- 27.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №51 (26 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
18нче декабрь көне яшь ШТКчылар көч сынашты. Бу фестиваль «АК БАРС» яшьләр үзәгендә узды. Уен шәп үтте, менә дигән мәзәкләр яңгырады. Кечкенә булуларына карамастан, шушы мәзәкләр аша, балалар бүгенге көндә чагылыш тапкан социаль проблемаларны күрсәтте.
Күп-күп сюрпризлар әзерләнгән иде. Шуларның берсе – уен алдыннан кешеләрнең кәефен күтәреп йөргән Кыш бабай. Барыбызны да якынлашучы Яңа ел белән котлап, шигырьләр сөйләтеп йөрде. Хәтта зурларны да! Олы абый-апалар: «Күптәннән онытылган инде алар», – дисә дә, Кыш бабай үз морадына иреште. Шигырь сөйләүчеләренә аннан соң мандариннар өләште. Зурлар да шулай итеп беразга балачакка кайтып килделәр.
Шулай ук без ШТК фестивалендә 2нче урын алган «32 август» командасы чыгышын күрә алдык, Илгиз Шәйхразиевның дәртле җырын тыңладык. Ләкин иң шатлыклысы, минемчә, ул бүләкләр өләшү булгандыр. Жюри әгъзаләре яраткан саннарын әйттеләр, шул сан туры килгән рәт һәм урындыкта утыручылар бүләк алдылар.
Барлык командалар да бик уңышлы чыгыш ясады, тик шулай да иң яхшыларын әйтик. Жюри «Ел ачышы» номинациясендә «Хисле кәбестә» һәм «Коймак» командаларын аерып алды. «Иң яхшы мәзәк» сөйләүче «Кәләпүш» командасы булды. «Иң яхшы кыз роле» – «Рәхмәт сиңа!» командасыннан Резеда Абдуллинага бирелде. «Иң яхшы кечкенә ир-ат роле»нә – «Мандарин» командасыннан Ринатны лаек дип таптылар.
1 урын – «Татарdata-data-style», 2 урын – «Мандарин» командасы, 3 урын – «Кәеф нифтяк» командаларына бирелде. Ә Гран-при… «Рәхмәт сиңа!» командасында.
Булачак ШТКчыларны бу олы фестивальгә кураторлар әзерләп, аларга һәрчак ярдәм күрсәтеп тордылар. «Рәхмәт сиңа!» командасының кураторы Илүзә Сәлимова җиңүе хакында менә нәрсә диде:
– ШТКаның әлеге фестиваль уены минем өчен аеруча мөһим булды. Чөнки бу елны мин монда куратор буларак катнаштым. Бу ел башыннан бирле әлеге оешмада мин куратор вазифасын башкарып киләм. Казанның кайсы да булса мәктәбендәге команданы безнең карамакка тапшыралар һәм без бер уку елы эчендә аларны 3 уенга әзерләргә тиеш. 1нче уен – фестиваль!
Нәкъ менә бу уен 18нче декабрь көнне узып китте. Хисләрне сүзләр белән генә әйтеп булмый. Минем «балаларым» («Рәхмәт сиңа» командасы) җиңде! Гран-при – безнеке! Бары тик без генә җиңүнең бөтен тәмен, авырлыкларын татып карадык. Әлеге уенга без 3 айдан артык әзерләндек. Авырлыклар, шатлыклы мизгелләр дә булды. Ләкин шуңа карамастан уен алдыннан йөрәкләр барыбер дөп-дөп тибә иде. Чыгыш алдындагы минутлар… Бер-ике секунд һәм синең балаларың сәхнәдә… Нәрсә булып бетәр соң?! Һәр куратор өчен әлеге берничә минут – иң мөһимнәрнең берсе. Чөнки нәкъ менә алар эчендә башкарган эшнең барлык нәтиҗәсен күреп була.
Бүләкләү минутлары. Бөтенесен бераз «интектерер» өчен урыннарны астан әйтә башлыйлар. Һәрбер урыннан, номинациядән соң яңа сулыш аласың. Менә 1нче урынга да килеп җиттеләр. Ләкин һаман без түгел… Өмет йөрәкләрдә… Гран-При… «Рәхмәт сиңа» дип өздереп әйтеп куйдылар! Залда тынлык. Бары тик 1 секундтан соң гына барысы да нәрсә булганын аңлады! Җиңүче билгеләнде!!! Командадагы барлык кызларның күзләреннән шатлык, бәхет күз яшьләре тәгәрәде!!! Менә ул чын эшнең нәтиҗәсе!
Үз командам белән мин бик горурланам! Аларның бүтән уеннарга да шулай җитди итеп әзерләнүләренә ышанам!
Зилия ХӘБИБУЛЛИНА.
Комментарии