Яңа елга кар кызы битлек киеп килерме?

Яңа елга кар кызы битлек киеп килерме?

Коронавирус аркасында быел Яңа ел бәйрәменә дә үзгәрешләр керде. Балалар бакчаларындагы «утренник»ларга чит кеше кертелми. Нинди чит кеше ди – хәтта балаларның әти-әниләренә карата да бар бу тыю. Бу хакта республиканың Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт йортында рәсми рәвештә игълан итте. «Бәйрәмнәрдә ата-аналар да, фотографлар да булмаячак. Әйе, әти-әниләр ризасызлык белдерергә дә мөмкин, тик мин аңлавыгызны сорыйм, коронавирус инфекциясе таралган чорда без моңа рөхсәт бирә алмыйбыз», – диде ул. Ә менә гади чыршы бәйрәмнәрендә бала белән 65 яшьтән өлкән булмаган бер олы яшьтәге кеше катнаша ала.

«БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫННАН ЗАКАЗ БУЛМАСА ДА, ЭШЕБЕЗ КҮП «

Чыршы бәйрәмнәренә чит кешеләрне кертмәүнең шул ягы да бар – Кыш бабай һәм Кар кызларының күпчелеге керемнәренең кимүен сөйли. Шул ук вакытта гадәттәгечә өйгә килеп түгел, ә телефон аша гына котлап хезмәт күрсәтергә теләүче Кыш бабайлар артты. Дөрес, аларның бәясе арзанрак, ләкин шул ук вакытта болай эшләү куркынычсызлык ягыннан караганда отышлырак. Мәшәкате дә аз. Урамда йөргән вакытта битлек киябез, хастаханәләрдә һәм таксида битлек кенә түгел, перчатка да киеп йөрергә кушалар. Бу тыюлар Кыш бабай һәм Кар кызының эшенә ничек йогынты ясаган? Гомумән, коронавирус яшен тизлеге белән таралган вакытта Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру ни рәвешле башкарыла, шушы хакта тулырак белешергә булдык.

Зилә ханым Зиннәтова Арча районыннан 11 километр гына ераклыкта урнашкан Сарай-Чокырча авылында яши. Ире белән бергәләп Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенәләр һәм өйләргә, балалар бакчаларына барып балаларга бәйрәм бүләк итәләр. Һәрхәлдә, башка елларда шулай булган. Быел исә Кар кызының эше шактый җиңеләйгән:

– Мин Кар кызы булып 4нче елымны эшлим. Хатын-кызның бөтен идеяләре декретта утырганда туа. Декрет ялында үземә бер керем алыр өчен башланган эш иде бу. Узган елларда декабрьнең соңгы атнасы буена иртәнге сигездән кичке унга кадәр эшләдек. Иртән балаларга «утренник» уздырдык, соңыннан профсоюз яңа еллары, ә кич белән корпоративлар. Әле күрше Балтач һәм Теләче районнарына да бара идек. Безнең ике төрле программа бар: 15 минутлык экспресс программа һәм 30 минутлыгы. Коронавирус аркасында быел озын программаны эшләмәскә булдык. Чөнки беренчедән, әллә рөхсәт бирәләр Кар кызы булып өйдән-өйгә йөрергә, әллә юк, дип, моңа ныклап әзерләнмәдек. Законнар көн саен үзгәреп тора бит. Озын программаны әзерләү өчен күп көч кертергә кирәк. Бушка әзерләнгән булып калуың да бар. Шуңа күрә кыска гына программалар эшләдек. Бала яшәгән йортка керәбез, котлыйбыз, «хоровод» әйләнәбез, балаларга шигырьләр сөйләтеп, бүләкләр таратып, фотосессия ясыйбыз да, шуның белән бетте. Башка елларны исә озын программаларда шушыңа 3-4 уен да өстәлә иде.

Коронавирус аркасында заказлар булмас, дип борчылдыгызмы?

– Борчулар булды, дип әйтә алмыйм. Узган елларны бик каты әзерләнсәк, әйтәм бит, быел «булса – булыр, булмаса – юк», кебек әзерләндек. Заказлар әзрәк дип әйтә алмыйм. Профсоюз чыршыларыннан, балалар бакчаларыннан гына заказлар булмады. Монысы Роспотребнадзор тыюлары белән бәйле. Ә менә өйгә килеп котлауларга заказлар әзәйде дип әйтә алмыйм. Йортларга йөрү дигәннән, быел да 24-30нчы декабрьдә эшлибез. Көнгә алты заказ булган дата да бар. Ноябрь аеннан ук чакырып куйдылар.

