Миһербанлы карак

Миһербанлы карак

Безнең чор кешеләренә дә тарихта тирән эз калдырган дәвердә яшәү насыйп булды: ике гасыр аралыгын да; коммунизм төзелүгә ышандырган СССР дәүләтендә дә яшәү бәхете елмайды. Бик зур бәхет бу чыннан да. Илдә булган зур үзгәрешләрне күреп, әле дә яшибез, Аллаһка шөкер. Совет заманының да бик күп яхшы яклары булды бит, җәмәгать. Барысын да санап тормастан, ул чорда һәрхәлдә тиенләп җыйган акчаң «янмый» иде. Аны сберкассага (ул вакытта шулай атала иде) тапшырып барсаң, бераз процент та өстәлә – начар түгел ич. Кайберәүләр хәзер дә, банкта акчаң булса, процент өстәлә, диярсез. Ләкин күп акчалылар өчен, бәлки, шулайдыр, барлы-юклы гына акчалы кешегә ул сизелми, чөнки инфляция хисабына югала бара. 
Без дә ирем белән шулай акчаларны җыйнаштырып, 1989нчы елның ноябрендә Ташкент якларыннан йөреп кайтырга булдык. Бару ягына да, кайту ягына да самолетка билетларны алдан ук алып, кузгалдык. Башта Бөгелмә аэропортыннан Казанга, Казаннан Ташкент каласына очтык. Самолет өч сәгать ярым очып, иртәнге якта Ташкент аэропортына төште. Алдан ук, барып кайткан кайбер кешеләрнең әйтүенчә, безне үзләрендә яшәү урыны белән тәэмин итәргә теләүчеләр каршы алды. Сайланып тормастан, беренче дәшкәненә ияреп тә киттек. Заманасы өчен ярыйсы гына урын иде, бер кечкенә тәрәзәсе булган аерым бүлмә. Ул якларда кызу булгангадыр, тәрәзәләр безнең яктагы кебек зур түгел. Ятарга ике караваты, өстәле, урындыгы булгач, тагын ни кирәк, дип ризалаштык. Ишеген бикләп чыгып китәбез дә, йөреп арыгач кайтып хәл җыябыз. Андагы кибетләрдә безнең якта төшкә дә керми торган товарлар тулып ята: мендәр-ястык тышлыгы өчен төрле бизәкле ситсылар, метрлап сатыла торган капрон челтәрлекләр, карават япмаларының ниндие генә юк, тәрәзә пәрдәлекләре, дөресен әйткәндә санап бетерерлек түгел. Хәтта үз гомеремдә беренче тапкыр үземә яраклы кышкы сапожки, иремә унты алдык. Кыскасы – «баедык».
Урамда зур казаннарда пылау пешерәләр, күз алдыңда майда кыздырып төрле пирожкиен, балыгын әзерләп бирәләр. Җиләк-җимешнең ниндие генә юк. Безгә мондагы тормыш җәннәт бакчасыдай тоелды. Беркөн шулай пылау алдык та пешекчедән безгә тиеш калган өч сум акчаны бирүен көтеп торабыз. Ләкин ул аны бирергә уйламый да. Берничә тапкыр сорагач, акчаны йомарлап җиргә генә томырды. Үзбәкләрдән калган акчаны сорарга тиеш булмаганбыз күрәсең. Беренчедән, бу безнең өчен әз сумма түгел (ул вакыт өчен), икенчедән, андый тәртипне күргән юк. 
Менә шулай Ташкент каласының матурлыгына, андагы кибетләрнең байлыгына сокланып йөри торгач, дүрт көнебез узып та китте. Соңгы көнне базарга барып, үзебез белән алып кайтырдай җиләк-җимешләр алдык. Бердәнбер белгән сүз белән үзбәкләрдән «канча тора» (күпме тора) дип сораган булабыз. Алар ачык халык, барысы да үзенекен мактап сатарга гына тора. Алган әйберләрне яшәү урынына кайтарып бераз хәл алгач, соңгы тапкыр Ташкентның күрмәгән урыннарын күреп йөрү теләге белән автобуска утырып шактый гына ара киттек. Автобустан төшеп, матурлыкка сокланып җәяүләп йөри торгач, арып-талып, икенче автобуска утырып кайтырга чыктык. Бер тукталыш үтүгә шулкадәр күп кеше кереп тулмасынмы?! Дөресен әйткәндә, сыңар аяк та идәнгә тимәгән кебек, шул дәрәҗәдә тыгызлык. Иремнең костюмының эчке кесәсендә икебезнең паспортлар һәм икенче көнне иртән очарга тиешле самолет билетлары паспорт эченә тыгылып, зур булавка белән каптырып куелган иде. Кайтырга билетлар булгач, акчаларны тотып бетерә яздык, калганы ул кесәдә түгел иде. Бер тукталыштан соң бераз гына булса да кеше кимеде, ирем кесәсен капшап караса, анда бушлык. Паспорттан да, билетлардан да «җилләр искән». Нәрсә уйларга да белми барабыз. Икенче тукталыш булды. Шуннан кузгалып китүгә автобус шоферы: «Паспортларын югалтучылар бармы?» – дип микрофоннан дәште. Икәүләшеп җавап бирдек. Кулдан-кулга күчеп, паспортларыбыз килеп иреште, билетларыбыз да исән. Ул чакта сөенүләребез! Бу каракка акча гына кирәк булган, күрәсең. Акча юклыгын белгәч, чүп савытына ташлап калдырмаган, билетларны күреп, автобус артыннан нәрсә беләндер куып җитеп, урлаган әйберсен китереп тапшырган. Йә, әйтегез, ничек бу каракны миһербанлы димисең шушы яхшылыгы өчен булса да. Исемә төшкән саен мин аңа рәхмәт укып яшәдем. Бәлки минем рәхмәтләрем барып ирешеп, ул бәндә дөрес юлга да баскандыр, белеп булмый. Ул да бит Аллаһның бер колы.
Икенче көнне аэропортка барып җитүгә тагын бер могҗиза көткән булып чыкты. Ирем белән Чистай совхоз-техникумында бергә укыган Апас егете очрады. Әллә кайда еракта үз туган ягыңның татары белән күрешү бик якын була икән ул.
Инде озак еллар узса да, шушы вакыйгалар бүгенгедәй күз алдында.
Менә шундый борчу-шатлыклар белән исән-имин кайтып җиттек без ул вакытта. Нинди генә бай, матур урыннарда йөрсәң дә, үзебезнең Туган җирләр күңелгә барыбер якын!

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА, 
Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии