, һәр җирлектә гадәтләр үзгә. Менә кичә генә Сабада «Кияү мунчасы»нда булдык. Бигрәк ошады! Ә сездә үзенчәлекле итеп эшләнгән күргәзмәләр күңелгә ятты. Элегрәк урамда татарча сөйләшкәнне ишетсәләр, ачуланалар иде. Хәзер, Аллаһка шөкер, иректә яшибез, татар телен үстерүгә өмет бар.
– Бу оешмага килүегезнең сәбәбе татар теленә булган мәхәббәтме яисә башка сәбәбе бармы?
– Без телне ничек тә булса сакларга тиешбез. Төрле оешмалар ярдәмендә аны саклап калып булыр дип ышанам. Мин үзем «Ак калфак»та бишенче ел эшлим. Ел саен шулай җыелышып, төрле якларга кузгалабыз. Телнең киләчәге белән кызыксынучылар арткан саен безнең күңелебез сөенә.
– Татар телен, милли гадәтен саклап калу өчен безгә, яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?
– Дөресен әйткәндә, татар теленең киләчәк җебен без сезгә тапшырабыз. Ул өзелсә, сездә генә өзеләчәк, әгәр аны сакласагыз, мәсәлән, «Кияү мунчалар»ын оештырсагыз, димәк, өмет бар дигән сүз. Шуңа күрә сезгә татар теленә кагылышлы оешмаларда катнашырга киңәш итәр идем. «Ак калфак» кебек яшьләр оешмасы да оешса, без куаначакбыз гына, билгеле.
Явлаштау халкы үзе дә күргәзмәләрне бик оста әзерләгән. Алар арасында: «Икмәк – ил байлыгы», Халкыбызның күңел бизәкләре», «Чиккән сөлгем – күңел көзгесе», «Кулъяулыгым – сөю билгесе», «Дуслар булса табында, тәмләнә чәй тагын да», «Шифалы үләннәр» һәм авылыбызның атказанган терлекчесе, моңлы сандугачы Ринат абый Шамиловның иҗат уңышлары күргәзмәләре тезелеп киткән иде. Күңелләрен биреп чигелгән сөлгеләр, берсеннән-берсе матур кулъяулыклар, агачтан эшләнгән җиһазлар – барысы да татар халкының гореф-гадәтенә булган ихлас мәхәббәтен аңлата. Кадерле кунакларыбыз да күз явын алырлык эшләнмәләр белән кызыксындылар. Явлаштау халкының авыл тарихын сакларга тырышулары әллә каян сизелеп тора иде.
Күргәзмәләр белән танышканнан соң, барыбыз да Сабантуй җиренә кузгалдык. Анда безне авылыбызның «Канәфер» фольклор ансамбле җыр белән каршы алды. Бәйрәм ретро җырлар, татар халык биюләре, уеннар, мөнәҗәтләр һәм авылыбыздан чыккан күренекле шагыйрә Әлфинур апа Вафинаның шигырьләре белән үрелеп барды. Килгән кунакларыбыз нигез боткасыннан, самовар чәеннән авыз иттеләр. Чын Сабантуй рәвешле узган әлеге бәйрәмнән беркем дә битараф калмады. Чит илдән килгән татар хатын-кызлары авылның табигатенә, халкының җылы карашына сокланып туя алмадылар. Бигрәк тә Галиәхмәт бабайны ошаттылар. Биегәндә идәннәр сындырырлык итеп баскан бабаебыз, яшь егетләр кебек, елмаеп кына торды. Шуңа күрә аның белән фотоларга төшүчеләр дә күп җыелды.
Ахырдан бәйрәмебезне төгәлләргә Кадрия Рәис кызына сүз бирелде. Ул бүгенге көннән бик канәгать булуын һәм зур рәхмәтләрен җиткерде:
– Борынгы татар халкы йортны яшел чирәмле җиргә салмаган. Шуны исебездән чыгармасак иде. Чирәмгә нигез салсаң, ат белән сукаларга кирәк. Ат аягы баскан җиргә җен ияләшми. Аллаһы Тәгалә безгә ике күз, ике колак һәм бер генә авыз биргән. Бу аның: «Кирәк чакта гына сөйләш», – дигәнен аңлата.
Ә барыбыз да авыз иткән нигез боткасына килгәндә: элек аны йорт салганда бергәләшеп, бер-береңә ярдәмләшер өчен оештырганнар. Шуңа күрә дә борынгы татар халкы бердәм булып яшәгән. Әлеге йола Балык Бистәсендә дә сакланып калган. Менә сезнең авылда да нигез боткасының шаһиты булдык бүген. Безне шулай якын кабул иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Кадрия апаның күңелгә үтеп керерлек итеп әйткән ихлас рәхмәтенә барыбыз да дәррәү кул чаптык. Чыннан да, мөмкинлегебез, теләгебез, ә иң мөһиме – максатыбыз булганда нигә әле татарның гореф-гадәтләрен, милләтен саклап калмаска ди? Яшь буын, әйдәгез әле бергәләшеп, «Ак калфак»ның яшьләр оешмасын булдырыйк!
Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА,
Саба районы, Явлаштау авылы

Комментарии