«Хуш, авылым»: хушлашу түгел, сагыштан моңлану

Тормыш – спектакль, диләр. Ә бу спектакль – үзе тормыш. Режиссер Айдар Җаббаров безнең, сезнең авылны җитәкләгән дә Камал театрының кече сәхнәсенә алып килгән…

«Хуш, авылым» спектаклен сәхнәгә чыгару өчен, режиссер башта үзе Татарстан авыллары буйлап йөргән. Бетеп баручы салаларда яшәүчеләрдән истәлекләр туплаган. Сценарийның нигезенә дә шул хикәятләр яткан. Шуңа да документаль спектакль дип атала ул. Спектакльнең «Хуш, авылым» дигән беренче өлешендә узган гасырның 30 –70нче еллары тасвирланса, хәзер менә 70нче еллардан башлап, безнең көннәргә кадәр булган истәлекләрне үз эченә алган «Хуш, авылым. Хыял» дигән икенче өлеше дә тамашачыга тәкъдим ителде.

Монда сөйләнгән бөтен тарих – чын, бөтенесе дә таныш. Сәхнәдә җиде артист. Ләкин хикәятләрне алар түгел… сезнең, безнең авылның фәлән апа, фәлән абыйлары сөйли. «Карале, шул бит бу!» дип (тамашачы залындагы һәр кешенең үз «шул»ы!), шуларны хәтерләп, елмаеп утырасың.

Тарихлар дигәннән… Менә киномеханик бабай яшь чагын, билет бәясе олыларга – 20, балаларга 5 тиен булган һинд фильмнары куеп йөргәнен сагына. Авылда иң пачутный кеше идем, дип искә ала. Ә хәзер нәрсә? Хәзер кинога 500 тәңкә түләп керерлек чама бар, берсе дә шул билеты 5 тиенлек киноларга тормый!

Иске генә клубта Әхәт белән Гөлнурның язылышу тантанасы. 80нче еллар бу (шулвакыт залда «карале, безнең туйны күрсәтә бит болар!» дигән бер дулкын таралды). Кияү белән кәләшне ир белән хатын дип игълан иткәннән соң, котлаулар, бүләк бирешүләр китә. Берәү инде кәефләнеп тә алган (ЗАГС хезмәткәре микрофонга матур сүзләр сөйләгән арада утыргыч астына берничә мәртәбә төшеп менде шул ул).

Кибеткә эшелоны белән банан кайткан! Әле бананның нәрсә икәнен белгән дә юк, шулай да су буе чират тезелә. «Ничек ашыйсы икән моны – чиратта шуңа колак салырга тырыштым. Тик бер җавап та ишетмәдем. Кайдандыр кунакка кайткан кеше булса кирәк – күзлекле берәүне табып, ни –нәстә соң бу, дип сорадым. Маймыл ризыгы, ди. Кәефем кырылды инде. Җүнле нәрсә булмас бу. Шулай да чиратны ташлап та китәсе килми. Бөтен кеше тора бит!» – дип сөйләнә чиратта торучы карчык. Ниһаять, чираты җитә. Бер кулга биш кило банан тия! Инде хәзер моны ничек ашыйсы? Пешерептер, әлбәттә, чи килеш ашап булмый бит! Пешерәләр, төяләр. И-и, банан дигәннәре әллә нәрсә түгел икән лә. Ярар, тавыклар ашый аны, дип тынычланалар.

Бик каты дулап килгән вертолет күктән посылка төшерә – монысы безнең көннәр. Авылның дүрт урамында яшәүче дүрт карчыкка өлкәннәр көненә инвестордан күчтәнәч икән. Бер кап чәй, кайнатылган сөт, симәнке мае… гына түгел, купшы сүзләр белән чуарланган хаты да бар. Инвестор бәйрәм белән котлаган: «Без сезнең белән горурланабыз! Һәм пай җирләрегез өчен рәхмәт әйтәбез! Рәхәтләнеп файдаланабыз. Узган ел вәгъдә ителгән нәрсәләр үз көчендә кала, быел да вәгъдә итәбез. Суы да булыр, газы да – сез яшәгез генә». Әбиләр күчтәнәчләрен кыстырып, намазга юнәлә – инвесторга рәхмәт әйтеп, дога кылырга.

Көлә генә башлыйсың, күзләр яшьләнә. Улын җирләгән карт ана: «Авыл бетә инде, минем кебек үлә алмаганнар гына торса хәзер», – дип сөйләнгәндә. Дүрт кишер урлаган өчен милиция алып киткән абзый фәлән миллион сум үзләштергән (урлаган түгел, радио үзләштергән дип сөйли!) инвестор турында тыңлап ятканда да. «Мәңге шулай булыр кебек иде» дип, яшь чакларын искә алып утырганда да. Спектакль ахырында карт мулла тел бетүгә уфтанганда, үз монологын Шәймиевнең «суверенитет – хыял ул…» дигән сүзләре белән тәмамлаганда да…

Бу спектакльдә декорацияләр юк. Идән ярыклары уч төбе хәтле булып ачылган, урындыклары ерткаланып беткән тәбәнәк сәхнәле клуб залы гына. Сәхнә әйләнә – язмышлар телгә килә, күз алдында авыл җанлана.

Беренче тапкыр ишеткәндә, спектакльнең исеме шик уята: чү, авылны үтереп кую түгелме соң бу, дип уйлыйсың. Юк икән. Урысчага «Я не вернусь» дип тәрҗемә иткәннәр. Шулай дип саубуллашып чыгып киткәннәрнең, авылын һәрчак күңелендә йөртүен (әллә күңел белән һәрвакыт авылда калуынмы?) аңлата торган спектакль икән бу. Актер Эмиль Талипов әйтмешли, спектакль –сагыш, спектакль –моң. Тамашадан соң сәхнә артында сөйләшеп тордык. «Хуш, авылым»ның бөтен мәгънәсен, тамашачыда тудырган хис –кичерешләрне сүзләр белән әйтеп бирде: «Бер дәвер булды һәм ул үтте. Миңа калса, авыллар хәзер бүтән дәвергә керделәр. Ерактагы авыллар бетә, шәһәр янындагылары яңару кичерә, бистәләр барлыкка килә. Әлеге спектакль авыл бетте дип әйтү түгел, бер чорның бетүен танып, шуны сагыну, эзләнү, моңлану. Авылга рәхмәт әйтү, хөрмәт күрсәтү. Бу спектакль әби –бабайларның рухына хәер –дога булып барсын иде».

Спектакльдән соң сәхнә артына кереп, авыл турында истәлекләр барладык.

Айдар ҖАББАРОВ, «Хуш, авылым. Хыял» спектакленең режиссеры:

– Үзем Чаллыдан булсам да, бала чакта Әлки районындагы авылга еш кайта идем. Иң рәхәт, якты истәлек – дәү әти белән балыкка барулар. Безнең авылда күл дә, елга да юк, балыкка гел күрше авылга йөри идек. 3 –4 километр асфальтсыз юлдан җәяү тәпилисең. Авылда кибет тә юк иде. Кайвакыт рюкзакны асып, күрше авылга ипигә барып кайта идек. Кайчакта дәү әти ат бирә, шуның белән бара идем.

Эмиль ТАЛИПОВ, Татарстанның атказанган артисты, «Хуш, авылым. Хыял»да уйный:

– Үзем Казаннан, әти –әнием икесе дә Мамадыш районыннан. Җәйге –кышкы каникулларда гел авылга илтеп куялар иде. Мин авылның гөрләп торган чагын һәм беткән вакытын хәтерлим. 90нчы еллар башында кайтканда авыл гөрләп тора иде. Һәрбер карты хәзер дә күз алдымда. Ул печән өсләре үзе бер Сабантуй иде бит! Кич клубка чыгулар, «вечер» утырулар, көтү көтүләр, чишмәдән су ташулар… Бөтенесе сеңеп калган. Ул чакта авыл урамында мотоцикл тыз-быз йөреп тора иде. Иң рәхәт вакыт – йокларга яткач. Без, бала –чага, идәнгә тезелешеп ятабыз. Бер өйдә дөнья хәтле кеше җыела, ничек ашатып бетергәндер инде безне әби мәрхүмәкәй. Ятабыз, әби нәрсәдер сөйли, аннары апа кушыла. Тәрәзәдән тыз-быз үткән мотоцикл утлары төшә, баш очында яран гөлләре үсеп утыра. Соңыннан, кешеләр авылдан китәргә тотынгач, күңелсез була башлады. Бер кайтканда – безнең йортлар беткән иде инде, капка да сүтелгән – авыл бушап калды. Тынлык, бушлык. Элекке печән юлларына үлән үсеп беткән. Чишмәләр биек үлән арасында калган. Кеше печән чапмагач, җиләккә йөрмәгәч, урман чытырманлыкка әйләнгән. Елга да ничектер саегып калган шикелле иде. Безнең апа беренчеләрдән булып авылда йортны торгызырга тотынды. Аннары башка кешеләрнең балалары кайта башлады. 2000нче еллар урталарында, тормышлар җиңеләеп киткәч, кешеләр кайтып, дача шикелле ясый башладылар. Әкрен генә ямь керә башлады авылга.

Раил ШӘМСУАРОВ, Камал театры артисты, спектакльне залда утырып карады:

– Лениногорск районы, Яңа Иштирәк авылында әби –бабайлардан калган иске өйдә яшәдек без. Мин беренче классларда укыганда микән, яңа өйгә күчтек. Шул иске өйнең түгәрәк миче бар иде. Төнлә йоклаганда уяна идем дә, баланың фантазиясе булды микән инде ул, шул мичтә агачлар, сурәтләр күренә иде. Ул иске өй әле дә тора. Аның исе һаман да шул ук! Бер почмагы кагылмаган килеш, элеккечә: әтинең армиядән киеп кайткан киемнәре, медальләре дә бар анда, тәрәз төбендә иске радио тора. Кайткач кайвакыт шунда кереп, бала чагымны искә төшерәм.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии