Шатлыктан еладым

«Безнең гәҗит»не бик яратып укучыгыз хат яза. Мин сезгә кызым Чулпан турында ярдәм сорап хат язган идем. Аллага шөкер, сезнең ярдәм белән оныкларыма пособие булды. Мин бик шатландым. Элгәре пособие юк дип еласам, ә хәзер шатланып еладым. Айгөл Закирова, сезгә ни генә теләсәм дә аз булыр кебек. Сезнең алдагы тормышыгызда зур уңышлар, ак бәхетләр телим. Яшь булуыгызга карамастан, шундый катлаулы мәсьәләләр чишәсез. Мин сезнең өчен горурланам. Мине шатландырган өчен сезгә, Ходайдан ни сорыйсыз, шуны бирсен. Ходай алдагы тормышыгызда сезгә гаилә бәхете насыйп итсен! Безгә кунакка килегез. Сезнең өчен безнең ишек һәрвакыт ачык, алдагы тормышыгызда да кешеләргә булышуыгызны теләп калам.

Дания МИНТАҺИРОВА.

Арча районы, Мәмсә авылы.

Комментарии