Тукай, Такташларны укып үстек

Тукай, Такташларны укып үстек

Мин чыгышым белән Кама Тамагы районының Кече Салтык авылыннан. Февраль аендагы бер тапшыруда Г. Тукайны хәзер генә күтәреп чыктылар, дип сөйләделәр. Аңлавымча, безне укыткан укытучылар надан булып чыгалар түгелме?! Ул вакыттагы укытучыларның яхшылыгын, никадәр белем биргәнлекләрен аңлатырга иде. Кулларында күрсәтү таягы (указка) иде. Бер тапкыр сукканнары булмаса да, курка, тыңлый идек. Гомеремдә онытасым юк. Укытучыбыз Вафия апа нәрсәдер өйрәтә, ә без аңламыйбыз гына бит. Ул урындыкка утырды да башын өстәлгә куеп елап җибәрде.

Хәзерге укытучыларга бигрәк тә авыр. Балаларга бер сүз әйтергә ярамый, судка бирергә генә торалар.

Икенче класста укыганда турында елый-елый укыганымны беләм. Без аның Шүрәле, Су аналарына ышанып үстек. 70 яшемдә булсам да, аның шигырьләре онытылмый.

турында да күп белдек. Ул каян белде икән шундый заман киләсен?

Тимәгез Тукай, Такташларга, безне укыткан укытучыларга. Сау-сәламәт булыгыз!

Асия апагыз ДӘМИНОВА.

Казан шәһәре.

Комментарии