«Ричард III»: караргамы, юкмы?

Күптән түгел генә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Шекспир әсәре буенча куелган «Ричард III» спектаклен тамашачыга тәкъдим итте.

Әлеге спектакль турында сүзләр инде узган сезон ябылыр алдыннан, «Нәүрүз» театр фестивальләре вакытында ук булды. Фестиваль программасында режиссер Илгиз Зәйниев спектакльнең эскизларын күрсәтергә дә ниятләгән иде. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында, соңыннан «Ричард III» программадан төшеп калды һәм менә ниһаять, 9 ай репетицияләрдән соң тамашачылар хозурына тапшырылды.

Камаллылар спектакльне «кече сәхнәдәге зур премьера» дип атый. Дөрестән дә шулай. Бу минем субъектив фикерем, билгеле, әмма миңа калса, төп геройны уйнаган Искәндәр Хәйруллин өчен бу сәхнә генә тар һәм кечкенәрәк. Спектакль шактый ук шау-шулы, негативрак (кеше үлеме, мисал өчен) урыннары да аз түгел. Кече сәхнәдә урын исә бик кечкенә, дөресрәге, тамаша залында. Беренче рәтләр сәхнә белән бер биеклектә. Бәлки, режиссерның ул чор мохитына тамашачыны тулысынча «кертеп» җибәрергә теләве, тамашачыга геройның кичерешләрен тагын да ныграк тоярга ярдәм итәргә булган омтылышыдыр бу. Ә бәлки безнең тамашачы өчен бераз ятрак булган спектакль вакытында камаллылар кеше җыя алмабыз дип курыккандыр яисә кече сәхнәне буш тотмау максатыннан башкарылган эштер, белмим, монысы миңа караңгы. Әмма шуны гына әйтә алам, зәвыгы булган, үзенең күзаллавын киңәйтергә теләгән һәм дөнья әдәбияты классигы Шекспир әсәрләре белән аз гына булса да таныш тамашачы, һичшиксез, әлеге спектакльгә киләчәк, һич югы килергә тиеш дип саныйм.

Декорацияләр исә миңа бик үк аңлашылып бетмәде… Тимер «күпер»ләр белән рәссам нәрсә әйтергә теләгәндер, белмим, әмма миңа калса, Искәндәр Хәйруллин үзе генә дә бу сәхнәне тулысынча тутыра. Ә бәлки рәссам белән режиссер аның энергетикасын бераз «тотып» торыр өчен шундый тимер конструкцияләр эшләгәндер…

Инде 83нче яше белән баручы Ирек абый Баһмановның сәхнәдә булуы да күпләрне гаҗәпләндергәндер. Роле зур түгел, текстын да озын дип әйтә алмыйм, әмма шул яшендә дә сәхнәгә менгән әлеге артистка баш имичә булмый. Әле театр сәхнәсендә күренә генә башлаган студент егетләр белән бер сафта булу һәркемгә дә тәтеми. Күптән сәхнәдә күренмәгән Илсөя Төхвәтуллина да үз ролен һәрвакыттагыча оста һәм күздән яшьләр китерерлек итеп уйный.

Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге – аның татар җирлегенә күчерелмәвендә. Гадәттә, режиссерлар чит ил язучыларын татар мохитына, менталитетына яраклаштырырга тырыша. Илгиз исә әсәрне ничек бар – шулай биргән. Дөрес, спектакльгә «кереп китү», аның асылына төшенү башта кемгәдер авыррак булырга мөмкин. Герой исемнәре дә безнең колакка бераз ятрак, ләкин бу – тарих белән бәйле сәхнә әсәре. Шуңа да Англиядә Ричард III хакимлек иткән чор турында тарих дәресе икән, балаларга лекция укыганчы, спектакльне килеп карау бер дә зыян булмас. (И. Хәйруллинның бик тә көчле энергетикалы һәм артык каты тавышлы икәнен әйттем инде, шуңа да кечкенә балалар белән «Ричард III»не карарга киңәш итмәс идем.)

Спектакль тарихи фактларны чагылдырса да, анда бүгенге көн вәзгыяте дә ярылып ята. Табигать тарафыннан кыерсытылган Ричардның кимсенүләре нәфрәткә әверелә, ул кырыс, канкойгыч булып үсә. Хәтта газиз анасы да аңа үлем теләп, улын каргый. Тәхет өчен көрәш, хыянәт, үтереш, кан кою, дошманлык, туганлык җепләре өзелү…

Спектакльне караргамы, юкмы дип үз-үзенә сорау бирүчеләргә мин һичшиксез: «Карарга!» – дип җавап бирер идем. Үз-үзебезне читтән күзәтер, тарих аша киләчәккә багар өчен генә булса да…

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии