ХУШЛАШМЫЙ ДА КИТЕП БАРДЫ…

ХУШЛАШМЫЙ ДА КИТЕП БАРДЫ…

Бер генә тапкыр да күрмәгән кешене якын итеп, яратып була икән. Казанның Каравай бистәсеннән Роза апа Аблиеваны да телефон аша яңгыраган ягымлы тавышы, газетабыздагы матур язмалары, матур гамәлләре аша үз итеп туганлашып беткән идек. Шулай туры килде инде, күрешергә насыйп булмады. Хәтта күчтәнәчкә китергән гөмбәләрен тапшырганда да, кызыбыз гына өйдә булды. Ә бездән Роза апаларның өенә кадәр 12 чакрым икән. Роза апа белән хушлашырга барганда машинабыз исәпләде бу чакрымнарны. Әйе, хушлашырга… Роза апабыз матур гаиләсен калдырып китеп барган якты дөньядан. Туганнары Илфатка хәбәр иткәннәр. Ә ул безгә Төркиядән җиткерде бу хәбәрне, ул шунда ялда иде. Яман чир беркемне дә аямый шул.

Вакыт шактый соң иде. Хан сарае кебек йортның тәрәзәләрендә ут. Барлык якыннары, дуслары җыелганнар. «Безнең гәҗит»тән икәнемне белгәч, сорашырга тотындылар. Укыйлар икән газетаны. Роза апаның язмалары аша тартылганнардыр инде алар газетабызга дип тыңлап утырдым. Бу югалтуның авырлыгы һәрберсенең йөзендә чагылса да, Роза апа турында сөйләгәндә күзләрендә очкын кабына. Матур итеп яши белгән ул. Кешеләр өчен яшәгән. Ире Айрат абый гармунда уйнап Роза апа җырлап торган фотога тукталдым. Нинди бәхетле мизгелләре булган.

Изображение удалено.

Айрат абый белән сөйләшәбез.

– Без бер урамда яшәдек. 1-2 ел очрашып йөргәннән соң 1972 елда өйләнештек. Ике улыбыз, 3 оныгыбыз бар. Роза нигәдер: «Мин синнән алданрак китсәм ярар иде», – дигән иде. Авыргалап йөрсә дә, тикшеренергә бармады. Соңыннан онкология диделәр. Операциянең дә файдасы булмады. Бер ел эчендә сүнде ул. Нишлисең инде, барыбыз да анда буласы. Ходай биргән гомерне яшибез,– дип төгәлләде ул сүзен.

Сеңлесе Әнисә дә Роза ападай ягымлы тавышлы икән.

– Гаиләдә биш бала булсак та, ул гына җырлый иде. Зәңгәр күзле, ап-ак йөзле бик матур иде ул. Театр училищесына конкурстан узмагач, курчак театрына кергән иде, никтер бармады. Концертларга йөрергә яратты. Хәния Фәрхинең фанаткасы иде. Бер концертын да калдырмады. Кутузов урамындагы мәдәният сараенда концерт биргәндә яраткан җырчысын кунакка да чакырган иде. «Киләм Роза апа», – дигән иде Хәния Фәрхи. Инде шалтыратып әйтербез, менә ничек килеп чыкты бит.

Роза апабыз урман кызы иде. Җиләк, гөмбәләр җыярга оста булды. Бигрәк тә аларны күчтәнәчкә бирергә яратты. Кешеләр өчен берни кызганмас иде.

Каен җиләге пешкән көннәр иде. Химия алып чыкканнан соң урманга киттек. Мин бер уч җиләк җыйдым да ашадым. Ул миңа карап торды да:

– Син бигрәк тә эгоист инде. Ашады да бетерде бит, – дип үзенең җыйган 1-2 уч җиләген алып кайтты. Күршеләре керәсе булган икән.

Бик сагынырбыз, юксынырбыз. Йөрәгебезнең бер өлешен үзе белән алып китте, – диде ул моңсуланып.

Бик кызганыч, күрешә алмадык. Болай килеп чыгасын белсәк, кырык эшне кырык якка ташлап та күрешкән булыр идек тә бит. Юкка гына «Җир астында юллар булмас, исән чакта күрешик» дип җырламыйлардыр шул. Бәхил бул, Роза апа. Язмабыз дога булып барып ирешсен үзегезгә. Кылган изге гамәлләрегез ахирәттә якты нур булсын.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА. Казан.

Редакциядән. Редакция почтасына яңа хат килеп төшә дә, яңа танышыбыз арта. Аның борчулары безнекенә, шатлыклары да уртакка әйләнә. Кызганычка каршы тормыш шундый югалтулардан да тора шул. Әле берничә көн элек даими авторыбыз Рафаэль абый Салмушев шалтыратты. Тавышы танырлык түгел. Янып яшәүче Рафаэль абыебызга ни булган дисәм, ул да хәләле Фирдәвес апаны югалткан икән.

Рафаэль абый, Сезнең дә тирән кайгыгызны уртаклашабыз. Сезгә тормыш дәрте биргән, иҗат итәргә канат куйган Фирдәвес апа хакында язмый калмассыз дип ышанабыз.

Комментарии