Ә йортларга барган вакытта битлек киячәксезме соң? Бер карасаң, саклану чарасы буларак, киелергә дә тиеш кебек, ләкин шул ук вакытта Кар кызының битлек киюе бик сәер күренеш булыр иде, минемчә…

– Интернеттан законнарны карап барам, әлегә битлек белән бәйле тыюлар юк. Хәтта коронавируска тест ясатырга да кирәк түгел, диделәр. Әгәр дә кушачаклар икән, эшләми чара юк, законга каршы бармаячакбыз. Балаларга да куркыныч була инде ул битлек киеп керсә Кар кызы. Әгәр ата-ана әйтә икән, киярбез. Тик кимәсәк, Яңа ел кәефе күбрәк булачак. Моның өчен костюмга ярашлы матур битлек тегәсе була инде. Шулай да мин өйгә битлек белән керүне күз алдына китерә алмыйм. Шуңа күрә ата-аналарга башка бер тәкъдимем бар – балалар белән урамда очрашу яхшырак булыр иде. Андый тәҗрибәбез бар безнең. Узган ел да шундый заказлар булды. Имеш, бала ата-анасы белән урамда йөри, без аларның кайда буласын алдан сөйләшеп белешеп куябыз. Аннан соң машинабызны еракта калдырып, җәяү килгән кебек рәвеш ясап, килеп котлый идек. Кеше күп йөри торган җир түгел бу, кешесез урыннарны сайлыйбыз. Башка балалар күреп, аларга бүләк бирми калсаң яхшы түгел бит. Менә шул вариантны тәкъдим итәр идем, битлек белән кергәнче.

Сезнең хезмәт өчен түләнә торган бәягә үзгәреш кердеме?

– Үзгәреш керде, тик коронавирус аркасында түгел. Без өч ел инде арзан бәядән эшләп, үзебезне күрсәттек. Хәзер ел саен чакыра торган клиентлар базабыз бар. Узган елны 15 минутлык программа – 600, ярты сәгатьлеге – 1000 сум булса, быел инде безнең 15 минуты 1 мең сум. Күп аниматорларның узган ел ук бәяләре шундый иде инде.

Эш барышында көтелмәгән хәлләр килеп чыгамы?

– Балаларның Кыш бабайдан курыккан вакытлары булды, андый чакта уенга борып җибәрәм. «Кыш бабай, син сакалыңны тарамагансың ахрысы, балалар куркып китте», – дигән булам. Һәм бияләйләремне салып, шундук бармакларымны чыгарам, бала елавыннан туктап, бармакларыма карап тора башлый.

Игъланнар сайтларында Кыш бабай һәм Кар кызлары телефон аша гына котлыйбыз, диләр. Сездә телефон аша эшлисезме?

– Әлегә андый заказларның килгәне юк, тик булса – котлыйбыз. Сораучы булса, бәясе арзанаю ягына үзгәрәчәк. Биш йөз сум булыр. Сценарийга үзгәреш кертеп: «Исәнмесез, балалар, сезгә телефоннан гына шалтыратырга булдык», – дияр идем. Шигырьләр дә сөйләр идем.

Әкиятләрдә Кыш бабай белән Кар кызы башкаларның теләген тормышка ашыра. Тик без әкияттә яшәмибез шул. Шуңа күрә Арча Кар кызының да Яңа елга кергәндә үз теләкләре бар.

– 2021нче ел минем өчен эш белән үтте. Башын күтәрми эшләгәч, дөнья мәшәкатьләрен күрмисең дә. Авыр хәлдә авырып ятулар безнең гаиләне, Аллага шөкер, урап узды. Ләкин дөньядагы вәзгыятьне карап, кешеләр саграк булсыннар, сау-сәламәт яшәсеннәр, дип телим. Үзебез дә якыннарыбызның кадерен белә башладык. Әти-әниләрнең коронавирус йоктыруыннан куркабыз. Сау-сәламәт булсын һәр кеше. 2021нче ел башка еллардан әллә ни үзгәрмәс, бәя артыр, салымнар үзгәрер. Тик юк-барга борчылмыйча, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк, – ди Зилә Зиннәтова.

«САКАЛЫМ АСТЫНДА БИТЛЕГЕМ ДӘ БАР»

Татар халкының иң милли җанлы һәм иң мәшһүр кыш бабае – Гамил Нур белән аралаштык. Гамил абыйның эшләре тыгыз, чөнки декабрь аенда ул тамада гына түгел, Кыш бабай да булып эшли. Кыш бабай ролен 11нче декабрьдән үк башлап уйный башлаган.

– Быел Кыш бабай булырга әллә ни әзерләнмәдем. Ләкин шуңа да карамастан, эшем күп. Чөнки август һәм сентябрь аенда ике кафе җитәкчесе миңа гашыйк булып калдылар. Берсе шуның инде ай буе мине үзендә эшләтә, көн саен корпоратив. Даими эшем бар. Көндез балаларга елка ясыйм, кич шунда җыела торган кешеләргә бәйрәм үткәрәм. Кыш бабай буып киенәм. Дәүләт органнарындагыларга корпоративлар уздырмаска тәкъдим ителгән, шуңа күрә быел корпоративлар да әллә ни юк, шәхси оешмалар да ясамый бик. Беренчедән коронавирустан куркалар, икенчедән чынлап торып авыртучылар да бик күп. Соңгы вакытта азык-төлеккә дә бәя күтәрелде, шуңа күрә кафе хуҗаларының кереме азайды. Алар да тамадаларга, Кыш бабайларына узган еллардагы кебек зур акчалар түли алмый. Бу яктан минем проблемам юк – элек тә бәяне арзан куя идем, быел да үзгәрешсез калды. Шуңа күрә миңа ихтыяҗ зур, шалтыратулар килеп тора. Башка Кыш бабайлар заказлар юк, дип зарланса да, миндә бу проблема быел юк. Шуңа быел йортларга барып, балаларны Яңа ел белән котлау өчен заказлар ала алмам дип тә куркам, вакыт җитми.

Көн саен диярлек корпоративлар уздырып торгач, коронавирус йоктырырмын дип курыкмыйсызмы, Гамил абый?

– Минем хезмәтем авыр. Табибларныкы кебек дияргә була безнең эшне. Чөнки көн саен күпме кеше белән аралашабыз, бер үк микрофоныбызны кулдан-кулга йөртеп, 35әр кеше өргән микрофонга сөйләргә туры килә. Сулыш юллары хасталыклары болай да тамадалар арасында иң популяр чир. Без бертуктаусыз сөйлибез, җырлыйбыз, бәйрәм барышында бүлмәгә һава керсен өчен ишекләр ачыла, тәрәзәләр – без болай да даими салкын тиеп авыртабыз. Мин дә быел өч тапкыр авырттым. Берсе март аенда – сигезенче март бәйрәме уңаеннан күп кеше җыелган корпоратив уздыргач булды. Икенчесе бер туй мәҗлесеннән соң – июльдә. Соңгысы – сентябрьдә. Коронавирус белән чирләдем дип саныйм шуңа күрә, курыкмыйм.

Коронавирус аркасында Кыш бабай эшчәнлегегезгә ниндирәк үзгәрешләр керде соң быел?

– Профилактика белән шөгыльләнүче белгечләрнең тәкъдиме бар: әйлән-бәйлән ясамаска, аз балалар катнашкан бәйрәмнәр ясарга. Мин бу тәкъдимнәргә колак салырга тырышам. Әле менә 100 кешелек балалар бәйрәме уздырырга тиеш идем, баш тарттым. Мин ясый торганнары 6-10 бала өчен генә. Икенчедән, сакалым астыннан битлек киям. Ул күренми. Битлек эченә берничә тамчы меновазин тамызып, дымланган чүпрәк тыгып куям. Теоретик яктан караганда, болай эшләгән очракта миндә булган чир дә читкә чыкмый, читтә булганы да миңа керми. Кулыма бияләй генә түгел, гомер- гомергә бияләй эченнән перчатка да киям. Чөнки нәкъ менә Кыш бабай мәсьәләсендә балалар үткер күзле. Аларның күбесенең версиясе буенча Кыш бабайның кулы кеше кулына охшарга тиеш түгел. Элек булгалады: перчатка өйдә онытылган. Аннан соң ишетә идем балаларның әнисенә килеп эндәшкәнен: «Әни, аның бит кулы әтинеке шикелле», – дип. Шуңа бияләйне салсам да, перчатканы беркайчан да салмыйм. Коронавирустан куркып, өенә чакырмаучылар да бар. Андыйларның балаларын телефоннан да котлыйм, бәясе – 100 сум. Шулай да, «Безнең гәҗит» укучыларына искәрмә ясарга телим. Бары тик 25нче декабрь, җомга көнне иртәнге сәгать тугыздан көндезге 11гә кадәр +7-937-529-26-59 номерына шалтыратып: «Мин «Безнең гәҗит укучысы», – диләр икән, аларның балаларын бушлай котлаячакмын. Шулай ук самими күңелле өлкән кешеләр бар. Кайбер өлкәннәр дә ышана Кыш бабайга. Ышаналар икән, шалтыратсыннар, аралашырмын.

Бик зур рәхмәт сезгә! Елдагыча, укучыларыбызны бүләксез калдырмыйсыз. Кыш бабай булсагыз да, үзегезнең дә ниндидер теләкләрегез бардыр. 2021нче елдан нәрсәләр көтәсез Гамил абый?

– Мин практик кеше. Эшмәкәрлек һәм сәнәгать кайнап торсын, кешеләрнең кесәләренә даими акча кереп һәм чыгып торсын дип телим. Тик бу әйбер булсын өчен: базар иреге, сүз иреге һәм вөҗдан иреге кирәк. Европа илләрендә бу бар. Америкада, мәсәлән. Шуңа күрә аларның икътисады да әйбәт бара, хезмәт хаклары да яхшы. Ә менә бу ирек булмаган илләр нефть һәм газ белән генә тукланырга мәҗбүр. Шул илләр арасында көндәшлек тә бик зур. Май аенда күрдек: нефтьне бушлай биреп җибәрергә, хәтта алып киткән өчен акча түләргә әзер булдылар. 2021нче елда, минемчә, нефтькә дә, газга да бәя артмаячак. Чөнки сатарга теләүче күп. Тик моның уңай ягы бар: мал һәм кош-корт җитештерүнең кыйммәтен арттырды бу. Халык мал асрап керем алып булганын аңлады. Тормышлар имин булсын, авырганнар савыксын, коронавирус өебезгә хәсрәт китермәсен, дип телим!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии