- 27.08.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №34 (23 август)
- Рубрика: Аулак өй
Җәйнең иң күркәм бәйрәме – Сабантуй. Бу бәйрәмне хәзер бөтен дөнья белә. Татар яшәмәгән бер генә кыйтга да юктыр. Шуңа күрә бик күп илләрдә, хәтта ерак Австралия, Америка, Африкага кадәр барып җитте Сабан туй бәйрәме. Нинди генә Сабантуйлар үткәрелми бездә: авыл, район, республика, өлкә, Русия Сабантуйлары, кичке Сабантуй, балалар Сабантуе, артистларныкы…
Ә менә сезнең ветераннар клубында өлкәннәр өчен генә үткәрелгән Сабантуйны күргәнегез бармы икән? Безнең Казанда «Картаямыни соң йөрәк» дип аталган, йөзләп ветеранны туплаган клуб эшли. Инде биш ел рәттән шушы клуб җәйнең матур вакытында, Аккош күле буенда үз Сабантуен үткәрә. Сабантуйга килүчеләр – бүләкләрен, чәй табынына күчтәнәчләрен, сыйларын әзерләп киләләр. Бәйрәмне клубның җитәкчесе Зөләйха Яруллина ачып, бәйрәм белән котлый.
Сабантуй мәйданы тагын да үзенчәлекле, матур итеп бизәлгән иде быел. Әләмчекләр тезелгән баулар белән әйләндереп алынган, Сабантуйга чакыру, котлау өндәмәләре язылып эленгән. Клуб ансамбле гармунчылар белән бергә «Сабантуй» җырын җырлап, бәйрәмне башлап җибәрде. Сәнгать җитәкчесе Сания Закирова бик күңелле, җанлы итеп алып барды бәйрәмне. Спорт ярышлары җыр-бию белән алмашынып торды. Оештыручылар Рәшит, Зөләйха, Сания, Мәрзия, Заһретдин нинди генә уеннар әзерләп килмәгәннәр. Су ташырга – көянтә-чиләген, йомырка салып йөгерергә кашык белән йомыркасын, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, күз каплап бүләк кисү, полиэтилен тоннельдән шуышып чыгу өчен бар кирәк-яракны да булдырганнар. Чын-чынлап, булдырабыз дип, актив катнашып, яшьләрен, сырхауларын онытып уйнадылар ул көнне ветераннар. Беркемне дә чакырып, үгетләп торасы булмады. Уеннарда катнашу өчен хәтта чиратка ук тезелештеләр. Көянтә-чиләкләп су ташу ярышында ир-атлар да сынатмады. Бәйрәм читтән карап кына торганда да күңелле, ә үзең катнашып, әле истәлекле бүләкләр дә алсаң, икеләтә күңеллерәк була бит. Уеннар бик озак барды. Әмма берәү дә, ардык, җитте, димәде. Рәхәтләнеп, кинәнеп, балачакка, яшьлеккә кайтып килделәр өлкәннәребез.
Уйнап аргач, урман аланында унар метрлы табын – чәй өстәле корылды. Рәшит монда да самавырын-күмерен, чәйгә дигән чишмә суы белән үләннәренә кадәр әзерләп алып килгән. Һәркем тәм-томын, бакча җимешләрен, яшелчәсен уртак табынга куйды. Бу көнне аш-суга осталыкны да җыр-моңга сәләтне дә күрсәтергә мөмкинлек булды. Гармунчылар Рәис, Фәрит, Мингалим, Нуруллалар Аккош күлен гармун моңына күмде. Бер кеше дә сәламәтлегенә зарланмады, кан басымы дару турында онытып торды.
Без өлкәннәр өчен шундый матур бәйрәм әзерләгән Зөләйха Яруллинага, Сания һәм Рашит Закировларга, Мәрзия Таҗетдиновага олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Клубның эшен тагын да җанландырып, яңарак һәм күңеллерәк тәрбияви чаралар үткәреп, гыйбрәтле язмышларны да, үрнәк алырдай тормышларны да халыкка җиткереп, дини бәйрәмнәрне дә олылап, кайгы-шатлыкларны уртаклашып яшәргә язсын иде әле клубыбызда һаман да.
Әлфия ЗАКИРОВА,
Казан шәһәре

Комментарии